Татар мәгарифе порталы
В. Потанин хәйрия фонды ел да төзелә торган Россия югары уку йортлары рейтингын хәбәр итте. Рейтингны 2008/2008 уку елының Федераль стипендияләр программасы нәтиҗәләре буенча төзиләр. Теге яки бу уку йортының исемлектә нинди баскыч биләве яхшы билгеләргә генә укучы студентларның интеллектуаль һәм шәхси потенциалыннан һәм яшь укытучыларның һөнәри дәрәҗәсеннән гыйбарәт.
Әлеге рейтингның беренче баскычын Новосибирск дәүләт университеты били. В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты тугызынчы урында. Тулы исемлекне беркетелгән файлдан карый аласыз.
Конкурста соңгы ике сессиядә бишле билгеләренә генә укыган студентлар гына катнаша ала. Студентларның гомуми эрудициясен, интеллектын, креатив фикер йөртү сәләтен һ.б. исәпкә алалар. Икенче турга узган студентларны ролле уеннар көтә.
Яшь мөгаллимнәрне дә төрле яклап сыныйлар. Укытучыларның гыйльми дәрәҗәсе, уку йортында эшләү дәвамлылыгы – бар да исәпкә алынган. Параллель рәвештә әлеге укытучыларның лекцияләрен тыңлаган студентлар арасында сораштыру уздыралар.
Нәтиҗәдә, укытучылар арасында иң югары балларны А.М. Горький ис. Урал дәүләт университеты (6,66 балл) хезмәткәрләре җыя. Казан дәүләт университеты (6,43 балл) 8 баскычта тора.
Студентлар арасында уздырылган тест нәтиҗәләре буенча иң зур баллны Икътисад югары мәктәбе укучылары ала. Иң актив “отличник”лар рейтингын А.Н. Туполев ис. Казан дәүләт техник университеты башлап җибәрә. Бу исемлекнең 9нчы урынында В.И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университеты.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Рейтинг.doc | 136 KB |