Татар мәгарифе порталы
Сез монда
24нче мартта сәгать 11.00 да Республика сукырлар китапханәсендә сукыр һәм начар күрүче мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен тактиль китап-уенчыклар тәкъдим итү кичәсе үтә.
Чарада күрү сәләте начар укучыларның Лаеш III-IV төр махсус интернат мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, 221 нче балалар бакчасы, шулай ук мөмкинлекләре чикле булган балалар белән эшләүче педагог-дефектологлар, тәрбиячеләр, белгечләр һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татар төбәк оешмасы вәкилләре катнашачак.
Чара ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган тактиль китаплар җитештерү проектының башлангыч этабы булып тора. Физик мөмкинлекләре чикле булган баланы тәрбияләү бик авыр, бигрәк тә сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус әдәбият булмаса. Әлеге проектны тормышка ашыру күрү мөмкинлеге чикләнгән балаларны китаплар белән тәэмин итәргә, аларга дөньяны танырга, интеллектуаль сәләтләрен үстерергә ярдәм итәчәк.
Хәзерге вакытта проектка Казан шәһәренең мәдәният идарәсе, 1 нче, 6 нчы балалар сәнгать мәктәпләре, 40 нчы һөнәри училище студентлары кушылган инде. Алар татар һәм рус телләрендә әлифба төзергә ярдәм итәчәк. Моңа кадәр әлеге эш белән Республика сукырлар китапханәсенең энтузиастлары гына шөгыльләнгән. Алар ярдәме белән 2005 нче елдан бүгенгә кадәр китапханә фондында 20 дән артык тактиль китап барлыкка килгән. Монда әлифба, санамыш, китап-табышмак, рус һәм татар халык әкиятләре мотивларына корылган тактиль китаплар бар.
Изге эшнең тормышка ашырылуына һәркем үз өлешен кертә ала. Тактиль китап әзерләүдә катнашырга теләүчеләрне Республика сукырлар китапханәсендә көтәләр. Биредә белгечләр остаханәләр һәм лекцияләр үткәрә, дип хәбәр итә мәдәният министрлыгы рәсми сайты.
Тактиль китаплар турында тулырак беркетелгән файлда.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Anlatma.doc | 30.5 KB |