Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Яңа әсәр
Сылу
23 июн 2009 - 11:16
Яңа әсәр
Фикерләр
Кунак
25 Июнь, 2009 - 11:36
Permalink
Әдипләребезнең сүзләренә
Әдипләребезнең сүзләренә язылган җырлар да комачауламас, дәресләребезне тулыландырып җибәрү өчен бер дигән материал булыр иде...
Сылу
29 Июнь, 2009 - 11:08
Permalink
Алар бар!!!
Хөрмәтле, Кунак!!!!))) Җырлар бар. Ләкин, күрәсең, сезгә аларны барлык файллар арасыннан эзләве уңайсыз. Чөнки кайбер шигырьләрнең аудио версияләре, яисә ул шигырьләргә язылган җырлар бар, ә кайберләре гади текста буларак кына бирелә. Һәрберсен тикшерү мәшәкатьле. Шуңа күрә уңайлылык өчен аудио файллар аерым бүлектә тә җыелып барачак. Ихтирам белән Сылу.
Кунак
24 Июнь, 2009 - 22:30
Permalink
Башлангыч сыйныфлар өчен
Башлангыч сыйныфлар өчен әсәрләрне, балачак әдипләрен дә читкә какмассыз дип ышанабыз! Алар да бит безнең классикларыбыз!
Хәзерге татар әдәбияты да бик кызыксындыра. Замандашларыбыз иҗатына да урын булыр өметләнәбез!
Сылу
29 Июнь, 2009 - 11:10
Permalink
Һичшиксез
Балалар әдипләре куела башлады. Шушы көннәрдә нәкъ шул җыентыкны электрон вариантка күчереп маташа идек. Тәкъдимнәрегезгә чиксез рәхмәтле Сылу!
Кунак
24 Июнь, 2009 - 10:57
Permalink
Теләкләребез
Бик изге эш башкарасыз, рәхмәт сезгә. Сайтыгыздагы һәр яңалыкны, һәр яңа материалны куанып көтеп алабыз. Теләкләребез дә бар:
1) Язучыларыбыз тормышы белән бәйле фотоматериаллар, видеосюжетлар банкы булдырылса яхшы булыр иде. Юкса, Интернет челтәреннән эзли башласаң, әллә нинди сайтларга юлыгырга мөмкин, ә кирәклесен табу бик авыр.
2) Безнең балаларыбыз, бик күп укытучыларыбыз хәзер презентацияләр дә ясый бит, бәлки аларны да тупларга кирәктер.
3) Яңа китапларга гына түгел, аудио, видеодискларга да анонслар куелсын иде. Ерак районнарда яшәүчеләр, чит төбәкләрдә көн күрүче милләттәшләребез яңа материаллар турында мәгълүматларга тилмерәләр. Чыкканын белеп торсак, сорап кайтартырга уңайлырак бит.
Сылу
24 Июнь, 2009 - 12:15
Permalink
Шәп тәкъдим!!!
Рәхмәт бик зур итеп!
1)Авторларның биографияләренә карата фотоматериаллар бүлеген эшләү "Мирас" планында каралган иде, аны программистларыбыз тәмамлап утыра, туплаган фотоматериалларыбыз хәйран. Ә менә видеосюжетлар турында ШӘП ТӘКЪДИМ! Бер ике классигыбыз турында видеоматериаллар бар-барын. Монысын да башлап җибәрербез.
2)Презентация хакында. Ресурлар бүлегендә ПРЕЗЕНТАЦИЯ бүлекчәсе бар. Биредә элек педагоглар гына элә иде эшләрен. Шушы арада укучылардан да презентацияләр килә башлагач, аларны да урнаштыра башладык. Шулай ук махсус балалар иҗаты өчен генә каралган бүлекчә дә бар (мәгълүмат өчен).
3) Ә менә монысы бөтенләй өр-яңа тәкъдим! Укытучыларга дәрес алып бару өчен ниләр кирәген мөгаллимнәр үзләре генә белә шул. Алга таба яңа аудио һәм видео материаллар чыгуы турында да хәбәр итеп торырбыз!
Кунак
23 Июнь, 2009 - 14:04
Permalink
Рәхмәт! "Җидегән чишмә"сен дә
Рәхмәт! "Җидегән чишмә"сен дә көтеп калабыз.
Сылу
23 Июнь, 2009 - 18:24
Permalink
Беренче фикер
"Мирас"ның эшли башлавына ике айлап була. Ләкин моңарчы "Мирас"ка кагылган фикерләр юк иде. Эшебезне бәяләвегез өчен үзегезгә рәхмәт. Шушы вакыт эчендә күп кенә әсәрләрнең электрон варианты булдырылды. Укытучылар, укучылар, студентлар өчен күптөрле материаллар (аудио, әсәрләрнең электрон варианты, классиклар турында биографик мәгълүмат, төрле фәнни эшләр өчен материаллар һ.б.)эленә. Куелган материалларның күчерелү статистикасы зур, бу безне бик куандыра. Ләкин сезнең фикерләрне дә ишетәсе килә. "Мирас"та тагын ниләр җитми, нинди киңәшләрегез бар?