Татар мәгарифе порталы
1 Июль, 2009 - 16:13
Уфадагы “Әлифба” исемле татар прогимназиясендә укучы балаларның ата-аналар комитеты һәм Башкортстан татар конгрессы берлектә шушы гимназия тирәсендә ыгы-зыгыга бәйле киңәшмә үткәрде.
Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Уфадагы “Әлифба” татар прогимназиясе басымга дучар ителә. Бу прогимназиянең ябылу ихтималлыгы бар. Һәрхәлдә, мәгариф бүлегеннән шундый күрсәтмә җибәрелгән. Моның белән ата-аналар риза түгел. Чөнки “Әлифба” Уфа үзәгендәге бердәнбер татар мәктәбе.
Прогимназиядә моңарчы 50дән артык татар кызлары һәм малайлары дүртенче сыйныфка кадәр белем ала иде. Элекке елларда беренче сыйныфка икешәр төркем, ягъни икешәр класс бала җыялар иде биредә. Билгеле инде укытучыларның да кәефе шәптән түгел. Укытучылар шуңа аптырый – ни өчен нәкъ менә бердәнбер татар прогимназиясен ябу өчен күрсәтмә бирелгән соң?
“Әлифба” прогимназиясе ата-аналар комитеты һәм Башкортстан татар конгрессы берлектә республика җитәкчелегенә, прогимназияне саклап калуны таләп итеп, мөрәҗәгать әзерләде. Бу мәсьәлә уңай хәл ителмәсә, каршылык чаралары оештыру турында да килешенде.
Бүгенге көндә Башкортстанда илледән артык башкорт гимназиясе исәпләнә. Шул ук вакытта татар гимназияләре өчәү генә - икесе Уфада һәм тагын Бәләбәй шәһәрендә берәү.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru