Татар мәгарифе порталы
2009 елның 22нче гыйнварыннан 11нче февраленә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем бирү сыйфатын күзәтү Республика үзәге белән берлектә БДИның муниципаль координаторлары, имтихан бирү пунктлары җитәкчеләре һәм 2009 елда булачак БДИ белән БРИга әзерлек, гомуми урта белем бирү оешмалары укучыларына тестлар үткәрү мәсьәләләре буенча чит тел укытучылары өчен зональ семинар-киңәшмәләр уздырачак.
Семинар-киңәшмәләр барышында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Ногыманова игътибарны аеруча БДИ һәм БРИны уздыру үзенчәлекләренә, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлтте.
Семинар кысаларында муниципаль берәмлек вәкилләре Татарстан Республикасында әле беренче тапкыр гына узачак чит телләрдән Бердәм дәүләт имтиханы уздыруның норматив-хокукый документациясе, технологиясе һәм методикасы белән танышачак. Бүгенге көндә мондый семинар әле Чистай шәһәрендә генә үтте. Казанда ул 6нчы февральгә, ә Буада 11енә планлаштырылган.
Семинар катнашучыларына контроль үлчәү материалларыннан, экспертлар өчен инструкцияләрдән һәм методик җыентыклардан торган “портфолио” әзерләнгән, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы.