Татар мәгарифе порталы
Узган ялларда республикабызда тагын бер мәгариф оешмасы ишекләрен ачты. Россия Эчке эшләре министрлыгының Алабуга Суворов училищесының тантаналы ачышында Россия Федерациясе Эчке эшләр министры урынбасары – милиция полковнигы Николай Овчинников, Татарстан буенча Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикабыз эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Визитын Николай Овчинников Алабуганың Шишкин музееннан башлый. Аннан соң Суворов училищесының материаль базасы белән таныша.
Уку йортын ачу турындагы карарга 2009 елның августында Россия Президенты кул куя. Училище элеккеге Алабуга милиция махсус-урта мәктәбе территориясендә урнаша. Соңгысы ярты гасырга якын милиция өчен кадрлар әзерли. 2 ел элек биредә Казан юридик институтның филиалы ачылган иде. Бүген исә Суворов училищесы сафка басты.
Биредә 150 укучы белем ала. Ел саен 50 яңа суворовчы укырга алыначак. Гомуми белем дисциплиналарын Алабуга мәктәләре педагоглары укыта. Ә җинаять хокукы һәм җинаять процессын, криминалистика кебек фәннәрне Казан юридик институтының Алабуга филиалы мөгаллимнәре бирәчәк.