Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт советы депутаты Ринат Зиннур улы Закиров 3нче октябрь көнне Саратов шәһәренең татар гимназиясендә кунакта булды. Биредә ул өлкәнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очрашкан. Регионның милли мәдәни автономиясе оештырган чарада милли компонентлы мәктәпләрдән (алар 16 була) мөгаллимнәр җыела.
Милли татар гимназиясендә ул көнне Укытучы көненә багышланган кичә уза. Җыенда өлкәнең мәгариф министры Михаил Горемыко, Саратов өлкәсе халыклары Ассамблеясе рәисе Сергей Наумов, өлкә министры вазыйфаларын башкаручы, милли сәясәт һәм җәмәгать элемтәләре комитеты рәисе Елена Каштанова, Волжск районының администрация башлыгы Валерий Сараев, өлкәнең мәдәният министры урынбасары Наталья Терешина, “Идел” берләшмәсе башкарма комитеты рәисе Фрид Фәезовлар катнаша.
Мөгаллимнәр адресына котлаулар күп яңгырый. Аеруча Ринат Закиров сүзләрен ассызыклап үтәсе килә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе чит регионда яшәп, балаларга ана теле һәм әдәбиятына хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләгәннәре, милләткә хезмәт иткәннәре өчен укытучыларга олы рәхмәтен белдергән. Бәйрәмдә татар җырлары күп башкарыла. Зур кунаклар һәм мөгаллимнәре алдында гимназия укучылары һәм махсус чакырылган артистлар чыгыш ясый.
Мәгълүмат өчен: Саратов шәһәренең милли татар гимназиясенә 1992 елда нигез салына. Ул вакытта уку йортында 100 бала укый. Нәкъ дүрт елдан мәгариф оешмасына гимназия статусы бирелә. Бүген исә ул “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проекты кысаларында уздырылган гомуми белем бирү оешмалары бәйгесенең 2006, 2007 һәм 2008 ел җиңүчесе.
Биредә гомуми фәннәр рус телендә укытыла. Төп программага өстәп гимназиядә татар теле һәм әдәбияты, гарәп һәм төрек, фарсы телләре, татар халкы тарихы һәм дөнья диннәре тарихы, 5 нче сыйныфтан мәгълүмати технологияләр кертелгән.