Татар мәгарифе порталы
19 Июнь, 2009 - 12:05
Бердәм дәүләт имтиханының икенче дулкынында сынауны информатика һәм физикадан узарга киңәш итә Россия Мәгариф күзәтчелеге башлыгы Любовь Глебова. Моның сәбәбе аңлашыла да, РИА НОВОСТИ хәбәр итүенчә, быел югары уку йортларында гуманитар белгечлекләргә конкурс бик зур булачак.
"БДИ күрсәтүенчә, гуманитар юнәлешле уку йортларына укырга керергә әзерләнүчеләр саны техник югары уку йортларын сайлаганнарга караганда ике тапкыр күбрәк. Чөнки гуманитар белгечлекләрне техник фәннәргә караганда ике тапкырга артыграк сайлаганнар”, - дип белдерде Глебова журналистларга.
Мисал өчен, җәмгыять белеменнән БДИны тапшыру өчен 500 гариза теркәлсә, физика дисциплинасыннан бу сан икегә кимрәк – 250.
Техник фәннәрне бирү мөмкинлеге бар әле. Икенче дулкын имтихан тапшыруда катнашу өчен 5нче июльгә кадәр үзең тәмамлаган мәктәпкә яисә БДИ тапшыру пунктына гариза язып китерергә кирәк. Имтиханнар исә 7нче, 10нчы һәм 11нче июльдә үтәчәк.
Мәҗбүри саналган предметлардан (математика һәм рус теле) “икеле” билгесен алган укучылар объектив сәбәпләр аркасында билгеләрен резерв көннәрдә (17нч һәм 20нче июнь) төзәтә алмый кала икән, алар сынауны икенче дулкында янә үтә алачак. Билгеле булганча, быел Россиядә 6 процент укучы рус телен, 6,8 процент абитуриент математикадан БДИны бирә алмый.
Фикерләр
Кунак
19 Июнь, 2009 - 17:42
Permalink
татарча информатика
Ә мин татар телендә информатика тапшырырга тәкъдим итәм. ТДГПУның физика факультетына укырга кергәндә бу билгеләргә игътибар итәләр, татарчасын татарларга аңларга да җайлырак ич...