Татар мәгарифе порталы
Агымдагы елның 20нче маенда Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясендә сәгать 10:00дә “Эрудит – 2009” бәйгесенең 2 туры узачак.
Әлеге бәйгене Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика Фәннәр Академиясе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм “ИДЕЯ” инновацион технопаркы оештыра.
Максаты – сәләтле балаларны барлау, аларга үсәргә ярдәм итү, укчыларның гомуми зирәклеген арттыру, яшьләрдә фәнгә кызыксыну уяту.
Бәйгенең 1 туры 25нче апрель көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында узган иде. Ул вакытта ярышта республикабызның 30 районнынан, шулай ук Казанның барлык районнарыннан 943 мәктәп укучысы катнаша. Бу – 7-11нче сыйныфта укучы егетләр-кызлар.
“Эрудит – 2009” бәйгеснең 2 туры 20нче майга каралган. Биредә катнашу хокукын алган укучылар исемлеген беркетелгән файлларда китерәбез.
Урыннар ике тур нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк. Җиңүчегә “Яшь академик” исеме биреләчәк, ә лауреатларга “Эрудит – 2009 лауреаты” исемле ленталар таратылачак. Теләге булганнарга 2 тур кысаларында өстәмә бәйге узачак. “Татарстан Республикасы өчен кызыклы идеяләр бар” дип атала ул. Катнашучылар үз идеяләрен А3 форматындагы плакатларда сурәтләргә тиеш. Шулай ук PowerPoint программасында эшләнгән презентацияләр, видеороликлар да булырга мөмкин. Аларга бәяне “Идея” инновацион технопаркы бирәчәк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 66 KB |