Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башлангыч, урта һәм өстәмә һөнәри белем бирү учреждениеләре, шулай ук балаларның махсус-тәрбия федераль дәүләт учреждениеләре уставлары макетларына дәресләрне Россия Федерациясе халыклары телләрендә һәм чит телләрдә укытырга мөмкинлек бирә торган күздә тоткан үзгәрешләр кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәтенә Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткән.
Билгеле булганча, Мәгариф буенча федераль агентлык югары уку йортлары ректорларына яңа Уставларны раслау зарурлыгы турындагы инструктив хат белән мөрәҗәгать иткән иде. Яңа Уставларда вузларда югары һөнәри белем бирүнең төп программасына кермәгән факультатив дәресләрдә генә Россия Федерациясе халыклары телләрендә укыту каралган иде.
Татарстан парламентарийлары, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы югары уку йортлары ректорлар советы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф буенча федераль агентлык җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләрдән соң, Россия вузлары Уставларыннан әлеге пункт алып ташланды.
Шул ук вакытта башка дәрәҗәдәге һөнәри белем бирү учреждениеләре уставлары проектларында укытуны рус телендә генә алып бару турындагы пункт шул килеш калды.
Бу нисбәттән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның май аенда Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога хат белән мөрәҗәгать итте. Әлеге хатта укыту һәм белгечләрне әзерләү мәсьәләләрендә мондый карашның булуы Россия Федерациясенең “Мәгариф турында”гы Законының 6 нчы маддәсе (“Белем алу теле”) нигезнамәләрен һәм “РФ халыклары телләре турында” РФ Законын тормышка ашыруда җитди каршылыклар тудыруы билгеләп үтелгән.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры А.Фурсенкодан алынган җавап хатында алда әйтеп кителгән белем бирү учреждениеләре уставлары макетларына шулай ук үзгәрешләр кертелгәнлеге турында әйтелә. Бу үзгәрешләр нигезендә, учреждение Советының гамәлгә куючы белән килештерелгән карары белән, укулар Россия халыклары телләрендә яки чит телләрдә алап барылырга мөмкин.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru