Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Мәктәп укучылары арасында иң сәләтле, оста һәм алдынгы укучыларны барлау, укучыларның активлыгын үстерү, белемнәрен арттыру максатыннан Казанда төрле бәйгеләр, чаралар үткәрелә. Бу көннәрдә башкалада «Ел укучысы-2009» ачык шәһәр бәйгесе узды. Бүген А.Алиш исемендәге балалар иҗаты Сараенда бәйгегә нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы үтте.
Бәйге ике этапта узды. Аның беренче этабы 15 апрельдә on-line режимындагы тест рәвешендә оештырылды. 380 теркәлгән укучы арасыннан бары 138е генә икенче турга сайлап алынды. Икенче турдагы биремнәрнең берсе 2013 елда Казанда узачак Универсиадага да багышланган иде. «Ел укучысы-2009» бәйгесенең биремнәре иҗади төсмер алган, алар укучының тирән белемнәрен ачыклауга юнәлдерелгән. Бәйгедә катнашучының фикерләү сәләте, аралашу культурасы, тапкырлыгы һәм зирәклеге, мәгълүмати технологияләрне белү осталыгы да күрсәтелде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча «Казанның иң яхшы укучысы — 2009» исеменә шәһәрнең Мәскәү районындагы 20нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Динә Биккенина лаек булды. Икенче урынны Киров районындагы 3нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Илшат Фәхриев, өченче урынны Мәскәү районындагы 102нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Ольга Красильникова яулады. Беренче урынга музыкаль үзәк, икенче урынга цифрлы фотоаппарат, өченче урынга DVD-уйнаткыч бүләк ителде. Бәйгене Казанның Мәгариф идарәсе, шәһәрнең мәгълүмати-диагностика үзәге һәм А.Алиш исемендәге балалар иҗаты Сарае оештырды.
Чыганак: www.intertat.ru