Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Интернет-форум узды
Сылу
2 мар 2009 - 16:13
Интернет-форум узды
Фикерләр
matur
3 Март, 2009 - 12:32
Permalink
Башкаларда гаеп эзләгәнче...
"Форумда катнашучылар рус телендә генә сорау бирергә тиеш, дигән таләп бармы министрлык тарафыннан? Конституция татар телендә сөйләшергә тыямы? Компьютер артында утырганда берәрсе аларга русча гына яз! дип башына сугып торганмы икән???" - дип язган Белем авторы. Сылу дөрес әйтә: анда татар телендә язылган сораулар бөтенләй кабул ителмәгән.
Димәк, татарча җибәрсәң дә, форумда бу сорауны "элмәячәкләр" дә. Татар телендә сорау җибәрү хокукын бозгач, вузга кергәндә БРИ нәтиҗәләрен куллану мөмкинлеге ничек калсын ди? Әйе, бөтенесе дә үзебездән тора. Форумда җавап бирүчеләр (татар булганнары) татар телендә булган сорауларны карамыйлар бит. Форумны ике телдә алып бара алмагач, без нәрсә турында сүз алып барабыз соң? Менә шундый "тамчылардан" "диңгез" җыела. Татар телен үзебез кулланмагач, бәлки үзебезне генә гаепләргә кала?
Раил Гатауллин
3 Март, 2009 - 11:40
Permalink
Татар теле киләчәгенә таләпләр
Вопрос задал(а): Кирилл Емельянов (2009-02-25 13:33:53)
Текст вопроса: Здравствуйте, я обучаюсь в 11 классе татарско-русской школы. Является ли обязательным в этом случае для сдачи татарский язык, с учетом того, что я занимаюсь в русской подгруппе? Если да, то в какой форме нужно сдавать экзамен (ЕРЭ или традиционная форма?)
Ответ: Государственная (итоговая) аттестация обучающихся, освоивших образовательные программы среднего (полного) общего образования по татарскому языку и литературе, проводится в форме единого республиканского экзамена по выбору выпускника.
С уважением, Салахова М.Г..
Әлеге сорауны татар телен сөеп бетермәгән, аннан курыккан укучы язган дип аңларга була (бәлки ялгышамдыр, бу минем генә фикер). Бу җавапны алгач ул шатлыгыннан нишләргә дә белмәгәндер. Татарстанда татар телен белү аермачык түгел ич ул. Кара, кызык икән... Нишләп алайса мин тик торганда татар телен укып йөрдем соң??? Нигә кирәк соң ул?
Мин мәктәптә укыганда мондый сорауларны кайбер укучылар химия, физика һ.б. авыр фәннәрдән бирәләр иде. Әмма тормышка аяк баскач аларның кирәген аңлыйсың, физика законнарының һәркемгә дә бертигез тәэсир иткәннәрен беләсең.
Ә татар теленә килгәндә... Мәктәп укып бетергәч татар теленең кирәге алай ук зур түгел икәнен төшенә кайберәүләр. Чөнки татар теленең кирәк булуын дәүләт тәэмин итми. Законнар татар телендә язылмый - рус телендә чыга (аннары гына аларны татар теленә тәрҗемә итәләр - нишлисең, законга буйсынырга кирәк - эх, бу законны - артык эш кенә ясата...). Дәүләт законнары физика законнары кебек түгел, гел-гел үтәлми. Аеруча татар теле һәм рус телләренең Татарстан Республикасында бертигез дәрәҗәдә булуына килгәндә...
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Freedom
3 Март, 2009 - 11:21
Permalink
"При желании выпускник может
"При желании выпускник может сдать ЕРЭ, но результаты ЕРЭ по данным предметам учреждениями среднего и высшего профессионального образования учитываться не будут."
Эйе, төзеп утырган ди берәү кулланмаган ЕРЭ ны. Укучының ЕРЭ бирэсем килә дип әйтсә дә, аны кем төзеп утырсын. Министрлык укытучы эшен түләрмикән соң?
Җавап бирүче бу җөмләсен кыстырып, ул ЕРЭ биремнәрен үзе төзиме соң дип әйтүе булган мы соң??? Андый күләмдә уздыралар икән форум, җавапларын да бераз уйлап бирсеннәр иде инде.
Көннән-көн әллә нинди әкәмәтләр уйлап чыгаралар инде.
Сылу
3 Март, 2009 - 11:58
Permalink
Кирәк түгел БРИ
Әйтмәдә, шул дәрәҗәдә кыйммәте төшерелгән БРИны кем бирсен. Булачак абитуриент теге яки бу уку йортына укырга керергә "ачкыч" булырдай имтиханнар тапшыра. Имтихан бирүнең әлеге формасын кертү сәбәпләренең берсе дә шул иде бит. Чыгарылыш сыйныф укучылары имтиханнарны ике тапкыр биреп утырмасын өчен. Бу очракта исә, укучы БРИны бирә икән, уку йортына кергәндә аңа янә БДИ тапшырырга кирәк булачак. Логика кая?
Раил Гатауллин
3 Март, 2009 - 11:06
Permalink
Эх!!! Татар телен татар халкы үзе бетерә
Күргәнегезчә, 200 гә якын сорау бирелгән - һәммәсе дә рус телендә. Нәрсә, безнең халык туган (татар) телен белмиме? Ярый инде, Скворцова Мария Ивановна, Золотова Надежда Васильевна һ.б. рус телендә сорау бирсеннәр, ди. Ә Сабитова Чулпан Раисовна, Асадуллина Йолдыз Раисовна, Мифтахова Альфия Зайнулловна, Ситдикова Гульнур Габдулловна һ.б. татар телендә сөйләшә алмыймы???
Муслюмовская СОШ №3 сорау биргән, ЕРЭның киләчәге өчен борчылган, ә үзләре сорауны рус телендә биргән:
Текст вопроса: Почему в этом учебном году отменен ЕРЭ по математике, химии и т.д.? Спасибо.
Ответ: В соответствии с п.4 ст. 15 Федерального закона от 09.02.2007 №17-ФЗ государственная (итоговая) аттестация обучающихся, освоивших образовательные программы среднего (полного) общего образования, проводится в форме единого государственного экзамена. При желании выпускник может сдать ЕРЭ, но результаты ЕРЭ по данным предметам учреждениями среднего и высшего профессионального образования учитываться не будут.
С уважением, Салахова М.Г.
Сез сорауны рус телендә биргәч ЕГЭ да сезгә рус телендә инде, иптәшләр. Нәрсә борчыласыз?! Беләсез бит, әнә!!!
Форумда катнашучылар рус телендә генә сорау бирергә тиеш, дигән таләп бармы министрлык тарафыннан? Конституция татар телендә сөйләшергә тыямы? Компьютер артында утырганда берәрсе аларга русча гына яз! дип башына сугып торганмы икән???
Туган телебездән файдаланмыйча, без үзебезнең телгә үзебез балта белән чабабыз. Татар теленең киләчәген татар халкы үзе билгели. Сөйләшәбез икән - ул исән калачак, сөйләшмибез һәм файдаланмыйбыз икән - ул үләчәк.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Сылу
3 Март, 2009 - 11:18
Permalink
Кечкенә генә төзәтмә!
Белгәнемчә, татар телендә язылган сораулар бөтенләй кабул ителмәгән. Димәк, борчыган сорауларны рус телендә бирергә мәҗбүр булганнар түгелме?
Кунак
1 Март, 2009 - 20:31
Permalink
Укытучы
Кызык инде..
Уза, уза дисез шул форумнарны, укытучыларга аның файдасы бармы икән соң?
Менә миңа берәрегез, бер генә булса да файдасын дәлилләп күрсәтә алсагыз икән... (((
Сылу
2 Март, 2009 - 16:46
Permalink
Билгеле, форумда өстән-өстән
Билгеле, форумда өстән-өстән генә җавап биргән сораулар да бар. Әйтик, милли мәктәпләрдә белем алучы укучыларның туган телдә сынау узу хокукы закон белән тыелган икән. Һәрхәлдә аңлатулар шуны дәлилли. Ләкин Интернет-форумда БДИны уздыру, оештыру мәсьәләләренә кагылган файдалы мәгълүмат та җитәрлек. Укучылар һәм укытучыларга аңлашылмаган, четерекле яклары күп аңлатылган. Бу очракта, Интернет-форумның сезгә дә файдасы булырга тиеш, БДИның нечкәлекләрен бүген әле беркем дә 100 процент белми.
Кунак
28 Февраль, 2009 - 07:34
Permalink
Шулай да бер сорауны татарча
Шулай да бер сорауны татарча кабул иткәннәр алар. Җавабы гына русча.
Freedom
27 Февраль, 2009 - 23:41
Permalink
Мин анда тәкъдимем белән
Мин анда тәкъдимем белән чыгып татар телендә язып караган идем, ләкин аны исемлеккә дә кертмәделәр. Күрәсең бу форум сорауларына җавап бирүчеләр арасында татар телен аңламаучылар да бар икән. Кызганыч.