Татар мәгарифе порталы
Сез монда
8 февральдә 18.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы конференц- залында (Ирек мәйданы, 1) “Ирек мәйданы” татар бәхәс клубының беренче утырышы узачак. “Милли мәгариф: халәте һәм киләчәге” темасына фикер алышу булачак.
Клубны һәм әлеге чараны оештыручылар - “Үзебез” яңа буын хәрәкәте һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бюросы. Клуб утырышлары айга ике тапкыр узачак. Татар җәмгыятенең төрле өлкәләренә караган мәсьәләләр хакында фикер алышу, шулай ук клуб эшчәнлеге кысаларында түгәрәк өстәлләр, семинарлар, конференцияләр һәм лекцияләр үткәрү планлаштырыла.
Мәгълүмати ярдәм – “Ирек мәйданы” газетасы, “ТНВ” ТРК, Татар телендә Интернет-белем үзәге (belem.ru), Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем порталы.
Билгеле булганча, 2007 елның 3 декабрендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин “Мәгариф турындагы” Законга үзгәрешләр кертү турындагы Законга кул куйды. Моның нәтиҗәсендә “Туган тел”, “Туган як тарихы” фәннәренең, шулай ук дини мәдәният белән бәйле дисциплиналар бетерелде. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә бай традицияләре булган милли республикаларда туган телгә өйрәтү дәресләре мәктәп программасыннан чыгарылды.
Шулай итеп, төрле мәдәниятле халыклар яшәгән федератив илдә төрле сылтамалар белән мәгариф системасын унификацияләү бара. Инде ничәнче тапкыр безне туган телдә белем алу хокукыннан мәхрүм итмәкче булалар. Кемдер Россия халыкларының милли традицияләрен юкка чыгарып, барысын да бер калыпка сыйдырырга омтыла.
Этнорегиональ компонентны бетерү хакындагы Законны кабул итү милли мәгариф системасында нинди үзгәрешләргә китерер? Мәктәпләрдә татар телен саклап калырга мөмкинлек бирүче альтернатив формалар бармы?
Әлеге һәм башка сорауларга җавапны клубның киләсе утырышында фән, мәгариф, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт хезмәткәрләре, журналистлар эзлиячәк.
www.uzebez.org; Белешмәләр өчен телефон: 248-41-49, 299-77-16; Айсин Руслан
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
![]() | 55.5 KB |
![]() | 214.5 KB |
-
- Караулар саны: 3780
Бастыру