Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Мәктәп укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәсе дәүләт йомгаклау аттестациясе нигезендә билгеләнәчәк
root
12 гыйн 2013 - 20:13
Мәктәп укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәсе дәүләт йомгаклау аттестациясе нигезендә билгеләнәчәк
Фикерләр
Кунак
20 гыйнвар, 2013 - 20:43
Permalink
татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе
Әгәр дә татар теленең кулланылыш дәрәҗәсе рус теле белән бер чамадарак булса, без, һичшиксез, имтиханнарга сөенә-сөенә әзерләнер идек.Татар мәктәпләрендә, татар классларында фамилияләре татар булып, татарча начар аңлаучылар утырганда, өйдәгеләр белән русча гына аралашканда, укучыларыбыз ничегрәк изложение, сочинение язар икән соң? Сөйләмнәрен үстерү өчен үткәрелә торган әдәбият дәресләре дә атнага бер генә тапкыр бит.Бөтен фәннәр русча укытылганда, нинди тел шомарту, сөйләм үстерү ди ул? Критерийлар буенча укучының стилистик, грамматик хаталары аның эшләгән эшен юк дәрәҗәсенә куя.
Кунак
25 гыйнвар, 2013 - 20:04
Permalink
Татар теленең куллану
Татар теленең куллану дәрәҗәсе рус теле белән бертигез булмаса да, алар да дәүләт теле буларак татар телен өйрәнәләр бит. Имтихан биремнәре ул хәтле үк куркып качарлык түгел. Укучыларга өйрәнер өчен Чаллыдан китаплар кайтарттык. Дәреслекләр төрле булса да, стандартлар бер үк, программалар да бер -берсеннән аз аерыла. Биремнәр барлык дәреслекләрдә охшаш. Паникага бирелмәгез, укучылар тырышсыннар, алар моны эшли ала. Рус группалары өчен сочинение түгел, хат язу каралаган.
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 20:10
Permalink
Борчылуларга юллар юк
Әйе, бу яңалыкны күптән көткән идек. Тарар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә ахры! Әзерләнергә, балаларны уңышлы дәрәҗәдә имтихан бирдертергә теләге булган укытучы сәбәп итеп әсбапны алга сөрми ул. Шәһәрләрдә электрон китапханәләр эшли, әсбапларны аннан табарга була. Кинәт булган хәл әлбәттә татар телчеләрен бераз пошаманга калдыргандыр, борчылмагыз бар да уң булыр! Әле беренче тапкыр буларак баллар системасын көйләрләр...Укучыларга уңышлар теләп калабыз!
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 19:35
Permalink
Казанда кулланмалар бардыр
Казанда кулланмалар бардыр да, э райондагыларга нишлэргэ?
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 18:50
Permalink
Сатуда Ә.Ш.Юсупова,
Сатуда Ә.Ш.Юсупова, Г.Р.Мөгътәсимова, Г.Ә.Нәбиуллина, Р.Р.Шәмсетдиновалар авторлыгында "Гыйлем" нәшриятында 2012 нче елда нәшер ителгән кулланмалар бар.
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 18:40
Permalink
дәүләт йомгаклау аттестациясе
ярдәмлекләр аз булса да бар бит, без инде ел башыннан бирле Харисовлар авторлыгындагы китаплар буенча әзерләнәбез, рус мәктәпләре өчен Галләмова һб ярдәмлеге бар
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 18:24
Permalink
Имтиханга әзер
әфәрин! Без дә үзебезне кирәкле итеп тоярбыз!
Кунак
13 гыйнвар, 2013 - 08:34
Permalink
Китаплар кая?
Бу хәбәр аптырашта калдырды. Ә нинди китап буенча әзерләнәбез соң? Башта бит аның ярдәмлекләре чыгарга тиештер инде? Рус телле укучылар да бирә микән? Менә анысы тагы да авыррак булыр төсле.
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 22:36
Permalink
Нигэ уку елы уртасында!?
Нигэ уку елы уртасында!?
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 22:12
Permalink
Шунысы бар, имтихан бирү
Шунысы бар, имтихан бирү удмурт, мари, чуваш балалары өчен авыррак булачак, чөнки алар үз ана телләрен дә өйрәнү сәбәпле, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен атнага 1 әр сәгать күләмендә генә өйрәнә.
