Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» III Россиякүләм татар телендәге «Китапнамә»ләр бәйгесе башланды (+ нигезләмә!)
Раил Гатауллин
7 апр 2019 - 17:49
III Россиякүләм татар телендәге «Китапнамә»ләр бәйгесе башланды (+ нигезләмә!)
Статус: тәмам
Игълан
Фикерләр
Ильфар
14 Июнь, 2019 - 10:51
Permalink
Дипломнар буенча...
Хөрмәтле җиңүчеләр, катнашучыларыбыз! Кемдәдер отчётка, документациягә кертергә кирәк булуын исәпкә алып беренче чиратта Бәйгенең җиңүчеләре буенча барлык оештыручыларның раслау мөһерләре куелган рәсми хат әзерләдек. Ашыгыч булса аны куллана аласыз: III Китапнамәләр бәйгесе җиңүчеләре.
Ә җиңүчеләрдән кала катнашучыларның дипломнарын чираттан тыш җибәрербез (алар расланган рәсми нәтиҗәләр хатында күренмиләр). Инде эш башланды. Аралашып эшлик! Сезне һәм хезмәттәшләрегезне киләсе бәйгеләребездә дә көтеп калабыз.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 12:08
Permalink
Гран-При иясе
Гран-При: Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы. “Ак читек” (А.Әхмәтгалиева) китапнамәсе. Яр Чаллы шәһәре 12нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 10:11
Permalink
Гуманитар фәннәр юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Әсәдуллина Зөлфия Наиловна. “Болын патшасы”. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы “Теләче урта гомумбелем мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе.
2нче урын. Садриева Алия Габдулла кызы. “Бер йотым бәхет”. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының «Күәм урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
2нче урын. Җәләлетдинова Гөлфания Раиф кызы. “Чәчәкләр моңы”. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
2нче урын. Миңнебаева Айсылу Минҗан кызы. “Исемдә калганнар”. Казан шәһәре Идел буе районының "52 нче гимназия" гомуми белем муниципаль бюджете учреждениесе.
3нче урын. Габдрахманова Гүзәл Габделхай кызы. “Су анасы”. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы “Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе.
3нче урын. Шарапова Фәрсия Фәһим кызы. “Матурлык”. “Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче № 1 “Умырзая” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.
3нче урын. Хабибуллина Гөлзирә Фаиз кызы. “Ак кыялар турында ак хыял...”. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.
3нче урын. Сөләйманова Ландыш Фоат кызы. “Әбүгалисина”. Әлмәт шәһәре “4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
3 нче урын. Сабирҗанова Гөлфирә Гомәр кызы. “Абдулла Алиш иҗаты”. Казан шәһәре Киров районы " Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 134 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе.
3нче урын. Мәннапова Фидая Җәмил кызы. “...Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем...”. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы “Олы Мишә гомумбелем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе.
3нче урын. Шурыгина Минсәрия Әбүзәр кызы. “Ак чәчәкләр”. Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «Зөя гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 09:26
Permalink
Төгәл фәннәр юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Гыйльмиҗанов Рафиль Нуретдин улы. “Мавыктыргыч геометрия”. Татарстан Республикасы, Арча районы, Наласа урта мәктәбе.
2нче урын. Фатихова Фирая Хатип кызы. “Өлкәннәр һәм балалар өчен фәнни тәҗрибәләрнең зур китабы”. Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Салавыз - Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбе”.
2нче урын. Сәләхиева Миләүшә Радик кызы. “Кызыл китап серләре”. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
3нче урын. Мөбарәкова Роза Равил кызы. “Кызыклы математика”. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 09:16
Permalink
Сәнгать һәм тәрбия фәннәре юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Җамалиева Альбина Минзыя кызы. “Тукайның гүзәл бакчалары”. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 09:08
Permalink
Башлангыч сыйныфлар юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Галимова Рәзилә Ринат кызы. “Карурман кунаклары”. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем мәктәбе гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
2нче урын. Закирова Роза Ринат кызы. “Иң гадел дус”. Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе ” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
2нче урын. Мохтарова Гөлнур Тимирбай кызы. “Сертотмас үрдәк”. Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе.
