Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Хөрмәтле кулланучыларыбыз!
Татарстан Язучылар берлеге белән Татнетны үстерү фондының уртак проекты булган "Әдәби җәүһәрләр" россиякүләм татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе ныгыганнан-ныгый бара. Кичә, 28 февраль көнне, Ибраһим Газига багышлап үткәрелгән онлайн викторинада инде йөздән артык татар әдәбиятын сөюче катнашты (бары тик өч кулланучыбыз гына викторинаны 40 баллдан түбән нәтиҗә белән узды). Һәм бүген әлеге викторинага нәтиҗәләр ясар вакыт җитте.
Без ай саен викторинаны камилләштерә барырга тырышабыз, нәтиҗәләрнең гадел булуы өчен көрәшәбез. Бары тик иң яхшылар, иң белемлеләр викториналарыбызда җиңүче булсын, дип тырышабыз. Моннан алдагы викторинада без кулланучыларны идентификацияләү системасын керткән идек. Нинди генә логин белән керсәләр дә, без хәзер кайсы кулланучының кем икәнен төгәл ачыклый алабыз. Бу викторинада төрле логиннар белән теркәлеп, бер викторинаны кат-кат үтеп, югарырак баллар алган кешеләрнең исемнәрен дә фаш итәргә дә исәпләп торган идек.
Әмма шундый матур, файдалы, татар әдәбияты үсеше өчен мөһим булган бәйгедән ничектер икенче ЕГЭ ясыйсы (камералар кую, тикшереп кертү һәм башка шундый кешене кимсетү ысулларын кулланасы) килмәде. Һәм ... Викторинаның гадел булуы өчен ... Без үзебез сезне алдарга булдык. Бер сорауга җавапта махсус хата җибәрдек.
Әйе, чыннан да "Ибраһим Газины 1927 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алалар". Бу турыда Википедиядән дә, башка күп кенә чыганаклардан да укып белеп була.
Әлеге "хата"ны исәпкә алып, безнең өч җиңүчебез булды. Безнең "уловка"га тотылмыйча, алар 100% дөрес җавап бирделәр.
Шулай итеп, беренче урынны 3 минут 45 секундта 100% дөрес җавап биргән Садриева Энҗе Равил кызы (Әтнә районы Күәм авылы) яулады! Интернет челтәрендә эзләнә торып Энҗенең 2014 елда "Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конкурсы"ның җиңүчесе исемен яулаганын да ачыкладык. Димәк, бу - лаеклы җиңү! Һәм бәйгедә җиңгән иң беренче мәктәп укучысы да - Энҗе! Бәйгенең финалында укытучылар белән беррәттән галимнәр һәм язучылар каршында Энҗе дә гран-при - бәйгенең абсолют җиңүчесе исеме өчен көрәшәчәк! Аңа укуында уңышлар телибез һәм аны бәйгенең финалында көтеп калабыз!
Икенче урынны Казан шәһәре Вахитов районының «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 80 нче татар-рус урта гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Рәзилә Мөхтәр кызы яулады! Сорауларның барысына да 100% дөрес җавап бирү өчен ул нибары 4 минут 3 секунд вакыт сарыф итте.
Өченче урынны татар әдәбиятын 200% белүче, беренче бәйгебезнең финалисты Әлфия ханым Мостафина яулады. Ул инде хәзер Казанга күченгән һәм башка мәктәптә белем бирә дип беләбез, шуңа күрә хәзерге вакытта аның төгәл кайсы мәктәптә укытуын хәбәр итә алмыйбыз. Әлфия ханымның үз профиленә кереп үзе турында мәгълүматны яңартуын көтеп калабыз. Әлфия ханым викторинаны 6 минут 36 секундта үтте.
Викторинабызда катнашкан барлык татар әдәбиятын сөючеләрне дә чын күңелдән уңышлы катнашулары белән котлыйбыз. Татар әдәбиятын яхшы белегез, гадел булыгыз һәм туган телебезнең үсеше өчен һәрдаим өлеш кертергә тырышыгыз!
Быелгы бәйгенең март ае шәхесе кем булуын якын көннәрдә хәбәр итәчәкбез. Хәбәрдар булып торыгыз!
Ихтирам белән, Белем.ру порталы җитәкчесе Раил Гатауллин
PS. 1.Сертификатларны һәм дипломнарны http://belem.ru/payment адресы буенча күчеп соратырга мөмкин. Диплом һәм сертификатларга мәгълүмат сезнең профильдән алып урнаштырыла. Мәгълүматларыгызның татар телендә хатасыз һәм тулы булуын сорыйбыз.
2. Порталда теркәлгән вакытта берничә кеше хаталы электрон почта адреслары белән теркәлделәр. Әгәр безнең белән элемтәгә керә алмыйсыз икән, димәк Сезнең профилегездә e-mail хаталы язылган! Зинһар, профильләрегездә барлык мәгълүмат та дөрес тутырылган булуына инаныгыз!
Фикерләр
Раил Гатауллин
3 Март, 2017 - 13:41
Permalink
Сертификатлар тапшыру вакытлыча ябык!
Хөрмәтле кулланучылар!
Татфондбанк һәм Интехбанк банкларының лицензияләре алыну сәбәпле, сайт аша түләүле сертификатлар сорату вакытлыча туктатыла.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин