Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Барлык яңалыклар
» Укытучыма әйтер сүзем (акция)
Раил Гатауллин
1 сен 2010 - 13:49
Укытучыма әйтер сүзем (акция)
Фикерләр
0310
1 Октябрь, 2023 - 09:13
Permalink
Сезгә әйтер сүзем бар.
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... Иңнәренә сарылы – яшелле шәл – яулыкларын салган агач – куаклар, кызгылт алкаларын таккан миләш – баланнар, сары нурларын бар җиһанга сузган җылы кояш озата барды мине ул көнне мәктәпкә. Иңнәремә үзем кадәр сумка аскан, кулыма чәчәк бәйләме тоткан, түземсезлек белән көтеп алган 1 нче сентябрь иртәсе иде.
Нәни генә кулларымдагы чәчәк бәйләмен сузу белән, үзенең ягымлы карашын миңа һәм сыйныфташларыма төбәгән, үз итеп, яратып каршы алган, кулларыбыздан җитәкләп, тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кертүче УЛ иде. Ничәмә дистә еллар узса да, бүгенгесе көнгә кадәр хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә алам мин аны. Беренче укытучымны.
Язмам герое, өч дистә елдан артык гомерен укучыларына багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы мөгаллим - Авзалова Зоя Әхмәтсалих кызы.
Табигатьнең искиткеч гүзәл бер почмагында урнашкан Җиде Утрау авылларының берсендә, Яңа Симестрау (Чиялек) авылында, 1949 нчы елның 19 июнендә гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз сала ул. Гаиләләрендә алар әти – әнисенә алтау булалар. Башлангыч белемне үз авылларында ала.
5 – 8 нчы сыйныфларны Иске Симестрау (Өшәр) авылында, 9,10 нчы сыйныфларны Актаныш урта мәктәбендә укый. Урта мәктәпне 1966 елда тәмамлап, шул ук елны укытучылык хезмәтен үз туган авылында башлангыч мәктәптә башлый. 1967 нче елда Риф Сираҗетдин улы белән тормыш коралар. 1978 нче елда гаилә Татар Ямалы авылына күченә. Чөнки Җиде Утрау авыллары су басу зонасына кертелгән авыллар исемлегендә була. Татар Ямалы авылына күчү белән үз эшен дәвам итә Зоя Әхмәтсалих кызы.
1979 нчы елны Яр Чаллы педагогия институтының башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләүче факультетка читтән торып укырга керә . Уку йотрын 1984 нче елда тәмамлый.
Укытучымның кулларында никадәр шәхес язмышы. Дистә еллар укыту дәверендә һәрбер укучысының шатлык – борчуларын бүлешеп яшәүче, олы тормыш юлына аяк басканда акыллы киңәшләрен бирүче, икенче әнисе, дусты, ярдәмчесе булган ул.
Сыйныф бүлмәсенә үзенә бик тә килешле костюмын кигән, кулларына бер кочак дәфтәрләр күтәргән укытучым килеп керә иде. Без, ничәмә – ничә күз, аңа төбәлә идек. Һәм безнең күзләр, укытучым дәресләренә кунак итеп алып килгән Белмәмештә. Укый да, яза да белмәүче укучыларын белем серләренә төшендерү өчен күпме көч, түземлек кирәк булгандыр. Ә укытучымның зур осталык белән, кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, күңел җылысын биреп үткәргән дәресләре сизелми дә үтеп китә иделәр. Мәктәп тормышы белән кайнап яшәгәндә, без укучыларына күренмәгән шатлык – борчулары да булмый калмагандыр укытучымның. Ә ул барысын да сабыр гына үткәреп җибәрә алган. Без укучыларына бервакытта да ару чаткыларын күрсәтмәгән укытучым.
Риф абый белән Зоя апа алты кызга тормыш бүләк иткән затлар. Кызлары Зәлия, Флюра,Әлфидә, Гөлфидә, Лилия, Фәйрүзә. Шушы алты кызларының өчесе әниләре юлыннан китәләр. Флюра, Лилия, Фәйрүзә – өчесе дә Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлаган укытучылар, әниләренең дәвамчылары.
Тормыш гел шатлыклардан гына тормый. 49 ел бергә гомер иткән тормыш иптәше, Риф абыйны югалту ачысы да читләтеп үтми Зоя апаны. Тигез гомер иткәндә, 26 ел алар белән бергә яшәгән кайнанасын тәрбияләп соңгы юлга озата алар. Соңыннан кайнанасының сеңлесен тәрбиялиләр.
