Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр

<Белем.ру - татар мәгарифе порталы

Татар мәгарифе порталы

  • rss - belem.ru
  • twitter belem.ru
  • ВКонтакте belem.ru
  • Телеграм belem.ru
belem.ru
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • яңалыклар
    • Татарстан
    • Россия
    • Дөньякүләм
    • Булмас димә!
    • Игъланнар
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Сез монда

Баш бит » Блоглар » Татар мәгарифе көч сынаша
Раил Гатауллин
10 Декабрь, 2007 - 23:31

Татар мәгарифе көч сынаша

Инде 5 ел дәвамында интернет челтәрендә “ТатНет йолдызлары” (“TatNet yoldizlari” – ТАТар ИнтерНЕТы сүзләрен кыскартып ясалган) дип исемләнгән Халыкара интернет-проектлар конкурсы оештырылып килә. «ТатНет йолдызлары” конкурсы ел саен Интернет челтәрендә татар телендә Татарстан Республикасы һәм татар халкы турында сөйләүче информацион ресурслар турында хәбәр итә һәм аларның рейтингын билгели. 2003 елда үз эшен башлаган бу Халыкара конкурсның оештыручысы һәм хәзерге вакытта координаторы - Айнур Сибгатуллин. Проектны гамәлгә ашыручы һәм оештыруда төп роль уйнаучы - Татарстан Республикасының “Татмедиа” массакүләм мәгълүмат агентлыгы.

Әлеге конкурста “Наука и образование” һәм “Мәгариф һәм фән” номинацияләре дә бар. Бу номинацияләрне өстәү тәкъдиме белән моннан 2 ел элек, ул вакытта Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгында Мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеге мөдире, Раил Гатауллин чыккан булган.

“Мәгариф һәм фән” номинациясендә мәгариф темасына кагылышлы теләсә нинди сайт катнаша ала. Бу – иң беренче чиратта, мәктәп сайтлары, укытучылар һәм укучылар ясаган сайтлар. Бүгенге көндә әлеге номинациядә “Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы” (http://forum.belem.ru), Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгының Мәгариф порталы (http://edu.kzn.ru/tatar), Балтач районының авторлык “Көнбагыш” программасы (http://konbagish.narod.ru), Азнакай районының Ильбяково гомуми урта мәктәбе (http://ilbyak-school.ucoz.ru), Тат Бүләр урта гомуми белем бирү мәктәбе (http://tatbylar.narod.ru), Яңа Чишмә районының Шахмайкино урта мәктәбе (http://shaxmay.narod.ru), татар виртуаль гимназиясе (http://tatar.org.ru) катнашалар.

Әйтеп үтелгән проектлар бик тә кызыклы. “Бөтендөнья татар телендә белем бирүче укытучылар форумы” барлык укытучыларны да үзара интернет-мәйданда аралашырга һәм фикер алышырга чакыра, күп төрле ярдәм күрсәтергә омтыла. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгының Мәгариф порталы Татарстанда, Россиядә һәм чит илләрдә булган мәгариф яңалыклары белән таныштырып бара, укытучыларны электрон ресурслар белән тәэмин итә. Мәктәп сайтлары да үзләренең оригинальлекләре һәм эчтәлекләре белән укучылар өчен файдалы.

Конкурсантларның һәммәсендә дә уңышлар теләп каласы килә.

  • Уртаклашырга
  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.
  • Караулар саны: 4844
  • БастыруБастыру

Фикерләр

Кунак сурәте

Кунак

7 гыйнвар, 2009 - 01:09

Permalink

Тат.Буляр

Тат.Бүләрнең урта мәктәбенең сайты вакытлыча эшләми.Вакытлыча икенче сайт ачылды. Рәхим итегез!!!

  • Фикер калдыру өчен теркәлеп керегез.

Белем.ру IT-компаниясе

Белем академиясе - Академия Белем

Татнетны үстерү фондына ярдәм итү

Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Айның иң яхшы ресурсы (Апрель, 2015) ресурслар
Тирәнәя һаман яралар (ватанпәрвәрлек дәресе)
Шәвәлиев Дилүс Мирзасалих улы
Айның иң яхшы ресурсы

Реклама на портале Белем.ру

- Белем Академиясе;
- онлайн-кибет, хостинг;
- оптимизация;
- лояльлек системасы (компанияләр өчен);
- яхшы хостинг;
- балалар өчен чит телләр үзәге;
- агачтан йорт, мунча яисә коттедж;
- тур һәм экскурсияләр;
- уңайлы рассылка.

Композитор Сара Садыйкова (Музыкаль портрет)
10 778 0 Аудио
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
Габдрахман Әпсәләмов. Тарихи композиция
39 955 0 видео

Блоглар

Лилия Гәрәева сурәте
1 нче сыйныф Һ хәрефе
Лилия 21.11.2021
Лилия Гәрәева сурәте
4 нче сыйныф "Кышкы уен"
Лилия 12.01.2021
Лилия Гәрәева сурәте
Шәүкәт Галиев "Онытылган" шигыре
Лилия 12.11.2020

Фикерләр

ch.2610 сурәте
Татар теле
ch.2610 24.05.2021 - 10:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 15.01.2021 - 09:03
Зилина Хуснуллина сурәте
" Туган җир"
Зилина Хуснуллина 14.01.2021 - 13:56
  • проект
    • "Белем.ру" оешмасы
    • Безнең проектлар
    • "Белем.ру" порталы
    • Порталда реклама
    • Түләүләр башкару
    • Сорау-җавап (FAQ)
  • ресурслар
    • Ресурслар каталогы
    • Әдипләрнең сайтлары
    • Видео
    • Аудио
    • Заказлар/ресурслар кабул итү
  • чаралар
    • #ФӘНДЕМИЯ
    • "Белем җәүһәрләре"
    • "Әдәби җәүһәрләр"
    • "Яшь татнетчылар"
    • "Айның иң яхшы ресурсы"
  • белем+
    • Әдипләр
    • Татар теле һәм әдәбияты
    • Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
    • Алгебра
  • укытучы+
    • Репетиторлар
    • Блоглар

Яңа кулланучылар

Рэм Минивалеев сурәте
Рэм Минивалеев
Рәмилә Мансурова сурәте
Рәмилә Мансурова
xusainova2019 сурәте
xusainova2019

Хәзер online: 0 кулланучы

Copyright © ООО "Белем.ру", 2022. Татнетны үстерү фонды ярдәме белән эшли.
Образовательно-просветительское сетевое издание "Белем.ру".
Свидетельство о регистрации СМИ Эл №ФС77-83553 от 26 июля 2022 г.
"Блоглар" һәм "Ресурслар" бүлекләрендәге авторларның материалларын тулысынча яисә өлешчә күчереп алганда чыганакка сылтаманы күрсәтү аермачык!
  Яндекс.Метрика   Сайт сыйфаты индексы
өскә ↑