Татар мәгарифе порталы
Сез монда
17нче июнь көнне сәгать 12:00дә ТДГПУның француз теле кафедрасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының француз телен өйрәнүче укучылары өчен узган “Яшь тикшеренүче” исемле республика фәнни эшләр бәйгесенә тантаналы рәвештә нәтиҗәләр ясалачак.
Чараны агымдагы елның 1нче апреленнән 14нче маена кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ТДГПУның француз теле кафедрасы белән берлектә уздырган иде. Республика этабына муниципаль турны узган 43 эш сайлап алына. Бәйгедә гомуми урта белем бирү оешмаларының 6-11нче сыйныф укучылары катнаша.
Татарстан Республикасында алга таба да француз телен үстерү һәм тарату; бу телне өйрәнүче балалар арасыннан сәләтлеләрне барлау, аларга алга таба да үсәргә ярдәм итү; бүгенге көн укучысында гомуми аралашу һәм тикшеренү культурасы дәрәҗәсен үстерү – бу бәйгенең максатлары.
“Француз теле теориясе” секциясендә I урынны Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең 2нче мәктәбе укучысы Дарья Касьяненко (6нчы сыйныф) ала. Дарья Касьяненко “Инглиз телендә француз алынмалары” исемле доклады белән чыгыш ясый. Әлеге секциядә призлы урынга Теләче районы кызы (Алан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы) Резеда Сәхипгәрәева лаек була. Доклад исеме: “Канадада француз теленең лексик үзенчәлекләре”.
“Илләргә кереш” секциясендә җиңүне Саба районы Килдебәк авылы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Юлдаш Исмәгыйлев яулый. Юлдаш «Француз театры” турында сөйли. Бу секциядә призлы урыннар алган укучылар байтак:
Теләче районы Алан урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Фәридә Җамалетдинова (“Франциядәге гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәр”);
Теләче районы Алан урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Миләүшә Хәбибрахманова, (“Югары мода”);
Теләче районы Алан урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Альбина Хәбибрахманова, (“Француз киносы: бүгенге көн актерлары һәм пьеса авторлары»);
Габишев урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Денис Агачев, Раил Әсәдуллин, Анастасия Вырупаева (“Nous sommes dans notre planète”);
Теләче районы Алан урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Сөмбел Гыймаева (“Франциянең истәлекле урыннары”);
Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең 2нче мәктәбе укучылары Дарья Семенова һәм Ксения Федотова (7нче сыйныф). Докладның темасы: “Франция һәм Россия арасында сәүдә элемтәләре”;
Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең 2нче мәктәбе укучысы Алинә Габдуллина (10нчы сыйныф), “Франция һәм Татарстан арасындагы мәдәни элемтәләрне ныгыту”;
Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең 2нче мәктәбе укучысы Виктория Хмелева, (10нчы сыйныф), “Бүгенге көн этабында Франция һәм Татарстан хезмәттәшлегендә бер юнәлеш буларак Франциядә туризм”;
Түбән Кама районы Кама Аланы бистәсенең 2нче мәктәбе укучысы Анастасия Павлова (10нчы сыйныф), “Безнең илдә микробиология һәм вакциянациягә Луи Пастерның йогынтысы”;
Казанның 117нче мәктәбе укучысы Альберт Хисамиев (10нчы сыйныф), “Gorki, Kazan et notre mémoire”;
Теләче районы Алан урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ришат Котдусов (“Оноре де Бальзакның биографиясе һәм иҗат эшчәнлеге”);
Казанның 99нчы мәктәбе укучылары Галина Николаева һәм Вероника Наумова (10нчы сыйныф), «Ecologie et langue».