Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы агымдагы елның 14-15нче апрель көннәрендә Оренбург шәһәрендә “Милли мәгарифне үстерү буенча инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дип аталган төбәкара семинар узуы турында хәбәр итә.
Семинар эшендә Татарстн Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты, Татарстан Республикасының Өзлексез педагогик белем бирү институты катнаша.
Җыенның максаты – республикабыз Мәгариф һәм фән министрлыгының Россия Федерациясе субъектлары мәгариф белән идарә идарә органнары арасында хезмәттәшлек турында төзелгән килешүләрне тормышка ашыру, туган (татар теле) телнең дәрәҗәсен күтәрү һәм укучыларның белем сыйфатын яхшырту, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү.
Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин “Туган (татар) телне өйрәнү проблемалары һәм перспективалары, милли мәгарифне үстерү буенча инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дигән темага чыгыш ясаячак.
Шулай ук Татарстанның Министрлар Кабинеты Мәдәният, спорт һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан халыклары телләрен үстерү секторы җитәкчесе Фирая Шәйхиеваның – “Татарстан Республикасында – күптеллелек”, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның – “Бөтендөнья татар конгрессының татар телен саклаудагы һәм үстерүдәге роле”, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты ректоры Рәис Шәйхелисламовның “Россия Федерациясе төбәкләрендәге этномәдәни (татар) компонентлы гомумбелем бирү оешмалары укытучыларының квалифкациясен күтәрү һәм яңадан әзерләү буенча эш юнәлешләре” дигән чыгышлары көтелә.
Семинар эшен “Милли мәгарифне үстерү буенча инновацион эшчәнлекнең төп юнәлешләре” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы тәмамлаячак.
Семинарда катнашучылар гомумбелем бирү мәктәпләре эшчәнлеге белән дә танышачак.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru