Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Уфада татар халкының атаклы улы Дәрдмәнд-Закир Рәмиевне искә алу чаралары башланып китте.
Дәрдмәнднең тууына 150 ел тулуга багышлана бәйрәм тантаналары.
Башкортстандагы “Рамазан” төрки агарту милли үзәге җитәкчесе, татар мөгаллиме, Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры солисты Марат Шәрипов башлангыч салды бу мәдәни чараларга. Марат Шәрипов, үзенең теләктәшләре белән берлектә, быелгы елны Башкортстанда Дәрдмәнд елы дип игълан итте. Бу хакта ул кичә Уфада, Башкортстан дәүләт милли музеендагы тантана барышында бәян итте.
Уфада Дәрдмәндкә беренче музей берничә ел элек нәкъ менә Башкортстанның Милли музеенда ачылган иде. Аңа кадәр Башкортстанның танылган татар галиме, җырчы, “Рамазан” төрки милли-агарту үзәге рәисе Марат Шәрипов җитәкчелегендә күп әзерлек эшләре алып барылды, Дәрдмәндкә кагылышлы күп кенә рухи ядкарьләр һәм көнкүреш әйберләре тупланды.
Кичә музейда, Дәрдмәнд елын ачу тантанасына, Санкт-Петербургтан, Казаннан, Ырымбурдан, Баймактан, Мәләвездән һәм башка төбәкләрдән күп кенә кунаклар килде. Музейдагы экспонатларны карау шатлыгын кичергәннән соң, БР Милли музееның актлар залында “Дәрдмәнд: халыкка багышланган тормыш һәм иҗат” дигән кичә үтте. Аннан соң очрашулар Башкортстанның Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендә дәвам итте. Анда да әлеге мәдәни чараларда катнашучылар Закир Рәмиев-Дәрдмәндкә багышланган күргәзмәне карады.
Дәрдмәндкә багышланган хәтер чаралары бу ел дәвамында, Уфадан тыш, Мәләвез шәһәрендә һәм районында да, башка төбәкләрдә дә оештырылачак.
“Быел пароходта Болгарга сәяхәт программасы да Дәрдмәндкә багышлап әзерләнә”, - дип белдерде үз чыгышында Марат Шәрипов.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru