Татар мәгарифе порталы
Акция ике ел элек үткәрелә башлады. Аның инициаторлары – татар галимнәре һәм зыялылары оештырган “Үзебез” креатив яңа буын хәрәкәте. Әлеге хәрәкәтнең эш юнәлешләренең берсе татар яшьләренең шәһәр мәдәниятен өйрәнү һәм аның кулланылыш даирәсен киңәйтү. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең максаты – татар теленең кулланылыш даирәсе тарайган шартларда яшьләрне татар телендә аралашырга чакыру.
“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең масштабларын тагын да киңәйтү максатыннан, әлеге чараны үткәрүнең иң яхшы төренә бәйге игълан ителә. Бәйге 21 февральдә – Туган телне саклау көнендә башлана һәм 10 апрельгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә урта, һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары, сәүдә, көкүреш хезмәт күрсәтү, транспорт, дәүләт учреҗдениеләре һәм ведомстволары катнаша ала.
Бәйгедә катнашуның төп таләпләрнең берсе – халыкны, аеруча яшьләрне татар телендә аралашуга тартып, төрле чаралар уздыру. Оештыручылардан фантазия куллану, гадәти булмаган табышлар көтелә. Акцияне үткәрүгә сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү объектларын да җәлеп итәргә мөмкин. Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында 10 апрельгә кадәр үткәрелгән чаралар хакында язмалар дөнья күрергә тиеш. Жюри бәйгедә катнашучылар уздырган чараларны матбугатта дөнья күргән язмалар, порталдагы мәгълүматлардан чыгып бәяләячәк.
Акциянең бердәм стилен (логотип, төсләр) саклау мәҗбүри шарт булып тора. Логотип belem.ru Интернет-белем үзәгендә урнаштырылган. Шунда ук акциянең хронологиясе алып барылачак.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
“Мин татарча сөйләшәм!” бәйге-акциясенең нигезләмәсе | 38.5 KB |
Положение конкурса-акции “Мин татарча сөйләшәм!” (“Я говорю по–татарски!”) | 39 KB |
Логотип | 2.98 KB |