1999 нчы елны Татар Ямалы урта мәктәбеннән лаеклы ялга чыга Зоя Әхмәтсалих кызы. Бүгенгесе көнне аның янәшәсендә алты кыз – кияүләре, ун оныгы, 3 оныкчыгы. Алар аның куанычлары, шатлыгы.
Вакыт арбасы үз агымы белән бара да бара. Ничәмә дистә еллар үткән. Минем мәктәп бусагасын атлап чыгуыма да 27 ел. Ә шулай да минем кебек ул чактагы нәниләрнең күңеленә матурлык өстәүче, тәрбияләүче, белем орлыкларын иңдерүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы тәүге укытучымны мин бүгенгесе көнне дә җылы хисләр белән искә алам. Сыйныф булмәсендәге авыш парталар, сыйныфташларымның шат авазы, укытучымның ягымлы карашы.... Болар барысы да мине бүгенгесе көнне дә озата баралар сыман.
Мәктәбемә киләм. Юл буйлап саргылт – кызыл яфраклар сибелгән. Табигатьнең нәкъ мин ярата торган мәле. Тирә – ягымны күзәтә – күзәтә мәктәп ишегенә юнәләм. Эчтә шау – шу, укучылар тавышы. Мәктәп тормышы кайный. Мәктәп тормышы белән мин дә кайныйм. Көндәлек тормыш сукмагы мине дә шул чоңгылга ияртә... Әйе, мин укытучы. Әле беренче сыйныфта укыганда ук “Үскәч кем буласын?” – дигән сорауга да, уйлап та тормыйча, укытучы дигәнмен. Иптәшләрем белән бергәләп “укытучылы” уйнаганмын. Минем бу һөнәрне сайлавымда, әлбәттә, беренче укытучым, Зоя Әхмәтсалих кызының өлеше зурдан. Мин дә бит аның кебек башлангыч сыйныфлар мөгаллиме.
Кулымда акбур,
Хыяллар еракта.
Канатланып оча,
Күңелем еракка.
Нәни генә куллар,
Сыза, яза, боза.
Киләчәккә
Матур юллар суза.
Әйе, киләчәккә матур юллар суза. Ә минем киләчәгем ерактагы балачакта ук сузылган.
Зур ихтирамга, олы хөрмәткә лаек укытучым! Язмам аша Сезгә чиксез рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Сез чын мөгаллим! Көзнең күркәм бәйрәме Укытучылар көне белән тәбрик итәм Сезне. Якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле мизгелләр кичереп яшәргә насыйп булсен Сезгә.
Сезнең укучыгыз, Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, Варина Тәзкирә Рифкать кызы.
НурияГибашова2001
5 Октябрь, 2016 - 08:49
Permalink
Бәйрәмең белән, укытучым!
Укытучы! Ә кем сон ул? Укытучы - сабыйны кулыннан тотып белем дөньясына алып керүче , барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше ул. Киләчәктә нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә , уңышларыбызның башында укытучыбыз тора.
Укытучы хезмәте - авыр да, жаваплы да,шул ук вакытта кызыклы да.Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган , шушы мактаулы эшкә бар күнелен,йөрәк җылысын салган ,тынгысыз,көчле рухлы кеше генә мөгаллим була ала.Әлеге һөнәр , беренче чиратта, сабырлык,түземлек,сорый.Икенчедән , балаларга карата олы мәхәббәт таләп итә.Чыннан да, балаларны чын күңелдән яраткан, аларга ярдәм итәргә алынган нык ихтыярлы кеше генә укытучы булып эшли ала.
Безнең Питрәч районы Шәле гомуми урта белем бирү мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп.Мәктәбемдә укытучыларның һәммәсе дә минем өчен бик якын.Әмма иң якыны - татар теле һәм әдәбият укытучы Тәнзилә апа Җамалиева.
Тәнзилә апа - йомшак күнелле, сабыр,тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы .Ул үзенең йомшак мөгамәләсе аркасында балаларның күнелен яулап ала да .Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне дә тигез күрә. Аның янына кайчан гына киңәш сорап килмә , ул һәрчак сина ярдәм , үзенең яхшы киңәшлэрен бирә.Тәнзилә Сәлим кызы уздырган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы да , файдалы да.Ул үз укучыларын татар теле, милләте белән горурланырга өйрәтә, татар халкына карата хөрмәт хисләре тәрбияли.
