Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Моңа кадәр 7 ел эксперимент рәвешен йөрткән Бердәм дәүләт имтиханнары быел штатлы режимга керде. БДИ үткәрелә башлаганнан бирле дәүләт аттестациясенең яңа төре хакында каршылыклы фикерләр күп булды. Җәмәгатьчелек арасында бу система белән килешмәүчеләр шактый. Әмма хакимият вәкилләренең күпчелеге БДИның уңай якларын ассызыклап килде. Мондый төр имтиханнар Россия төбәкләрендә укучыларга илнең теләсә-кайсы югары уку йортына ишекләр ача, коррупциядән коткара, авыл җирлегендә һәм шәһәрләрдә яшәүчеләрнең мөмкинлекләренен тигезли, дип саный алар.
Менә, ниһаять, быелгы мәктәп тәмамлаучылар барысы да мәҗбүри рәвештә БДИ тапшырды. Әмма аны штатлы режимга кертү бәхәсләрне киметмәде. Киресенчә, алар яңадан дөрләп кабынды гына. Яңа төр имтихан инде 7 ел дәвамында эксперимент рәвешен үткәрелеп килсә дә, быел оештыру хаталары булмый калмады. Вузлар өчен дә, абитуриентлар өчен дә шактый кыенлыклар килеп чыкты.
Беренчедән, БДИны уңышлы тапшырган егет-кызлар 20-30 югары уку йортына документларын тапшырды. Иң мөһиме вузга керү, кайда ул нинди белгечлек алу, сайлаган һөнәр аңа кызыклымы-юкмы, киләчәктә эш табу белән кыенлыклар килеп чыкмасмы дип уйлап тору. Шул рәвешле БДИ бер яктан яшьләргә киң мөмкинлекләр ачса, икенче яктан уйламаган карарларга сәбәпче булды. Ә кабул итү комиссияләре эшчәнлеге нинди авырлыкларга юлыкты – меңләгән гаризаларны тикшереп, иң лаеклыларын сайлап алуга күпме көч сарыф ителде.
4 августта кабул итү коммиссияләре тарафыннан вузларга аттестатларының төп нөсхәсен тапшырган, димәк, нәкъ шул вузда укырга теләк белдергән студентларның беренче исемлеге тәкъдим ителде. Әмма аларның эше моның белән тәмамланмый. Алда тагын ике этап бар. Конкурстан узган, әмма документ оригиналларын алып килмәгәннәр урынына хәзер резервтагы абитуриентлар күчә.
Икенчедән, кайбер төбәкләрдә БДИның объектив үтмәгәне ачыклана. Әйтик, Чуашстанда 100 балл туплаучылар безнең республикадагыдан берничә тапкырга күбрәк, фәкать андагы укучылар саны безнекеннән кимрәк булса да. Кавказ төбәкләрендә дә рус телен яхшы бирүчеләр күп булуы шикле тоела. Ә инде кайберәүләргә өстенлекләр бирелгән чакта тигезлек турында сүз алып барып буламы? Хәзер хәйлә белән югары балл җыя алган йомшак укучылар ипләп кенә көчлерәкләрне дә артта калдыра. Гаделлелегебез аркасында (ТР мәгариф һәм фән министры әйтүенчә, Татарстан – БДИ иң объектив үткәрелгән регионнарның берсе) республика югары уку йотртларында Татарстан укучылары түгел, ә башка төбәктән килүчеләр белем алачак.
Укырга кергәндә конкурстан азат ителгән, ташламаларга ия булганнар ачыкланып бетмәгән иде. Закон буенча андый хокукка 150 категория гражданнар ия. Моның белән күпләр файдалана - «акыллылар» узган елның ахырында яки быел инвалидлык турында белешмәләр юнәтте. Әйтик, Татарстанда һәр бишенче укырга керүче ятим яки инвалид булып чыга. Россия вузларында вәзгыять тагын да кыенрак. Анда кайбер иң абруйлы белгечлекләргә тулаем конкурссыз үтәргә хокуклыларны гына алырга мәҗбүр булганнар. Хәтта андыйларга да бюджет урыннарын җиткерә алмаучы уку йортлары да бар. Өч предметтан 100-120-140 балл туплаучылар 250 баллыларга да теләгән җиренә укырга керү мөмкинлеген япты.
Бөтенроссия, халыкара олимпиадаларында җиңү яулаучылар шулай ук элек-электән вузга конкурссыз алыну хокукына ия. Әмма андыйлар элек бармак белән генә санарлык иде. Быел исә, 120 (!) олимпиадага күбрәк үткәрелгән. Моның нәтиҗәсендә олимпиадада призлы урыннар алучылар бермә-бер арта. Бу да үз тырышлыгы, акыл дәрәҗәсе белән яхшы балл җыючылар өчен укырга керү мөмкинлеген киметә.
Боларның барысын да исәпкә алсаң, БДИның җитешмәгән яклары шактый булып чыга түгелме соң? Туасы авырлыкларны күзаллап та, Россиянең мәгариф тармагы җитәкчеләре алдан чаралар күрә алмау аркасында күпме кеше җәфа чигә бит. Ата-аналар борчыла, абитуриентлар паникага бирелә, вузлар кирәкмәгән исәп-хисаплар белән шөгыльләнергә мәҗбүр. БДИның идеясе яхшы булса да, кызганычка, аны тиешенчә тормышка ашыра алмадылар.
Ел дәвамында хаталар төзәтеләчәк, хәйлә белән югары балл туплаучылар бик тиз ачыкланачак дип вәгъдәләр бирелә. Әмма «ялганчылар» ел уртасында куылуыннан лаеклы урыннарыннан коры калучыларга җиңелрәк булмас шул...
Чыганак: www.intertat.ru
Фикерләр
Кунак
24 Август, 2009 - 16:02
Permalink
БДИ
Ни өчен авыл балаларының баллары безнекенә караганда күпкә яхшы? Бездән әйбәтрәк белүләренә шикләнәм мин. Ни өчен быел биология һәм җәмгыять белеменнән БДИ бирүче шәһәр балаларына балларын киметтеләр, ә авылныкыларга арттырдылар? Биологиядән беренчел максималь балл-69, ә минем танышым 66 җыйган,ләкин аңа барыбер дә 84 кенә икенчел балл куйганнар... Үземдә дә шул ук хәл.