3нче урын. Исмәгыйлова Гөлсөя Әхәт кызы. “Кило ярымлы җиләк”. Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Муниципаль бюджет гомуми белем учереждениесе “Ямаширмә урта гомуми белем мәктәбе”.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 08:39
Permalink
Өстәмә, мәктәпкәчә белем юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Шакирова Эльвира Илсур кызы. “Мактанчык Чыпчык белән тыйнак Сыерчык” Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 9 нчы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе.
2нче урын. Әхмәдуллинә Әнисә Әхкәмҗан кызы. “Гөлчәчәк”. Татарстан Республикасы Казан муниципаль балалар бакчасы №377.
2нче урын. Сабирҗанова Ләйсән Миннехан кызы. “Әкиятләр илендә”. Теләче муниципаль районы ММББУ-Теләче беренче номерлы балалар бакчасы.
3нче урын. Вахитова Миләүшә Әфка кызы. “Тукайдан – Сабыйларга”. “Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче 2 нче санлы балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
3нче урын. Мазнавиева Миләүшә Роберт кызы. “Куян кызы”. “Актаныш авылы гомуми үсеш бирүче № 1 “Умырзая” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы.
3нче урын. Хәбибрахманова Гөлназ Дамир кызы. “Габдулла Тукай иҗаты”. Казан шәһәре Киров районы " Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 134 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 08:04
Permalink
Китапханә юнәлеше җиңүчеләре
1нче урын. Шалафаева Гөлназ Хәмит кызы. “Тапшырылмаган хатлар”. МБУ «Түбән Кама шәһәре ҮКС» Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә.
2нче урын. Гайнанова Фәндия Зөфәк кызы. “Илбашы”. Татарстан Республикасы, Актаныш муниципаль районы “Актаныш авыл җирлегеара үзәк китапханә”.
2нче урын. Шәкүрова Рәмилә Рәис кызы. “Безнең өйнең яме”. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәренең үзәк китапханәсе.
2нче урын. Сибгатуллина Гөлшат Мөбәрәкҗан кызы. “Түз, йөрәк”. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы “Кызыл Тау урта гомум белем мәктәбе” китапханәсе.
3нче урын. Абдуллина Гөлфия Хәбибулла кызы. “Әйтелмәгән васыять”. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми белем муниципаль учреждениесе китапханәсе.
3нче урын. Фаттахова Рәмзия Габделбәр кызы. “Намус кушканча”. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Кушлавыч авыл китапханәсе.
3нче урын. Ногуманова Эльвина Магаймин кызы. “Шүрәле”. Пермь крае, Уин районы, Чәйкә авылы китапханәсе.
3нче урын. Хәертдинова Ләйсән Дамир кызы. Тылсымлы сәхифәләр. Яр Чаллы шәһәренең “Үзәкләтерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы 8-нче санлы балалар китапханәсе.
Барлык җиңүчеләр дә бәйгенең дипломы белән бүләкләнә. Призлы урыннардан тыш барлык конкурсантлар да бәйгенең катнашучы дипломы белән билгеләнә.
Ильфар
11 Июнь, 2019 - 07:56
Permalink
Бәйге нәтиҗәләре билгеле
Татар интернетын үстерү фонды, Татарстан китап нәшрияты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе берлегендә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 133 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелгән III Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 6 юнәлеш буенча 74 эш кабул ителде. Иң активлар алдагы еллардагыча гуманитар фәннәр юнәлешендә булды. Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Саратов, Пермь өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Эшләрне һәр жюри әгъзасы махсус 8 критерий буенча шәхсән бәяләде:
1. Эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
2. Эшнең шәхси яңалыгы һәм оригинальлеге;
3. Эшнең информативлыгы, тема ачылыш;
4. Эшнең техник башкарылышы;
5. Эшнең эстетик бизәлеше һәм дизайн;
6. Эшнең эмоциональ йогынтысы;
7. Эшнең тәрбияви юнәлештә сәнгатьчә эшләнеше;
8. Эшнең махсус күрсәткечләре булу (яшь, кулланылган материаллар);
9. Бәйгенең ютубта урнашкан ачык интернет базасындагы каналга язылган булу.