Хөрмәтле Тәнзилә апа.Мин Сезне чын күңелемнән Укытучылар көне белән тәбрик итәм.Сез иң яхшы мөгаллим! Безнең өчен тырышуыгызга зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.Сезгә бәхетле, озын гомер, күтәренке кәеф , эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм өметле киләчәк телим.Киләчәктә бары белемле, акыллы , сәләтле укучылар гына укытсагыз иде дигән теләктә калам. Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле, булып калыгыз.Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыңның кадер- хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде.Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Питрәч районы Сафин Ф.Ә. исемендәге Шәле гомуми урта белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Гибашова Нурия
Багаветдинова Камиля
2 Октябрь, 2015 - 20:30
Permalink
Укытучыларыма әйтер сүзем бар...
Укытучыларыма әйтер сүзем бар...
Яңа уку елын Мин, Багаветдинова Камилә, “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия – интернат”тның 5 нче сыйныфында башлап җибәрдем. Бирегә мин Югары Яхшый төп гомуми белем бирү мәктәбеннән килдем. Сыйныф җитәкчем Ландыш Филүс кызы Әһлетдинова безне уку йортындагы кагыйдәләр белән таныштырды. Гимназия миңа зур мөмкинлекләргә ишек ачты. Дәресләргә бик теләп йөрим. Чөнки, мине чын мәгънәсендә, белем остазлары каршы ала. Һәр дәрес үзенчәлекле, күңелле эш алымнары белән үрелеп бара.
Тиздән “Укытучылар көне!”.
Укытучым... Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә олы исемең алдында баш ия. Теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салына.
Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрне читкә куеп, башкалар өчен яшисез.
Авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкарасыз. Нарасый күңеленә сез чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.
Хөрмәтле, укытучыларым!!! Әйтер сүзләремне яраткан язучым Фәнис Яруллин шигыре белән әйтеп бирәсем килә:
Без юлларга чыктык кына,
Күңелдә якты теләк.
Иң дөрес, иң туры юлны
Сайлашырга сез кирәк.
Алда көрәшләр дә булыр,
Югалып калсак кинәт –
Егылганда тотынырга,
Көч бирергә сез кирәк.
Сүнгән чакта өметебез,
Калмаган чакта терәк.
Күз яшьләрен сөртә-сөртә,
Юатырга сез кирәк.
Боекмас өчен күңелләр,
Кимсенмәс өчен йөрәк –
Сез кирәк, укытучылар,
Безгә һәрчак сез кирәк! (Ф. Яруллин)
Изге теләкләрем “Сәләтле балалар өчен гимназия – интернат”ында укыткан укытучыларыма барып ирешеп, йөзләренә елмаю иңдерсә, мин бик бәхетле булыр идем. Изге юлыгыздан барганда һәрвакыт шат, мөлаем, сәламәт, тормыштан канәгать булып атлагыз. Бәйрәм белән СЕЗНЕ!
Укучыгыз Камилә Багаветдинова, 5 “А” классы.
Камилә Бадихова
2 Октябрь, 2014 - 14:55
Permalink
Укытучыма әйтер сүзем
Укытучы сүзен һич икеләнми,
Ана исеме белән тиңлим мин...
Укытучы, һәркем бу сүзне тирән ихтирамын белдереп әйтә. һәр кеше үзен укырга һәм язарга өйрәткән газиз укытучысына мең рәхмәтле.
Безнең мәктәптә зур хөрмәткә лаеклы укытучылар бик күп. Без сыйныф җитәкчебез — Марина Алексеевнаны, татар теле укытучыбыз - Лилия Фәргатовнаны бик яратабыз. Алар үз эшләренә ихлас бирелгән белгечләр, һәр дәрескә ныклап әзерләнәләр, бездә белемгә омтылыш, туры сүзлелек, гаделлек тәрбиялиләр.
Туган телебезнең нечкәлеген аңларга, дөрес сөйләшергә өйрәтүдә Лилия Фәргатовна аеруча зур тырышлык куя. Аның дәресләре кызыклы, мавыктыргыч булып, сизелмичә дә узып китә. Ул зур осталык белән татар шагыйрьләренең шигырьләрен укый, безнең күңелләребезгә үк җиткерә белә, безне хисләнергә, уйланырга мәҗбүр итә. Лилия Фәргатовна безнең өчен укытучы гына түгел, чын дус, якын кеше дә. Без һәрвакыт аның белән уй-фикерләребезне уртаклашабыз, аңа киңәшләр сорап киләбез. Ә ул вакытын кызганмыйча гел безнең янда булырга тырыша.
Укытучы булу җиңел түгелдер. Моның өчен күп белергә, балаларны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәк.
Мин якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан кадерле укытучыларыма саулык - сәламәтлек, эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар һәм тырыш укучылар телим.
Ихтирам белән Бадихова Камилә
Казан шәһәре Совет районы 159нчы лицейның 7В сыйныфы укучысы.
Кунак
4 Октябрь, 2013 - 21:56
Permalink
Туган авылым мәктәбенең
Туган авылым мәктәбенең тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган укытучылар коллективы! Хөрмәтле Укытучыларым!!! Мин Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм. Сезгә шушы авыр, әмма мактаулы эшегездә сәламәтлек, тынычлык, сабырлык, гаилә бәхете телим! Эшегездә иҗат һәм һөнәри уңышлар һәрвакыт юлдаш булсын... Һәрвакыт шулай олы йөрәкле, кешелекле булып калыгыз. Мин сезнең белән горурланам һәм Сезнең каршыгызда баш иям. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, укучыгыз Кривова Зоя. Тагын бер кат бәйрәм белән, хөрмәтле Укытучыларым!
Укытучы!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта батыр да син, сабыр да син,
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә...
Кунак
4 Октябрь, 2013 - 00:31
Permalink
Тәбрикләү
Каргалы урта мәктәбендә озак еллар химия-биология фәннәре укыткан укытучым Мингалеева Фәүзия Каюмовнаны "Шатланып яшик" исемле китабы чыгуы белән ихлас котлыйм. Саулык-сәләмәтлек, озын гомер, тигезлектә яшәвен телим. Яңа иҗат уңышлары насыйп булсын! Минзифа Әхмәтшина
root
31 Август, 2012 - 15:32
Permalink
Белем көне белән!
Белем көне
Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.
Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.
Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаганнар - кирәксезләр,
Белем булмаганга - бер эш юк.
Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!
Белем көне - безнең уртак бәйрәм
Ә мәктәпләр - уртак йортыбыз.
Белем биргән мәктәп истә калыр,
Белем бирмәгәне онытылыр...
Белем.ру порталы укытучыларын котлап, ихтирам белән, проектның җитәкчесе Раил Гатауллин
root
31 Август, 2012 - 15:23
Permalink
Белем көне белән котлаулар
Порталыбыз укучылары игътибарына шундый бүлек барлыгын искә төшереп үтәбез: http://belem.ru/ukituchima. Белем көне уңаеннан котлауларны калдырырга чакырам. Укучыларның укытучыларына әйтер сүзләре бар, дип ышанып калам.
Кунак
5 Октябрь, 2011 - 23:10
Permalink
Укытучыма
Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына.
Синсез булмас иде пешекче дә
Табип, галим, герой-космонавт та.
һич оялмас килеп синең алда
Баш ияргә, хаттә Президент та.
ramil
27 Сентябрь, 2011 - 20:05
Permalink
Карт мөгаллим
Авылымның олы киңәшчесе дә ул,
Ярдәмчесе яше-картының.
Дөнья хәле һәрчак таныш аңа,
Шаһите ул сугыш артының.
Тупланганнар еллар тәҗрибәсе
Сырлар булып синең йөзеңә.
Озын гомер, сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзеңә.
Кирәк чакта шагыйрь, артист та син
Була белдең олы киңәшче.
Син өйрәткән юлдан атлыйм,
Тотып яшим синең киңәшне.
Авылымның бер карт мөгаллиме,
Йөрәккәең һаман ярсына.
Яшь буынның яшәү маягы син,
Бурычлылар сиңа барсы да.
Нигъмәтуллин Рамил
Кунак
26 Сентябрь, 2011 - 20:58
Permalink
миңа бик ошады, ниһаять
миңа бик ошады, ниһаять безнең татарлар да уянганнар икән.молодцы,афәрин!!!
Кунак
29 гыйнвар, 2011 - 18:45
Permalink
Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы.
Һөнәрләрнең иң асылы- укытучы.
Һөнәрләрнең ниндиләре генә юк. Һәр кеше үзенә якынын сайлый ала. Минем язмам һәр һөнәрнең дә башлангыч нигезе булган-укытучы турында . Укытучы- катлаулы да, мактаулы да, шул ук вакытта кирәкле дә профессия.
Ул укучыларны яратырга, алар белән уртак тел таба белергә, ярдәмчел һәм аңлаучан булырга тиеш.Болардан тыш укытучы бала күңеленә үтү юлларын да сайлый алырга һәм тирән белем биреп олы тормышка әзерләргә омтылырга тиеш. Укытучы булу өчен уку гына җитми минемчә, аның өчен ниндидер бер сәләт булу кирәк.
Минем әнием дә - әлеге җаваплы һөнәр иясе. Аңа карап сокланам да, горурланам да мин. Әнием чын мәгънәсендә үз һөнәренә тугрылыклы.Ул укучыларының уңышларына карап сөенә дә, кайгыларына карап көенә дә белә. Укучылары күбрәк уңышларга ирешкән саен әниемнең йокысыз эзләнүләре бушка китмәгәнен аңлыйм мин. Укып чыгып үзләре күп кенә һөнәрләргә ия булган укучылары бүген дә әнием янына килеп йөриләр. Үзләренең ирешкән уңышларын уртаклашалар, кирәк булса киңәшләр сорыйлар. Вакыт-вакыт әнием аларның яшьтәшләре дә сыман тоела миңа.
Нинди генә хезмәт иясе үтми укытучы кул астыннан. Шулай булгач, укытучы һәр һөнәрнең асылы дияргә тулы хакыбыз бар. Һәр кеше үзенең гомерендә ирешкәннәре өчен остазларына бурычлы һәм рәхмәтле.
Шушы язмам азагында барлык укытучыларыма сәламәтлек, бәхет ,уңышлар телим. Мактаулы һәм авыр хезмәтләрендә сабыр, горур, нык булсыннар.
Демухаметов Илназ Ренатович
Кукмара 3нче гомуми белем бирүмәктәбенең
5а сыйныфы укучысы
Кунак
23 Декабрь, 2010 - 22:16
Permalink
Минем яраткан укытучым.
Минем яраткан укытучым.
Укытучы! Кем ул? Нинди кеше? Үз-үземне белә башлаганнан бирле әлеге сорауны мин еш бирәм.
Гаиләдә мин иң кечкенә булгач, олыракларның укырга, язарга өйрәнгәннәрен күреп үсәргә туры килде. Өстәлнең бер ягында абыем утыра. Абый укырга өйрәнә, ә мин каршы якта аның укырга азаплануын карап торам. Ул кәкре-бөкре хәрефләрдә нинди сүзләр яшеренгән соң? Кат-кат бер үк хәрефләрне әйтә-әйтә, абыем авырлык белән генә сүзләр оештыра... Кинәт минем өчен дә дөнья яктырып китте: мин дә, өстәл аша карый-карый, көтмәгәндә укырга өйрәндем. Тик минем бер кечкенә генә кимчелегем бар иде (Китапны аска каратып укый идем.). Бу кимчелегемнән әле мәктәпкә кергәч тә тиз генә арына алмадым.
Минем укырга иртә өйрәнүем өйдәгеләр өчен бер бәла булды. Абыйларыма дәрес әзерләргә ирек бирми идем. Аларны бик тә укырга өйрәтәсе килү теләге белән мавыгып, үзара уйнаганда да “укытучы” була идем. Уйный башлаганчы ук, “Мин укытучы булсам гына” шартын куя идем.
Бала вакытымдагы хыялымдагы укытучы апамны тик күрше Сәрдә авылы мәктәбенә укырга баргач кына очраттым. Безне, чит мәктәптән килгән балаларны, ул сыйныфта җылы карашы белән каршы алды. Без биргән мең сорауга ашыкмыйча, сабыр гына, аңлаешлы итеп җавап бирүче укытучыбызның исеме Фадеева Нина Валентиновна икән. Фәнис абый Яруллин да әнә шундый укытучыларны күз алдында тотып язгандыр инде “Укытучыма” шигырен.
Балаларның теле – кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барсына да җавап биргәнсез,
Сез – иң гүзәл кеше икәнсез.
