Татар мәгарифе порталы
20 Февраль, 2009 - 11:54
Чараны К.Д.Ушинский исемендәге Ярославль дәүләт педагогика университеты һәм Ярославль шәһәренең Мәгарифтә телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати системалар үзәге уздыра.
Проект 1999нчы елдан бирле тормышка ашырыла. Бәйгедә командалар көч сынаша ала. Команда иң күбе 5 укучыдан торырга мөмкин. Шулай бер үк мәктәп берничә команда да тәкъдим итәргә мөмкин.
• 1нче тур - октябрь-ноябрь 2008 г.
• 2нче тур - февраль-март 2009 г.
Шулай ук яшь буенча да бүленеш каралган:
• 7-9нчы сыйныфлар;
• 10-11нче сыйныфлар.
Катнашучылар тәкъдим ителгән биремнәргә җаваплар әзерләргә тиеш. Биремнәрнең барысы да иҗади характерда. Димәк, төп физик законнарны белүдән бигрәк, укучы фантазиягә бай, креатив уйлый белергә тиеш.
Проектның 2нче туры узу тәртибе:
• 10-27нче февраль - командаларны теркәү.
• 3нче март - Катнашучы-командаларга викторинаның II тур биремнәре өләшенә.
• 3-19нчы март - Оnline режимда җаваплар кабул ителә.
• 10нчы апрель - II турга нәтиҗәләр чыгарыла.
• 11-21нче апрель - нәтиҗәләр таблицасы буенча катнашучылардан сораулар, тәкъдимнәр кабул ителә.
Физика буенча олимпиадада катнашу өчен online режимда теркәү узу сорала. Моны Ярославль шәһәренең Мәгарифтә телекоммуникацияләр һәм мәгълүмати системалар үзәге сайтында эшләргә мөмкин.
I турда катнашкан командалар теркәүләрен дәлилләргә генә тиеш. I турны узмаганнар өчен online теркәлү каралган.
Элемтә өчен контаклар:
E-mail: metodist@edu.yar.ru.
Тел.: (4852) 32-88-91, 30-29-62.
Проект сайты: http://www.edu.yar.ru/russian/projects/predmets/physics/0809/tur2/index....