Иң беренче чиратта эшләрнең бәйге нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителә. Ахырдан һәр эшкә гомуми баллар җыелып җиңүчеләр ачыкланды. Нигезләмә буенча эшләрнең сыйфатына карап кайбер юнәлештәге 2-3 урыннар башка юнәлешләргә дә күчерелде.
Әлеге вакытта барлык җиңүчеләргә һәм әлеге исемлектә булмаган барлык катнашучыларыбызга дипломнарны раслату эше бара. Алар бәйгегә килгән заявкагыздагы почталарыгызга җибәреләчәк. Барлык катнашучыларга да иҗади эшләрендә уңышлар телибез, китапнамәләрегез бик сыйфатлы, тырышып эшләнгән, афәрин! Җиңүче эшләр ачык интернет базада да урын алачак. Исемлекне һәр юнәлешне аерым агымдагы биттә комментарийларда чыгарачакбыз...
Ильфар
2 Июнь, 2019 - 12:14
Permalink
Эшләрне бәяләү
Кадерле катнашучыларыбыз! Эшләрне бәяләү ахыргы өлешендә, Әлегә гуманитар фәннәр бүлеге генә каралып бетмәде (эшләр күп). Калган юнәлешләрдә җиңүчеләр инде ачыкланды. Бераз гына түземлек һәм барыгызны да бәйге нәтиҗәләре белән таныштырачакбыз...
Ильфар
25 Май, 2019 - 10:27
Permalink
Эшләр кабул итү тәмам.
Эшләр кабул итү тәмам. Конкурсантларга уңышлар телибез!..
Ильфар
22 Май, 2019 - 11:30
Permalink
Яндекс диск белән эш
Күп кеше Яндекс дисктан дөрес сылтама җибәрми. Ялгыш сылтамалар авторизация үткән килеш үзегездә күрсәтәдер, ә бездә күбесенчә бары тик үз дискыбызга күчерә. Моны истә тотып түбәндәге сылтама буенча ачылган битләрдән Яндекс дискка дөрес сылтама алырга өйрәнеп җибәрегезче: https://yandex.ru/search/?text=%D0%BF%D0%BE%D0%BB%D1%83%D1%87%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D0%B5%20%D1%81%D1%81%D1%8B%D0%BB%D0%BA%D0%B8%20%D0%BD%D0%B0%20%D0%B2%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%BE%20%D0%B2%20%D1%8F%D0%BD%D0%B4%D0%B5%D0%BA%D1%81%20%D0%B4%D0%B8%D1%81%D0%BA&lr=43&clid=2186620
Ильфар
21 Май, 2019 - 13:17
Permalink
Пермь крае да актив
Хөрмәтле коллегалар бүген Пермь краеннан да эш килеп иреште. Әле вакыт бар, катнашырга рәхим итегез!
Ильфар
21 Май, 2019 - 11:18
Permalink
Үзегез турында мәгълүмат
Хөрмәтле катнашучыларыбыз. Заявка тутырганда үзегезнең тулы исем, фамилия, отчествогызны төгәл татар хәрефләре белән язсагыз яхшырак булыр иде. Шулай ук мәктәп исемен күрсәткәндә гади генә итеп шул авыл яки шәһәр мәктәбе дип кенә түгел, ә edu.tatar проектындагыча тулы исемен язсагыз дипломнарга күчермәләргә уңайлырак. Мисал өчен: Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының «Биләр гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Әлбәттә заявка үрнәгендә күрсәтелгән башка мәгълүмат та дипломнарда чагылачак. Шуңа күрә төгәл тутыруыгызны сорыйбыз, без заявкадан копияләп алабыз барысын да.
