Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Булат Сөләйманов укуларында катнашучыларга Дмитрий Менделеев исемендәге педагогия институты каршында яңа оештырылган татарларның мәдәни мирасын өйрәнү фәнни-эзләнү үзәге тәкъдим ителде.
Бу үзәкне оештыруга Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты профессоры, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков үзеннән зур өлеш керткән. Аны оештырып барлыкка китерүче дә аның шәкерте - тарих фәннәре кандидаты, Тубыл тыюлык-музееның фәнни хезмәткәре Зәйтүнә Тычинских. Дамир Исхаков конференция кунакларын бу Үзәкнең төп максатлары белән таныштырды:
- Себер татарларының тарихын, Бараба татарларыннан гайре, ничә еллар дәвамында җентекләп өйрәнсәк тә, тарихта ак таплар күп әле, аларны тулыландыру өстендә эшләячәк бу Үзәк. Милләтнең бүгенге язмышын хәл итү һәм киләчәк үсешен тәэмин итү максатыннан фәнни-эзләнүләр, гамәли чаралар күрү өчен дә яңа барлыкка килгән бу лаборатория координацион үзәк булып торачак. Эшлисе эшләр күп әле. Бүген милләт алдында яшьләрне дин аша милли рухка кайтару бурычы тора, Екатеринбургта дин дәреслекләрен әзерләделәр инде. Бу төбәккә дә андый пособиеләр дә, төбәк тарихы буенче дәреслекләр дә кирәк, менә бу бурычларны да шушы Үзәк үтәр, дип көтелә. Себердә себер татарлары белән янәшә Идел-Урал буйларыннан килеп урнашкан татарлар да яшиләр, аларның тарихы һәм төбәк үсешенә керткән өлеше дә өйрәнелергә тиеш. Татарстан Фәннәр академиясе Үзәк эшен җайга салып җибәрүдә ярдәм күрсәтергә әзер, - дип аңлатты Дамир Исхаков. Тубыл педагогия институтының проректоры Зоя Колычева да Үзәкне булдыру идеясенә Тубыл педагогия институтының зур теләктәшлек күрсәтүен белдереп, аңа һәртөрле ярдәм күрсәтеп торырга әзер булуын белдерде.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru