Татар мәгарифе порталы
Сез монда
23 мар 2009 - 12:31
Фәнни конференция узу турында хәбәр итеп, “Белемлеләр”не дә чарада катнашырга чакырган идек. Инде ярышның беренче, читтән торып узган туры тәмам. Эксперт комиссия кайбер секция исемнәренә үзгәрешләр керткән. Шуңа күрә конференциягә юлланган кайбер эшләр башка тематик секцияләргә күчерелгән булырга мөмкин. Беркетелгән файлларда, конференциядә катнашып II турга юллама алган һәм ярыштан төшеп калганнар исемлеге китерелә. Исем-фамилияләрегезне табып, аларның дөрес язылышын тикшерергә кирәк. Хаталар табылган очракта тиз арада оештыру комитеты белән элемтәгә керү сорала, дип ассызыклый Казан дәүләт университеты рәсми сайты.
Телефоннар: (843) 292-53-63, (843) 231-54-90
Факс: (843) 292-53-63
E-mail: cdo.ksu@mail.ru
Фикерләр
Сылу
17 Март, 2009 - 15:37
Permalink
Игътибар!
Әгәр дә исемлекләрне күчереп булмый икән, хәбәр итүегезне сорыйбыз!!!!