Татар мәгарифе порталы
Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат базасында 2008 нче елның март-май айларында “Сәләтле” иҗади-интеллектуаль бәйгесе уздырыла.
Бәйгенең максаты.
Татарстан Республикасында төрле уку йорларында укучыларның акыл һәм иҗади сәләтен тикшереп белү һәм күрсәтү.
Катнашучылар контингенты.
Шәһәр һәм Татарстан Республикасының төрле мәктәпләрендәге татар телендә иркен сөйләшүче 4-9 нчы сыйныф укучылары.
Бәйгене оештыру тәртибе һәм үткәрү урыны.
Читтән торып катанашу туры.
Үзләренең сәләтләрен тикшерергә һәм биремнәр системасы белән танышырга теләүчеләр өчен читтән торып катнашучыларга биремнәр http://belem.ru сайтында урнаштырыла. Гомуми сәләт тикшерелә һәм биремнәр системасы белән таныштырыла. Җавапларны лицейның эл.почтасына җибәрергә яки лицей-интернатка китерергә мөмкин.
Уку йортында үткәрелә торган тур.
Бу тур Яр Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат бинасында уздырыла. Әлеге тур финалда катнашучыларны сайлап алуга шарт булып тора. Сайлап алу турына теркәү өчен катнашучылар түбәндәге формада заявка бирергә тиешләр.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәгълүмати хат | 32.5 KB |
Информационное письмо | 31.5 KB |
Конкурс турында нигезнамә | 41 KB |
Положение о конкурсе | 39.5 KB |
Биремнәр (татар теле) | 42 KB |
Задания (русский язык) | 32 KB |
Математика (5-7 сыйныфлар) | 67 KB |
Математика (8-9 сыйныфлар) | 26 KB |