Һәм алдагы елларда катнашкан буенча алдагы ел бәйгесе почтасына эш юлланган очраклар бар. Нигезләмәдә (түбәндәрәк мөһерләр белән расланган төп нөхсәсен таба аласыз) күрсәтелгән адрес буенча юллагыз: vidkonkan@yandex.ru
Ильфар
18 Май, 2019 - 12:14
Permalink
Сорау-җавап
Бәйге буенча мондый сорау килеп иреште. Алдагы еллар эшләре урнаштырылган ютубтагы VidKonKan (ВИДео КОНкурслар КАНалы) каналыбызда поделка ясау видеолары да бар, быелгы эшләрне китапка эшлиседер бит дигән... Әлбәттә китапка, каналда өченче ел оештырылган Тукай иҗаты буенча поделкалар бәйгесе эшләре дә бар, алар белән бутала күрмәгез. Игътибар итсәгез һәр видео астында нәкъ менә кайсы бәйгегә килгән эш икәне язылган текст бар.
Ильфар
16 Май, 2019 - 18:53
Permalink
Яңа эшләр килә
Мөслим, Яшел Үзәннән дә бик матур эшләр килде...
Ильфар
14 Май, 2019 - 09:31
Permalink
Иң өлгерләр
Әлегә Актаныш, Бөгелмә, Чаллы, Казан, Кукмара иң өлгерләр рәтендә. Башкалар да рәхим итегез, танышларыгызга, хезмәттәшләрегезгә дәшегез!..
Ильфар
14 Май, 2019 - 07:52
Permalink
Бәйгегә эшләр килә
Май яллары, Җиңү бәйрәмнәре белән бераз эшләр килү кимеп торган кебек булган иде. Кабаттан яңа эшләр килүе сөенечле. Әле вакыт бар, шулай да эшләрегезне алданрак тәкъдим итсәгез жюри комиссиясе карап бәяли тора. Әлегә кайбер эшләрне төзәтүгә борабыз, кайберләрен карадык... Катнашучыларга әйтәсе килгән сүз: эшләрне тәкъдим иткәндә бер почтадан гына салыгыз, берничә эшне бер автор булса да төрле почталардан тәкъдим иткән очраклар булды. Барыгызга да уңышлар!..
Ильфар
19 Апрель, 2019 - 10:41
Permalink
Беренче эш килде!
Бәйгегә беренче эш кабул итеп алынды. Ул Тукай районыннан. Нигезләмәнең барлык таләпләренә туры китереп башкарылган һәм бәйгегә тәкъдим ителде...
Ильфар
12 Апрель, 2019 - 11:49
Permalink
Бәйгегә тәкъдим ителәсе эшләр
Елдагыча иң популяр сорауларның берсе белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйгегә эшләр Тукай иҗаты буенча гына булырга тиешме дип. Җавап: юк. Бәйге татар әдәбиятына, татар телендә укуга багышланган булганлыктан бөек Тукаебызның туган көне айлыгында башланып кына китә. Эшләр нигезләмәдә язылган 6 номинация буенча кабул ителә. Төп таләп башка телле китапны тәкъдим итсәгез дә кадр арты тавышы, яки аңлатма титрлар татар телендә булырга тиеш. Алдагы елларның эшләрен нигезләмәдәге сылтама буенча ачык интернет каналыбыздан карый аласыз. Бары тик ютуб каналы мәктәпләрнең "кысылган" интернетында блоклана. Мобиль яки өй интернеты аркылы бар да эшли...
Ильфар
8 Апрель, 2019 - 19:08
Permalink
Расланган нөсхә...
Нигезләмәнең бәйгенең учредительләре һәм оештыручылары мөһерләре белән раслаган күчермәләп алу өчен нөсхәсе монда.
Ильфар
7 Апрель, 2019 - 20:21
Permalink
Бәйгенең аралашу өчен рәсми интернет битләре
Бәйгенең ике тигез хокуклы рәсми интернет бите эшли. Җәһәт һәм төгәл аралашу өчен барлык сораулар, фикерләр бары тик шушы битләрдә генә кабул ителә!
- belem.ru сайтының агымдагы бите;
- Кушлавыч мәктәбенең twitter челтәрендәге рәсми бите (мәктәпләрдә блокланмый).
Агымдагы бәйгегә алдагы елларда алынган тәҗрибә буенча барлык кимчелекләр, хаталар исәпкә алынды... Хәерле сәгатьтә!..
Бәйгенең учредительләре һәм оештыручылары: