Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Дүртенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының икенче сессиясе тәнәфесендә республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин, гадәттәгечә, журналистлар белән очрашып, аларның сорауларына җавап бирде. Вакыт тар, ә сораулар шактый булу сәбәпле, җаваплар кыска булды.
Алдан Фәрит Мөхәммәтшиннан сессиядә беренче укылышта кабул ителгән «Наркоманияне һәм токсикоманияне профилактикалау турындагы» закон проекты турында сорадылар. «Бу бик катлаулы һәм мөһим проблема, бик борчылу мәсьәлә. Шуңа да, әлеге законга аеруча игътибар бирергә кирәк. Шушы проблемага кагылышлы һәр мәсьәләне законның үзенә кертергә кирәк, норматив актларга гына ышанып калдырырга ярамый», - дип белдерде спикер. Әлеге законда каралган яшьләрне тест ярдәмендә наркотиклар куллануга тикшерү чарасына килгәндә, бу кеше хокукларын яклаучыларның ризасызлыгына китерсә дә, үсеп килүче буынның сәламәтлеге турында кайгырту беренче булырга тиеш, әлеге очракта җәмгыять безне аңлар, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.
Матбугат очрашуында парламент башлыгыннан Төбәк телләре турындагы Европа Хартиясе турында да фикерләрен белештеләр. Эш шунда ки, Россиянең беренче президенты тарафыннан әлеге Хартия имзаланган булса да, илнең парламенты аны әле һаман расламаган. Димәк, бу документны тулы көченә эшкә җигеп булмый. Татарстан депутатлары Россия Дәүләт Думасына шушы Хартияне раслату теләге хакында белдерә. «Россия төбәкләрендә Хартиянең кайбер нормалары кулланыла да инде. Ләкин Россиядә аны раслау шактый гына матди чыгымнарга китерер дип куркалар бугай», - диде Мөхәммәтшин.
Әлеге уңайдан республика Дәүләт Советы рәисеннән шушы көннәрдә генә Россиянең Югары судында каралган бер эш турында да сораштылар. Сүз Бердәм дәүләт имтиханын бары тик рус телендә генә бирүне раслаган карар турында бара. Билгеле булганча, бер Татарстан кешесе әлеге карар рус телендә белем алмаган балаларның хокукларын боза, аны гамәлдән чыгарырга кирәк дип судка мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин Югары судта бу фикер белән ризалашмаганнар һәм татарстанлының дәгъвасын кире какканнар.
«Югары судны да аңлап була, ул Россия законнарын яклый. Ләкин бу карар балаларның хокукларын боза, кайбер укучыларны имтихан биргәндә авырырак шартларга куя, балаларны төрле сортларга бүлә», - дигән фикердә тора Фәрит Мөхәммәтшин. Әлеге карардан соң нинди дә булса башка чаралар күрелмиячәк, ләкин җәмгыятьтә бу хакта фикерләшүне башларга, милли компонентны кайтару буенча да эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк, ди спикер. «Мондый проблемалар Россиянең милли сәясәт концепциясе булмаудан килә», дип саный Татарстан Дәүләт Советы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин.
Чыганак: www.intertat.ru