Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россиядә Яшьләр елы кысасында 23-27 март көннәрендә Яшел үзән районының «Наратлык аланы» лагерендә «Лидер-2009» бәйгесе үтте. Балалар оешмалары советы, Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан оештырылган бу конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасының 43 шәһәр һәм районыннан 120 егет-кыз килде. Аларның барысы да башта муниципаль дәрәҗәдә сайланган – финалга иң активлары гына үткән.
Бәйге быел җиденче тапкыр узды. Шушы вакыт аралыгында ул Россия күләмендә хөрмәт яулады. Быел да яшьләргә кызыклы программа тәкъдим ителгән иде. Аларга лидерлык сыйфатларын, ораторлык осталыгын күрсәтергә, шәхси портфолио төзергә, социаль проектлар уйлап табарга һәм аларны тормышка ашырырга туры килде.
Кичә конкурсның ябылу тантанасы булды. Чарада социаль мәсьәләләр буенча ТР Президенты киңәшчесе Татьяна Ларионова, ТРның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Дәүләт Советы депутаты Евгений Ефимов һәм Анна Зәхмәтова, Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дамир Фәттахов һәм башкалар катнашты. Башта 7 номинация буенча лауреатлар билгеләнде. Аннан яшь лидерларга соңгы сынау үтәргә туры килде. Лидерлар тамашачылар сорауларына җавап бирде, заманча Россия турында чыгыш ясады.
Бәйгедә җиңүчеләрне котлап, Марат Бариев яшь кадрлар әзерләү дәрәҗәсенең ел саен үсүен билгеләп, сөенечен белдерде. «Бәйгедә катнашучылар арасында тиздән Татарстан Республикасының кадрлар резервын тулыландырып, киләчәктә карьерасын дәүләт органнарында дәвам итәчәк яшьләр булуы шик уятмый. Тиздән яшь талантларга теләкләрен тормышка ашыруда без түгел, ә алар безгә мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк дип саныйм», - диде ул.
Республика күләмендәге конкурс тәмамлады. Җиңүчеләргә исә яңа сынауга әзерләнергә кирәк – алар бөтенроссия «Лидер-2009» бәйгесендә катнашачак.
Чыганак: www.intertat.ru