Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәҗитовлар гаиләсендә 5 бала тәрбияләнеп үсеп җитеп килә. Илдә демократик үзгәртеп кору еллары башлангач ук, бу гаилә балаларын дингә өйрәтеп, Ислам кануннары нигезендә тәрбияли башлады һәм күзгә күренерлек нәтиҗәләргә иреште. Аларның олы уллары Марат Мәдинә шәһәрендәге Ислам университетының теология факультетында соңгы елын укый, тиздән аны тәмамлап кайтачак, икенче уллары Фәрхать тә хәләл җефете белән бергәләп шул ук университетта белем ала. Олы кызлары Чулпан Төмән шәһәренең Җәмигъ мәчете каршындагы кызлар мәдрәсәсен тәмамлады. Инде менә ике кече кызларының берсе 5 нче сыйныфта, икенчесе 2 нче сыйныфта Төмән шәһәренең гомумбелем бирү мәктәпләренең берсендә укыйдыр.
Балаларның әниләре Рәүфә ханымны мәктәп балалары арасында тәртипсезлек, әдәпсезлек көчәя бару бик борчый икән, шунлыктан алар балаларының мәктәпкә йөреп укуларын теләмиләр, алганнар инде аларны мәктәптән. Мәктәп директоры кызларның өйләрендә экстерн рәвешендә укуларына ризалык биргән, гариза тапшырып, аларны өйдә укыта башлыйсы гына калган.
Кызларны өйдә әти-әниләре үзләре укытып, айга ике мәртәбә мәктәпкә алып барып, бердәм дәүләт имтиханнарына кергән рус теле һәм математика буенча билгеләнгән укытучылардан балаларның белемнәрен тикшертеп, консультация алып кайту мөмкинлеге бирелә икән. Ләкин, бу мәсьәләнең хәл ителүенә ирешкәч, ана кеше уйлана башлаган: дөресме бу юл? Шул ук вакытта кызларны мәктәпкә кайтарырга да җыенмый ата-ана.
Чынлап та, нишләргә соң бу очракта ата-анага?
Бу очракта кем генә катгый киңәш бирә алыр иде икән гаиләгә, алар үз карарларын гамәлгә ашыру юлына баскан бит инде. Шул ук вакытта кызлар язмышына карата битараф калып та булмый.
Без Рәүфә ханым алдына шундый сораулар куйдык: балаларга файдага булырмы бу эш, өйдә педагогик әзерлеге булмаган ата-ана гына шул ике төп фәннән яшьтәшләре алган, бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыра алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләр бирә алырлармы кызларына, башка фәннәрне укымау аларның үсешенә зыян китермәсме, иҗади үсешләрен тоткарламасмы, балаларны бүгенге җәмгыятьтән аерып өйдә утыртып кына тулы канлы рухи-әхлакый тәрбия биреп булырмы, аларны мәктәптән алмый гына укучылар арасындагы тәртипсезлекләргә бирешмәслек итеп аңнарын, рухларын чыныктырып үстерү, шул рәвешле аларны реаль чынбарлыктагы тормышка әзерләү отышлырак булмасмы?
Менә бу сораулар уйланырга мәҗбүр итте безгә гади булмаган сораулары белән килгән Рәүфә ханымны.
Әңгәмәнең нәтиҗәсендә, Рәүфә ханымда кызларын татар теле укытыла, милли тәрбия дә бирә торган Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсендәге татар этномәдәни мәктәбенә бирү нияте туды. Аның өчен элекке авыл мәчете бинасында урнашкан Кырынкүл мәктәбенең 2 нче һәм 5 нче сыйныфларында кызлар өчен буш урын булу шарт. Тагын бер кыенлык бар: Мәҗитовлар аерым авыл булып утырган Кырынкүлдән еракта яшиләр, балаларны бөтен шәһәр аша көн дә йөртеп укыта торган ара түгел ул. Ул мәктәп кызларны кабул итә алса, Мәҗитовларга уку елы дәвамында Кырынкүлдә фатирга кереп яшәргә туры киләчәк. Шуңа да риза Мәҗитовлар, тик балалары өчен туган телне өйрәнү, дингә якынлашу мөмкинлеге генә булсын, ә Кырынкүлдә бик әйбәт мәчет эшләп тора.
- Ник соң Төмәндә балаларыбызга туган телне укыта, дини тәрбия дә бирә торган бер генә уку йорты да ачылмады? – дип ачына Мәҗитовлар.
Мондый теләк белән янучылар бер Мәҗитовлар гаиләсе генә түгел Төмәндә.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru