Уку материалын хикәяләү

Туфан Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү

 

Туфан Миңнуллин - бүгенге татар драматургиясенең күренекле вәкилләреннән берсе.

Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында хәзерге Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында дөньяга килә. Мәскәүгә, театр институтына укырга керә. Аны тәмамлап, Т.Миңнуллин Казанга кайта һәм 1964 елга кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында артист булып эшли.

Нәҗибә ханым кызлары Әлфия белән

Оныклары Диләрә һәм Данияр

 

Озакламый журналистикага күчә, Казан телевидениесендә дә эшли.

Хәзер Т.Миңнуллин - 40 тан артык пьеса, 20 гә якын кыска күләмле сәхнә әсәре, 1 повесть («Мин», 1983), күпсанлы кечкенә хикәяләр һәм юморескалар, публицистик язма һәм мәкаләләр, әдәбият-сәнгать турындагы чыгышлар авторы. Шуның белән бергә язучы актив җәмәгать эшчәнлеге дә алып бара. Бүген ул - Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Т. Миңнуллин драматургиясе күптармаклы һәм бай. Ул тарихи, тарихи-биографик һәм фәлсәфи-романтик драмалардан, психологик драманың һәм комедиянең күп төрләреннән, водевиль һәм әкият-пьесалардан тора. Сәнгатьчә эшләнеше буенча, алар арасында саф реалистик стильгә караганнары да, шартлы-фантастика элементлары белән баетылганнары да бар. Туфан Миңнуллин драматургиясенең характерлы якларыннан берсе - аның заман проблемаларына аерата сизгер булуы.


Шәхес һәм аның язмышының формалашуы, боларның нигезендә яткан гражданлык намусы мәсьәләләре драматургның беренче әсәрләреннән алып соңгы еллар иҗатына кадәр авторның игътибар үзәгендә тора. Бу яктан «Миләүшәнең туган көне» һәм «Дуслар җыелган җирдә» исемле драмалар аеруча характерлы. Әсәрләрдә үзәккә кешенең тормышта үз урынын ничек сайлавы, җәмгыять өчен файдалы булу мәсьәләләре куелган. Бу әсәрләр трилогиянең ике кисәге булып торсалар, аның өченче кисәге - «Хушыгыз!» пьесасы.






"Хушыгыз" спектакленнән күренеш. Миләүшә ролендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Н.Ихсанова; Галимулла ролендә - Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров

 

Бу күпмәгънәле, тирән фикерле драма. Сюжеты гади. Танылган җырчы Миләүшәнең соңгы сәгатьләре суга. Ул узган тормыш юлы китек, ул яулаган дан-шөһрәтләр аңа шәхси бәхет тә, күңел канәгатьлеге дә китермәгән...

«Монда тудык, монда үстек» (1981) драмасында Т.Миңнуллин үз иҗаты өчен яңарак материалга - нефтьчеләр тормышына мөрәҗәгать итә һәм бу теманы яктыртуда уңышка ирешә.

«Ай булмаса, йолдыз бар» драмасы (1977), «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле моңсу комедиясе (1976), «Моңлы бер җыр» дип аталган публицистик -фәлсәфи драмасы (1981) кебек әсәрләрендә дә, реальлек белән фантастик шартлылык чигендә, драматург кеше психологиясенә тагын да тирәнрәк үтеп керә, замандаш образларын эрерәк гомумиләштерү, проблемаларны сәнгатьчә үтешлерәк хәл итү мөмкинлекләрен эзли.


Хәмдебану ролендә - Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина, Искәндәр ролендә -Татарстанның халык артисты Ирек Баһманов, Әлмәндәр- СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров,Өммия - Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Н.Ихсанова

 

Үзенең тынгысыз сәнгатьчә эзләнүләрендә Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле комедиясендә аеруча зур уңышка иреште. Шушы пьеса буенча куелган спектакль өчен Т.Миңнуллинга, режиссер М.Сәлимҗановка һәм артист Ш.Биктимеровка 1980 елда Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе бирелде.

Шулай киң танылган бу пьесаның төп уңышы андагы үзәк персонажга, аның сурәтләнеш формасына бәйле. Әсәр конфликты 91 яшьлек Әлмәндәр карт белән Әҗәл арасында хасил булса да һәм каршылыкка кергән бу ике көчнең һәркайсы мөстәкыйль күзалланса да, боларның нигезе бар. Мифик Әҗәл образы шул ук Әлмәндәр карт язмышына турыдан-туры бәйле. Һәркемнең әҗәле үзенеке, ниндидер гомуми әҗәл юк. Шулай була торып та, тамашачы Әлмәндәрнең үз әҗәле белән көрәшен чынлык яссылыгында кабул итә. Чөнки бу көрәш кешелекне кызыксындыра торган гомум сорауларга кагыла.

Тулысынча комик конфликтка һәм көлкеле ситуацияләргә корылган, юмористик һәм сатирик образларны үзәккә куйган комедия һәм водевильләр Т.Миңнуллин иҗатында мөстәкыйль бер юнәлеш хасил итәләр. Алар арасында «Безнең авыл кешеләре» (1966), «Нигез ташлары» (1968) кебек җитди рухтагы комедияләр дә, «Бәхетле кияү», «Гомердә булмаганны» (1969), «Гөргери кияүләре» (1995) шикелле шаянлык чәчеп торган күңелле комедияләр дә, «Диләфрүзгә дүрт кияү» (1972) «Ак тәүбә, кара тәүбә», «Алай түгел, болай ул» (1976) кебек водевильләр дә, «Яшьлегем, юләрлегем» (1978) дигән моңсу-лирик комедия дә, «Бәйләнчек» (1982), «Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел» (1964) исемле сатирик комедияләр дә бар. Алардагы ситуацияләрдә һәм характерларда заманның өлгергән проблемалары чагыла, образларның тормышчан нигезләрен автор чын халыкчан тел ярдәмендә ача.

"Гөргери кияүләре" спектакленнән күренеш


"Йөрәк маем" спектакленнән күренеш

"Гөргери кияүләре" һәм "Йөрәк маем" комедияләре татарны төрлечә таркатырга, керәшеннәргә, мишәрләргә, нугайларга, Себер татарларына бүлгәләргә чакырып сөрән салган вакытларда языла. Һәм шул кавемнәрнең һәммәсе дә бер халыкның үзенчәлекле, әмма аерылмас өлеше итеп раслана. Аларның татарлык рухына, матур гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли, ахыр чиктә халыкның бердәмлеген ныгытуга өлеш кертә.

Милләт язмышын драматург, башлап, халыкның рухи көчен үстерү, моның өчен аның әхлакый-этик йөзен ачыклап, җитешмәгән якларны алга сөрү белән бәйләп карый. Авторның соңгы әсәрләреннән "Кулъяулык". "Җен алыштырган", "Шүрәле - җан кисәгем", "Сөяркә" пьесалары асылда шуңарга багышланган.


"Сөяркә" спектакленнән күренеш. Хәбирә ролендә - Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Н.Ихсанова; Хәбир ролендә - Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин

 


"Әниләр һәм бәбиләр" (1984) драмасында автор, бердән, бала анасына дан җырлады, аны Такташ дәрәҗәсенә җиткереп, шигърият итеп сурәтләде. Икенчедән, җәмгыятьтә әхлак нормалары кими баруны конкрет өлкәдә-яңа туган сабыйга караш-мөнәсәбәт ягыннан килеп ачып күрсәтте. Авторның төп фикерен җиткерүдә, "ана" дигән исемнең бөеклеген раслауда, оптимистик караш уздыруда әсәрдә унбер бала анасы Гөлфинә образы баш рольне уйный. Ата-ананың үз балаларына булган тирән хисен тулы, матур итеп чагылдыручан образ. Бу хис башка кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт, миһербанлы күңел, һәркемгә ярдәмгә атлыгып тору кебек гүзәл сыйфатлар белән тулыландырылып, халкыбызның яшәү дәвамлылыгын, тәрәккыятен тәэмин иткән гореф-гадәт нигезләрен гәүдәләндерә. Дөньяга яңа кеше бүләк итү кебек вазифаны дөрес аңлый Гөлфинә, бу вазифаның дини кануннар ноктасыннан да изге булуын раслый.

Драманың бу төп фикере бишек җыры темасыннан үсеп чыга. Бишек җыры метафорик образ дәрәҗәсенә җиткерелгән. Ул милли гадәт-йолаларның кешелек кыйммәтләренә барып тоташуын чагылдыра. Үткәндәге ике ананың шартлы образлары, бу персонажлар авызыннан яңгыраган бишек җырлары татар, казакъ, рус халыкларының бишек җырлары белән көчәйтелә, кешелекнең дәвамлылыгына, яшәүнең мәңгелегенә ышаныч булып яңгырый: "Бишек җырларын онытмаган очракта гына милләт яшәячәк", - ди әсәр.






Ял вакытларында

Т.Миңнуллин балалар өчен драма әсәрләре язу өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Соңгы елларда ул авыл эте турында балалар сәхнәсе өчен тулы бер пьесалар циклы иҗат итте.

Татарстан Республикасының һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең Станиславский исемендәге, Татарстанның Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, хезмәте өчен орденнар һәм башка дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән Туфан Габдулла улы Миңнуллин иҗаты татар әдәбияты тарихында кабатланмас күренеш булып тора. Милли драматургиянең күркәм традицияләрен дәвам итеп, автор сәхнә әдәбиятын яңадан-яңа идея-эстетик казанышлар белән баета. Т.Миңнуллин иҗаты хәзерге татар әдәбиятының, милләтнең сәнгатьчә фикерләвенең алдынгы сафында бара.

Т. Миңнуллин турында фикерләр


Драматург Туфан Миңнуллин хатыны булу авырмы? - дип миңа еш кына сорау бирәләр. Чынлап та, Туфансыз мин театрда ничек яшәгән булыр идем икән? Мин һәрвакыт очраклы рольләрдә үстем. Үземнең көчем, тырышлыгым аркасында үстем. Дөрес, мин Туфан драматургиясендә бик күп рольләр башкардым. Бәлки ул минем өстәмә бәхетем генәдер. Туфанның әсәрләрендә уйнау миңа икеләтә авыр. Чөнки ул әсәр Туфанның башында туганда ук, аның язылу процессы минем аша узган була. Ике иҗат кешесенә бер түбә астында тормыш итү җиңел бирелми. Без язмышыбыздан канәгать. Кызыбыз Әлфия педагогия университетында математика укыта. Ике оныгыбыз бар. Туфанның язылачак әсәрләренә алар илһам бирә.

Татарстанның халык артисткасы

Нәҗибә Ихсанова

 

Туфан Миңнуллинны мин гади драматург кына димәс идем. Ул драматург-галим. Чөнки аның кайсы гына әсәрен алып карама, һәрберсенә нинди дә булса бер "рухи мәсьәләне" чишү максат итеп куела. "Моңлы бер җыр"да мәсәлән, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлык чыганагын, үлемгә дә җырлап бару көченең чишмә башын юллый ул. "Әлдермештән Әлмәндәр"дә исә яшәүнең мәгънәсен, гомер итүнең матурлыгын, тормышыбыз асылының фәлсәфәсен чишеп бирергә омтыла...

Т.Миңнуллин - иҗат итүче әдип, һәм шуңа да аның әсәрләре уртача гына булып калмый. "Моңлы бер җыр", "Ай булмаса, йолдыз бар", "Дуслар җыелган җирдә", "Әниләр һәм бәбиләр", "Без бит авыл малае" кебек пьесаларны ничек инде "уртачалар" катына куясың?! Боларның һәркайсы тормышның нинди дә булса бер фәлсәфи мәсьәләсен чишүгә багышланган, тирән мәгънәгә ия булган әсәрләр. Алардан яшәү чаткысы, якты нур бөркелеп тора. Әнә шундый сыйфатлары белән бу әдипнең иҗаты тамашачыга кадерле һәм якын.

Муса Мөлеков

 

Туфан Миңнуллин, Татарстан Язучылар берлеге белән җитәкчелек итә башлау белән үк, тугандаш әдәбиятлар белән элемтәләрне ныгытуга күп көч салды. Шул максат белән ул Алматыга да берничә тапкыр килде. Безнең нәшриятларда күренекле татар язучыларының китаплары шактый чыккан икән, бу Туфанның тырышлыгы да. Без аның үзе өчен тырышып йөргәнен сизмәдек. Ә бит чынлап карасаң, бөтен Шәрыкъка мәшһүр Туфан Миңнуллин бер татар халкының гына драматургы түгел... Ул - бөтен төрки халыкларныкы. Бу җәһәттән аның әсәрләрен казакъ сәхнәләре кочак җәеп каршы ала икән, без моны бик табигый кабул итәбез.

Шерхан Мортазасе

 

Туфан Миңнуллин безнең дәвер яшь әдипләре өчен тормышта да, әдәбиятта да ага була алды. Яше белән түгел - шәхесенең олпатлыгы, иҗатының олылыгы белән.

Фәиз Зөлкарнай

 


Без режиссерлар, драматургның идеясенә, әсәренә кан өстибез, артистлар аркылы җан өрәбез. Мин үземнең иҗат юлымда Туфан Миңнуллин кебек драматургны очратуым белән үземне бәхетле саныйм. Иҗат юлымда миңа иң күбе өч драматургның әсәрен - Нәкый Исәнбәт, Кәрим Тинчурин һәм Туфан Миңнуллин әсәрләрен куярга туры килде.

Туфан сәхнә характерын тоя, мавыктыргыч тамаша итеп бирүдә бик көчле. Искиткеч стилист, һәр язган пьесасы - әдәби әсәр. Характерларны тормыштан таба, гүя җирдән көрәк белән актарып чыгара... Туфанның бер үзенчәлеге - ул сәхнәдәге хәрәкәтне бик үк өнәп бетерми, аңа хикмәтле сүз, ситуация кирәк. Бу мәсьәләдә безнең бәхәсләр дә чыккалый иде. Ике дистә ел эчендә мин аның 14 пьесасын сәхнәләштердем. Без бер юнәлештә эшли алдык.

Туфан тоталитар чорда да яраклашмады, йөрәгендәген язды. Бөтенләй көтелмәгән темага әсәр язып ул мине шаккатыра да куя. Әмма нинди генә тема алса да, анда Туфанның үз фәлсәфәсе була, таланты ярылып ята.

Марсель Сәлимҗанов

 

Мин үземнең татар сәнгатендә яулаган юлымда, бүгенге көндә үзем булып калуымда, милли көрәшнең алгы рәтләрендә баруыма Туфан абыйның йогынтысы бик зур дип саныйм. Аның әсәрләре тәэсирендә мин кеше булдым. "Миләүшәнең туган көне", "Дуслар җыелган җирдә", "Әниләр һәм бәбиләр", "Хушыгыз!" спектакльләрен карап мин үземә рухи азык алдым. Кайсы спектакльләрне өчәр, дүртәр тапкыр карый идем. Анда күтәрелгән мәсьәләләр нәкъ менә минем җанымнан, мине борчыган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итте. Милләтләр арасында кан катнашуның никадәр фаҗига икәнен ул шушы әсәрендә акыл белән төшендереп бирә белде.

Вафирә Гыйззәтуллина

 

Әгәр "Әлдермештән Әлмәндәр"дән башка әсәр язмаган булса да, Туфан Миңнуллин хаклы рәвештә татар драматургиясе классигы саналыр иде. Чөнки бу әсәрдә тирән фәлсәфи мәгънә бар. Театр өчен, сәхнә өчен иң кирәкле сыйфат - нәкъ менә шул фәлсәфи мәгънә.

Туфан Миңнуллин бер-берсенә охшамаган, бер-берсен кабатламаган күп драма әсәрләре язды. Ул үз әсәрләрендә тормышның әле моңа кадәр ачылмаган якларын ачты. Драматургның уңышы, иҗатының хикмәте дә шунда.

Ширияздан Сарымсаков

«Әниләр һәм бәбиләр» әсәре турында

"Әниләр һәм бәбиләр" спектакленнән күренеш (Уфа."Нур" татар театры)

Т.Миңнуллинның тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителеп, сәхнәдә зур уңыш белән бара торган «Әниләр һәм бәбиләр» драмасында халык традицияләре мәсьәләсе үзәккә куеп анализлана.

Сәхнә... еракта өч катлы бина. Алгы планда, уңда - табиб өстәле, сулда - әлеге бинаның форточкалы тәрәзәсе. Үтә күренерлек пәрдә артында аналар... Кыскасы, хәзерге заманның гади бер күренеше. Әмма бу күренеш чал тарихның бер сәхифәсе, ди сыман автор. Менә тынлыктан салмак музыка һәм бишек җыры үсеп чыга.

Ак пәрдә күтәрелә, түрдә бизәкле ак ишек. Аның ике ягында, ниндидер куышлыкта (тарих тирәнлегендә) ике ана бала тирбәтә. Юк, куышлык түгел икән бу, берсе казакъ тирмәсе, икенчесе татар авыл өенең җылы мич яны. Әлеге җырны шушы ике ана җырлый икән.

Традицион милли киемнәр кигән бу ике ана - тирән фәлсәфи мәгънәгә ия символик образлар. Ике ана, әйтерсең лә, кешенең ике иңендәге ике фәрештә - һәр кешенең яхшы һәм яман гамәлен язып торучылар. Әйтерсең лә, бала алып кайтучы аналарны ак ишектән якты юлга озаталар, нәнигә ак бәхетләр теләп калалар. Мондый метафора бу символларны гаять киң гомумиләштерүле, интернациональ мәгънәле итә. Болар бөтен заманнарның, бөтен халыкларның аналары сүзен ишеттерүче тере һәйкәлләр!

Бу әсәрдә, халык традицияләре ноктасыннан караганда, уникенче баласын тапкан авыл хатыны Гөлфинә һәм беренче баласыннан баш тартучы унсигез яшьлек Дилемма образлары аерым игътибарга лаек.

Гөлфинә - авылның иң мөлаем, иң самими апайларыннан берсе. Уникенче баласын табуны гадәти хәл дип санаучы бу ана тормыш җайларын бик нечкәләп белә, хезмәтне бар нәрсәдән өстен куя, гаилә үзәге булып яши. Ул - халыкның гасырлар буе тупланган матур традицияләрен дәвам итүче, шул җирлектә ил анасы, җир хуҗасы булып яшәүче татар хатыны. Үзенең эчкерсезлеге, юморны куллануы, тормышны яратуы, балалары һәм гаиләсе өчен җанын да жәлләми торган хатын һәм ана булуы өчен аны тирә-юньдәгеләр ярата, хөрмәт итә. Ул үзе дә кешеләрне ярата. Кулыннан килсә, хатыннарның бөтенесенә дә - Дилеммага, Алтынчәчкә ярдәм итәр иде ул.

Шундый аналар җыелган җирдә тагын бер ана бар. Аңа 18 яшь, исеме - Дилемма. Әлеге хатыннарның сүзен (асылда әхлагын, халыкның күркәм гореф-гадәтләрен) ишетмәс өчен ул әле юрганы астында бөтерелә, әле китап укыган итә, әле каш каралтып вакыт уздыра, әле наушник киеп куя - имеш, музыка тыңлый, имеш боларның сүзе - «базар». Озакламый, бар игътибар аңа күчә. Моның сәбәбе бар: бу ана баласын имезми, газиз ана сөте турындагы изге төшенчәләрне белми, танымый. Ул гына да түгел, миңа бала кирәкми, алмыйм, ди. Иреннән килгән телеграмма өметне өзгән, ире дә Дилемма теләгәнчә булсын, дигән.

Тормышта моңа охшаш хәлләр бармы? Кызганыч, бар һәм күп. Менә ни өчен өзгәләнә олпат драматургыбыз.

Кайдан килгән мондый миһербансызлык, бәгырьсезлек? Драматург һәм театр әнә шул проблеманы нечкәләп анализлый. Нәтиҗәдә әлеге күренешләрнең сәбәпләреннән берсе итеп халыкның матур традицияләрен, заманнар сынавын үткән тәҗрибәсен, күркәм йолаларын, гадәтләрен санга сукмау күрсәтелә:

«В р а ч. Синең иманың бармы?

Д и л е м м а. Мин ул сүзне аңламыйм.

В р а ч. Бишек җырын беләсеңме?

Д и л е м м а. Безгә аны өйрәтмәделәр.»

Шунысы да җитди мәгънәле: бу баланы ике әбисе дә (ирләрен ир итмәүче хатыннар) алырга теләмиләр. Димәк, алар да халыкның матур традицияләрен, гореф-гадәтләрен санга сукмаучылар. Димәк, миһербансыз Дилемма үзе дә, аның студент ире дә бишек җырын белмәүчеләр, бәгырьсезләр «тәрбиясендә» буй үстергәннәр. Матур традицияләр өзелү генә әнә кая алып бара, ди сыман драматург.

Намус төшенчәсенә язучы битараф түгел. Бала таба алмаучы хатынның табибка алтын бизәнү әйберләрен тәкъдим итүен искә төшерик. Яшь хатынның «Бала кирәк миңа! Миңа бала кирәк», - дип өзгәләнүен ишетеп тетрәнәбез. Бер яктан караганда, яшь хатынның өзгәләнүе аңлашыла. Ләкин һәркем үзенең хаталары өчен түләргә мәҗбүр. Бу - тормыш кануны. Яшьлектәге җилбәзәклек абортка китергән, ә аборт - баласызлыкка... «Яшьлек хатам - төзәлмәслек ярам», - дигән шул борынгылар.

« Артка | Алга »