Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган “Укытучы остаханәсе” исемле республика бәйгесе старт алуы турында хәбәр иткән идек. “Белем”леләр арасында да әлеге ярышта үзләрен күрсәткән мөгаллимнәр бардыр.
Бәйгедә республикабызның 20 муниципаль районыннан барлыгы 70 башлангыч сыйныф укытучысы катнаша. Жюри һәм оештыру комитеты әгъзаларына юлланган материаллар нигезендә урыннар түбәндәгечә бүленә.
“Рус теле” номинациясендә I урынны Казан шәһәре, Яңа Савин районының кайбер фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 132нче мәктәп укытучысы Венера Якупова ала. “Математика” номинациясендә Буа муниципаль районы лицей-интернаты педагогы Марина Школьниковага тиңнәр булмый.
“Тирә-як дөнья һәм тормыш иминлеге нигезләре” номинациясендә беренче урынга Баулы районының 6нчы мәктәбе укытучысы Алсу Сәетова эше чыга. “Әдәби уку”да I урынга Яшел Үзәннең 3нче гимназиясе укытучысы Светлана Алексеевна лаек була.
“Эш тәҗрибәсеннән” номинациясендә – I урын Казанның 75нче гимназиясе укытучысы Любовь Харламовада.
«Технология» - I Алексеевск районы, 2нче урта мәктәбе, Елена Шункова.
Номинацияләр буенча тулы исемлекне беркетелгән файлда табарга мөмкин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 34 KB |