Барлык укучыларга уңышлар теләп калам.
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 22:08
Permalink
Ниһаять көтелгән сәгатьләр дә
Ниһаять көтелгән сәгатьләр дә килеп җитте. Бу көннәрне дә күрәсебез бар икән! Күме кырын карашларны тоеп яшәргә була. Ни генә булса да, сезнең фәннән әле имтихан җиңел, традицион формада гына, сезгә укытуы җайлы дип җанга тияләр иде. Берсүзсез бу боерые безнең болай да күп эшебезне бермәбер арттырса да, мин бу күренешкә бик тә шат. Ник дигәндә, үзебезне рус телчеләре, математика укытучылары белән бертигез итеп күрергә мөмкинлегебез була. Моңа сөенми мөмкин түгел. Дөрес язгансыз, күпме икенче сортлы булып яшәргә була. Без беренче генә түгел, югары сортлыга әйләнербез әле, мин моңа ышанам.АФӘРИН дип кенә әйтәсе килә.
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 21:55
Permalink
Минем уйлавымча татар
Минем уйлавымча татар теленнэн имтихан керту бик тэ куркэм эш! Хэм мин монын очен бик шат! Беренчедэн бу укучыларнын узлэренэ тэлаплэрен арттыра, татр теленен дэ кирэкле фэн булуын анларга ярдэм итэ! икенчедэн бу укытучыларыбызнын эш нэтижэсен курсэтэ!укучы алган билге ул бит укытучы билгесе дигэн суз!!! Безнен хокумэт башында акыллы кешелэр утыра, бигрэк тэ презедентыбызга рэхмэт телебезнен дэрэжэсен кутэру очен зур кеч куя!!!!!!Алга таба да шулай булсын иде!!!телебез яшэсен, халкыбыз уз дэрэжэсен белсен иде!
Раил Гатауллин
12 гыйнвар, 2013 - 21:39
Permalink
Сезнең фикер?
Яңалыкны урнаштыруга 1-2 сәгать чамасы гына вакыт узуга карамастан, әлеге темага бик күп каршылыклы фикерләр килә башлады.
Бер яктан караганда, чынлап та, әлеге имтихан кирәк. Кайчандыр үзем дә татар теленнән мәҗбүри имтихан бирдем, безнең заманда моның бер авырлыгы да булмады. Әмма...
Әмма хәзерге татар теле дәрәҗәсен исәпкә алып, бу бүгенге көн мәктәп укучылары өчен ни дәрәҗәдә авыр булачак? Ата-аналарның ризасызлыгын тудырмасмы? Үзләренең балаларын рус мәктәпләренә укырга күчермәсләрме? Психологик яктан бу ничек булыр?
Бу темага кайбер татар теле укытучыларының үзләренең фикерләрен белештем.
Аларның кайберләре: "Балалар өчен авыррак инде. Имтиханнар саны күп бит" - диделәр.
"Шулай була калса да, эшебез артса да, мин бик шат, чөнки, ниһаять, икенче сортлы фән булудан туктыйбыз, дигән сүз бит бу." - дип белдерде кайберәүләр.
Чынлап та, бу мәсьәләнең уку елы башыннан ук хәл ителмәве балаларга психологик яктан авыр булачак. Әмма бу имтихан булуга шатланучылар белән бергә шатлык хисе кичерүемне дә яшермим.
Портал кулланучыларының моңа карата фикерләре нинди икән. Әйдәгез, фикер алышыйк!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
12 гыйнвар, 2013 - 22:03
Permalink
Яхшы яңалык
Министрлыкның бу боерыгы белән танышып чыккач, бик сөендем. Ниһаять, татар телен тиешле дәрәҗәгә күтәрүдә бер адым итеп кабул иттем. Без бу яңалыкны күптән көтә идек инде. Республикабызда яшәүче һәр милләт кешесе татар телен өйрәнергә, белергә тиеш дип уйлыйм.
Имтиханга әзерләнергә, белемнәрне ныгытырга, кабатларга әле вакыт бар.