Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Төмән дәүләт университетының студентлар фәнни конференциясе кысаларында татар бүлегенең мөдире профессор Хәнисә Алишина җитәкчелегендә “Тюркологиянең актуаль проблемалары” дигән темага татар төркемнәре студентларының фәнни конференциясе дә оештырылган иде. Анда, студентлардан тыш, кандидатлык диссертациясен якларга әзерләнгән ике аспирант һәм бер мәктәп укучысы да катнашты.
Докладлар эчтәлекләре ягыннан кызыклы булулары белән бергә чыгыш ясаучыларның фәнни эзләнүләре нәтиҗәсендә әзерләнгән булулары белән дә зур әһәмияткә ия булды. Себер татар авылларының ойконимиясе, топонимиясе, себер-татар сөйләменең үзенчәлекләре, халык авыз иҗатыннан яңа табышлар чагылды конференциягә тәкъдим ителгән чыгышларда. Филология фәннәре кандидатлыгына соискательләр - Ялутор районы Яңа Атьял мәктәбенең татар теле укытучысы Зөлфия Калгаманова белән күп еллар Төмән районының Индрәй мәктәбендә татар телен укыткан, бүгенге көндә Татар радиосы тапшыруларын алып баручы Рузилә Исмәгыйловаларның чыгышлары чын мәгънәсендә фәнни булуы белән студентлар өчен үрнәк булды. Яңа Атьял мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гөлнара Газизова (укытучысы Зөлфия Калгаманова) Ялутор районындагы күлләр белән бәйле борынгы риваятьләрне сөйләүчеләрдән үзе язып алып, аларның килеп чыгу тарихларын да ачып бирә алуы белән сокландырды. Гөлнара бүгеннән үк киләчәктә тел галиме булу турында хыяллана. Конференциягә 24 доклад тәкъдим ителгән булган, 13 доклад укылды. Конференциядә катнашучыларның тавыш бирүләре нәтиҗәсендә беренче, икенче, өченче урыннарны яулаган докладчылар билгеләнде, аларга бүләккә татар бүлеге әзерләгән китаплар, университет дипломнары тапшырылды, калган докладчылар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru