Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бер милләтне милләт итүче факторларның берсе тел булса, икенчесе, һичшиксез, гореф-гадәтләр. Теге яки бу халыкның үткәне дә, бүгенгесе дә милли традицияләрдә ачык чагыла. Шуңа да тарихчы галимнәрнең күбесе милләтләрнең гореф-гадәтләрен өйрәнүгә зур игътибар бирә. Гомумән, теләсә нинди гади халык өчен чит-ят кавемнең милли үзенчәлекләре бик кызыклы. Ә татарлар белән төрекләр арасында милли гореф-гадәтләрдә охшашлыклар булган кебек, шактый аермалы үзенчәлекләр дә бар.
Әле күптән түгел генә Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрә, шул ук вакытта әдәбият галиме, Мугла университеты доценты Чулпан Зариф-Четинның “Татар төрекләренең гореф-гадәтләре” дигән китабы дөнья күрде. Төрек телендә чыккан бу басма татар халкының гасырлардан гасырларга күчә килгән, кайберләре инде тарих катламы астында калган, ә кайсылары әле бүген дә тотыла торган милли җәүһәрләрен төрек халкына таныта. Китапның беренче өлеше ел фасыллары белән бәйле гореф-гадәтләрне үз эченә алса, икенче өлешендә гаилә традицияләре каләмгә алынган. Ел фасыллары гореф-гадәтләре буларак автор Нәүрүз, Боз озату, Сабан туе, Нардуган, Аулагөй, Яңгыр боткасы, Җыен, Печәнгә төшү, Урак өсте, Каз өмәсе, Тула басу, Солдатка озату, Кич утыру, төрле өмәләр кебек һәм күңел ачуга, һәм хезмәткә багышланган чараларны аңлаткан. Гаилә традицияләре бүлегендә бала туу, исем кушу, сөннәткә утырту, иске гадәтләр буенча туй уздыру, яңача туй мәҗлесләре, җеназа гадәтләре урын алган. 160 биттән торган китап казан татарларының гына түгел, касым, мишәр, керәшен татарлары кебек этник төркемнәрең милли традицияләрен дә бик кызыклы тел белән укучыга җиткерә. Темалар төрле фотографияләр белән баетылган.
Татар халкының гореф-гадәтләре турында мондый китап Төркиядә тәүге тапкыр чыга. Анда милләтебезнең тарихи узганын гына түгел, менталитетын, сәнгати талантын, хезмәт сөючәнлеген ифрат бай һәм үтә мәгънәле традицияләребез аша тану мөмкинлеге бирелгән.
Чыганак: www.tatar-inform.ru