Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Шушы көннәрдә генә Тубыл шәһәренең 15 нче элекке татар, ә бүген татар этно-мәдәни мәктәбе 90 еллык юбилеен зурлап үткәрде.
Мәктәпнең юбилей мәҗлесендә Россия Дәүләт Думасы депутаты Юрий Конев, Тубыл шәһәре Думасы рәисе Виктор Неймышев, өлкә татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Ришат Җиһаншин, өлкә милли эшләр комитетының әйдәп баручы белгече Рифкать Насыйбуллин һәм башка шәрәфле кунаклар, мәктәпне тәмамлаган милләттәшләребез, анда эшләгән укытучылар катнашты.
Бу мәктәпнең тарихы бик бай. Ул 1919 елда Нариманов исемендәге башлангыч мәктәп булып ачыла, 1924 елда Надежда Крупская исемендәге җидееллык татар-башкорт мәктәбе статусын ала, 1951 нче елда урта татар мәктәбенә әверелдерелә. 1968 елдан башлап барлык фәннәр дә рус телендә укытуга күчерелә, рус балалары да кабул ителә башлап, милли составы ягыннан катнаш мәктәп булып китә. Шулай итеп, бу мәктәп тарихында да ил тарихы, милләт язмышы чагыла.
Илдә демократик үзгәртеп кору чорында 15 нче мәктәпнең дә яңарыш чоры башлана. Аның белән менә инде дистәгә якын ел дәвамында Аромаш районында туып үскән талантлы педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Сәет Заһир улы Хисмәтуллин җитәкчелек итә.
Алдагырак елларда татар теле факультатив рәвешендә укытылган булса, хәзер туган телгә һәм әдәбиятка бирелгән берәр сәгать уку планында урын алып, расписаниегә кертелгән. Әйтми булмый, тоташ руслаштыру чорында бу мәтәпнең милли традицияләре бик нык какшаган иде, шунлыктан анда укучы барлык татар балалары да туган телне укырга әле хәзер дә теләк белдереп тормыйлар. Соңгы елларда Сәет Заһир улы җитәкчелегендә бу мәктәп балаларга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлекләрен саклау өчен тиешле шартлар тудырды, балаларны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә алга таба сизелерлек сикереш ясады, мәктәпкә янкормалар төзелде, яңа технологияләр нигезендә җиһазландырылды ул.
Милли мәктәп исемен йөрткәндә 15 нче мәктәп белән татар мәгърифәтендә якты эзләр калдырган данлыклы укытучылар җитәкчелек итте. Алар арасында төбәгебездә олы абруй казанган М.Н.Урамаев, Изил Гарифуллин, Камал Моратовлар да бар. Укытучылардан Әнвәр Гаитов, Равилә Сафина, Җәзилә Массагутова, Сара һәм Наил Мамеевлар, Рәйхана Алимова, Асия Шәрипова, Хөсни Гаитова һәм башка бик күп укытучыларның исемнәре алардан белем алган милләттәшләребезнең телләреннән төшми.
Берничә дистә елар дәвамында 15 нче мәктәп милләтебезгә тугрылыклы хезмәт күрсәткән йөзләгән татар зыялыларын тәрбияләп чыгарган, шулардан берсе – Казанда яшәүче Татарстанның атказанган укытучысы Галиаскәр Хәмитов. Тубыл шәһәре һәм районы, Ялутор, Вагай, Аромаш районнары балалары бу мәктәптә белем алган.
Мәктәпнең юбилеена багышланган фәнни-гамәли конференция бу төбәктәге татар мәгарифе тарихын ачып күрсәтүе белән зур әһәмияткә ия булды. Пленар утырышта Төбәк мәгарифен үстерү институты доценты Сания Насыйбуллина, Тубыл педагогия институты профессоры Флера Сәйфуллина, Төмән нефть һзм газ институты профессоры Хәбибә Шагбановалар кызыклы чыгышлар ясадылар. Конференциядә катнашучылар, ветеран укытучылар, укучылар студентлар секция эшләрендә катнашты.
Мәктәп үзенең данлы юбилеена бүләк итеп, аның каршында оештырылган өлкә татар мәгарифе музеен ачу тантанасын да үткәрде. Мәктәп музеен Тубыл шәһәренең себер татарлары мәдәният үзәгендә эшләгәндә музей оештырып зур тәҗрибә туплаган Равиля Кутумова әзерләде.
Тубыл шәһәре 15 нче мәктәбенең 90 еллык юбилее өлкә күләмендә әһәмиятле мәдәни вакыйга булып үтте.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru