Татар мәгарифе порталы
22 Июнь, 2009 - 10:24
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре теркәлгән таныклык белән ике ел рәттән югары уку йортларына укырга керергә мөмкин булачак. Бу турыда Россия Мәгариф күзәтчелеге хәбәр итә.
Быел алынган БДИ таныклыгы 2010 елның 31нче декабренә кадәр көчен югалтмый. Әлеге таныклык икәү булса (ике ел рәттән БДИ биргән очракта) абитуриент аларның кайсысын уку йортына тапшырачагын үзе хәл итәчәк.
Армия сафларына хезмәт итәргә алынган егетләрнең БДИ нәтиҗәләре хезмәттән кайткан көннән алып тагын бер ел законлы санала.
БДИ таныклыгына мәҗбүри һәм сайлап алынган предметлардан алынган баллар теркәлә.
Югары уку йорты профилле предметлардан гына минималь керү балларын билгели. Дәүләт аккредитациясенә ия югары уку йортлары абитуриентларны БДИ нәтиҗәләре буенча кабул итә. Аларда өстәмә сынаулар уздыру хокукы каралмаган. Мондый ташламалар Россиянең 24 уку йортына гына бирелгән. Алар исемлеге белән тагын бер кат беркетелгән файлда таныша аласыз.
Абитуеринтлардан гаризалар алу 25июльдә төгәлләнәчәк. Ләкин шуны да исәптә тотарга кирәк, шәхси имтиханнарын уздыручы уку йортларына документларны 5нче яисә 15нче июльгә кадәр тапшыру сорала.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Исемлек.doc | 24.5 KB |