Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Интернетта Дөньяның дигитал китапханәсе эшли башлады. Анда татар-башкортлар турында да тарихи мәгълүматларны урнаштырырга мөмкинлек бирелә.
АКШ Конгрессы китапханәсе, UNESCO һәм башка оешмалар Дөньяның дигитал китапханәсе проектын башлап йөрүчеләр булып санала. Язмалар берничә ел буе тупланып, www.wdl.org сәхифәcенә урнаштырылып барса да, бу проектның эшли башлавы турында сишмәбе көнне генә игълан ителде. UNESCO вәкиле Абдул Ваһид Хан аңлатмалар биргәндә, китапханәнең Универсаль кеше хокуклары Декларациясенә туры килүен хәбәр итте.
“Мәгълүмат һәм белемне алу турындагы нигез хокуклар мәгълүматларны компьютерлаштыру һәм дөньяның теләсә нинди җиреннән аларны кулланырга мөмкинлек бирүгә килеп тоташа. Китапханә байлыклары заманча технологияләр аша үткәрелә, аннан соң мәгълүмат һәм белемнәрне куллану өчен чикләнмәгән мөмкинлекләр туа”, дип аңлатты ул.
Дөнья китапханәләрен берләштереп уртак бер дигитал база төзү тәкъдимен 2005 елда АКШ Конгрессының китапханәчесе Джеймс Биллингтон ясаган булган. Конгресс китапханәләре шушы сәхифәгә үзләрендә булган һәм башка фәнни эзләнү институтларында сакланган 8,5 миллион төрле тарихи документ керткән булган.
Проектта Русиянең милли китапханәсе дә катнаша, әлегә анда 19 гасырның берничә дистә елына гына караган тарихи мәгълүматлар бар. Мәсәлән Тубыл татарлары турында тарихи документлар, борыңгы китаплар турында кыскача язмалар урнаштырылган. Казан губернасына багышланган ике тарихи документ та бар. Уфа һәм башкортлар турында әлегә бернинди мәгълүмат табылмады.
Китапханәнең интернет сәхифәсендә әйтелгәнчә, материаллар оригинал, милли телләрдә кертелә ала, документ турындагы мәгълүматлар гына Берләшкән милләт оешмасының 7 рәсми теленә тәрҗемә ителә. Алар арасында инглиз һәм рус телләре дә бар.
Шулай ук бу җыелмада Кытай милли китапханәсенең уникаль язмаларын, Мысыр, Гәрәп дөньясыннан борынгы гәрәп язуларын, Төркиянең борыңгы нәкыш үрнәкләрен, Латин Америкасының тарихи рәсемнәрен табып була.
Мысырның Искәндәрия китапханәсе үзенең материалларын биргән. Шулай ук бу проектта Франция, Гыйрак, Израил, Япония, Сербия, Британия һәм башка илләр катнаша.
Сәхифәнең сораулар бирә торган бүлегендә, бу проектта теләсә нинди китапханә катнаша ала дип әйтелә. Аның өчен www.wdl.org сәхифәсе аша бу проектны оештырган кешеләр белән элемтәгә керергә кирәк.
Мәгълүматларны компьютерлаштыру һәм интернетка кертү эшен Татарстан милли китапханәсе дә алып бара. www.kitaphane.ru cәхифәсе 2001 елда ук эшли башлады.
Шулай ук, энтузиаст татар интернетчылары да үзләре татар язучыларның әсәрләрен компьютерга кертеп, аларны kitapxane.at.tt сайтында интернетка чыгарды.
Татарстан милли китапханәсенең җәүһәрләре шушы дөнья дигитал жыелмасына кертелерме юкмы, әлегә билгесез.
Чыганак: www.azatliq.org
Фикерләр
Кунак
22 Апрель, 2009 - 12:07
Permalink
Эшләми
Милли китапханәнең сайты күптән тутырылмый...өстәвенә әсәрләр исемлеге дә кечкенә....Тагын бер зур проблема...аннан алынган әсәрләрдә хаталар бик күп!!!!
Сылу
22 Апрель, 2009 - 12:16
Permalink
Альтернатива бар!
Күрәсең, "Белем"нең ЭЛЕКТРОН КИТАПХАНӘСЕНДӘ сезнең булганыгыз юк!!!
Китапханәнең базасы көн дә яңа әсәрләр белән тутырыла. Укытучылар өчен әдәби әсәрләрдән кала, фәнни эшләр өчен материаллар, биографияләр урнаштырыла. Тагын бер яңалык: әдәби әсәрләрнең АУДИО вариантлары эленә. Эзли генә белергә кирәк.
"Белем"дә ИНТЕРАКТИВ ЭЛЕМТӘ эшли. Әгәр дә, сез эзләгән әсәр юк икән, фикерләрдә ул әсәрне сорап, мөрәҗәгать калдыра аласыз!!!!
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2009 - 14:02
Permalink
Сылу!
Сылу! Монда милли китапханә сайты турында сүз бара. Чынлап та, анда әлегә үзгәрешләр аз, китапларны милли китапханәнең үзенә барып кына укырга була. Авторларны аңласам да (үзем автор), китапларның укучылар өчен "доступный" булуы ягында.
Кунак! (Кстати, теркәлгән кешеләрнең сайтта мөмкинлекләре артыграк, теркәлеп катнашырга чакырам. Белем.руда теркәлүчеләр Мираста да шул ук логин-серсүз белән керә алалар). Бу очракта сезгә Белем.ру китапханәсен тәкъдим итәбез. Аны яхшырту өстендә сез дә катнаша аласыз. Безгә тәкъдим-фикерләрегезне язып җибәрегез. Без генә түгел, бөтен татар халкы рәхмәтле булыр!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Апрель, 2009 - 14:33
Permalink
милли китапханәдә халык саны
милли китапханәдә халык саны алу нәтиҗәләре китабы бар, шуны сканлап сайтыгызга элмәссезме. мирас дигән сайт инде ул сезнең, алай да, ул нәтиҗәне киләчәккә мирас итеп калдыру мәгънәсендә, анда татарлар турында да бар бит.
Сылу
22 Апрель, 2009 - 15:11
Permalink
Мөрәҗәгать
Мөрәҗәгатегез каралыр!!!
Сылу
22 Апрель, 2009 - 15:09
Permalink
тагын бер кат альтернатива
Мин аның милли китапханә булуыннан хәбәрдар, Кунакка альтернатива, "Белем"нең Электрон китапханәсен тәкъдим иткән идем.