Нина Валентиновна да нәкъ шундыйлардан. “Агач – җимеше белән, кеше – эше белән билгеле” дип, юкка гына әйтмиләрдер. 2007 нче елда “Талантлы яшьләрне әзерләгән өчен” алган премиясе, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының рәхмәт хаты, район мәгариф бүлегенең рәхмәт хатлары, “2009 нчы елда районның иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” таныклыгы – аның тынгысыз хезмәтенә бәя. Ә иң зур уңышы – аның укучылары.
Нина Валентиновна Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында туа, шул авыл мәктәбенә укырга керә. Кечкенәдән зирәк, өлгер, сәләтле бала булып үсә ул. (Боларын аны укытып үстергән укытучылар сөйләвеннән ишетеп беләм.) Һәрвакыт белемгә омтыла. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен яратып үзләштерә. Башлангыч сыйныфларда үзенең укытучысын бик ярата. Аның һәр хәрәкәте, үз-үзен тотышы, сөйләме Нина Валентиновнада укытучы һөнәренә хөрмәт уята. Башлангыч сыйныфларда укыганда ук, Нина Валентиновна үскәч татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачагын үзе өчен хәл итә.
Урта мәктәпне тәмамлагач, 1985 нче елда эксперимент белән (беренче ике имтиханнан 9 балл җыеп) Казан дәүләт педагогия институтына тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Педагогик эшчәнлеген дә туган авылында – Керәшен Сәрдәсе урта мәктәбендә башлап җибәрә.
Туры сүзле, үз һөнәрен яратучы белгечне коллектив та үз итә. Нина Валентиновна коллегалары арасында хөрмәт, ә укучылары арасында ихтирамны тиз арада яулап ала алган.
Нина Валентиновна укучыларда татар теленә карата мәхәббәт уятырга тырыша, һәр көнне мәктәпкә ныклы әзерлек белән килә. Ул дәресләрдә тылсымлы итеп, йомшак тавыш белән сөйли. Аның сөйләү тылсымына бирелеп, без дәреснең үткәнен дә сизми калабыз. Татар халкының күренекле шәхесләре турында ул сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер. Укыган әсәрләрне анализларга тотынсак, ул я безнең яшьтәшкә, я киңәшчегә, я тәнкыйтьчегә әйләнә. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә дә укытучыбыз безне үзе артыннан күңел бакчасына җитәкләп алып керә. Монда һәркем үз фикере белән уртаклаша ала. Үзебез дә хыялыбызда Тукай белән “Пар ат”ка утырып, әле Казанга, әле Җаекка юл тотабыз. Укытучыбызның безгә әйткән һәр сүзен, һәр җөмләсен истә калдырасы килә.
Нина Валентиновна искиткеч гади, ихлас, аралашыр өчен ачык кеше. Аның белән без теләсә нинди темага рәхәтләнеп сөйләшә, борчыган сорауларыбызга җавап таба алабыз, ул һәрвакыт яхшы киңәшләрен бирер. “Һәрвакыт матур уйларга тырышыгыз. Матур уйлар матур эшләргә илтә”, - ди яраткан укытучыбыз.
Укыткан укучылары арасында район, республика бәйгеләрендә, олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәе дә бар. Киләчәктә без дә сынатмабыз дип уйлыйм.
Укытучыбыз сыйныф җитәкчесе дә. Безне мөмкинлек чыгуга төрле сәяхәтләргә алып барырга тырыша.
Нина Валентиновна үзенә авыр вакытта да елмая белә. Ул еш кына Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрендәге Фәниярның девизын исенә төшерә.
Нина Валентиновна – бөтен барлыгы белән балаларны, үзебезнең туган телебезне яратучы, чын мәгънәсендә Укытучы.
Яратыгыз телне! – дия һаман,
Мине яратыгыз! – дими ул.
Аңа бүген күңел аша карыйм -
Көлеп басып тора каршымда.
Ах, хәйләкәр апа!
Телне, кешеләрне яраттырып,
Яраттыра бит ул үзен дә!
Безгә таныш җылы карашларың,
Күңелебезне назлап юата.
Якты кояш кебек елмаюың
Киләчәккә өмет уята.
Күпме язмыш синең кулларыңда,
Ишетмибез ләкин зарыңны.
Тормыш белми торган “чебешләрдән”
Үстерәсең бөркет, лачынны.
Йөрәкләрдә син кабызган нурлар
Юлдаш булсын безгә гомергә.
Рәхмәт сиңа, сабыр укытучым,
Биргән өчен чиксез хәзинә!
Татарстан
Республикасындагы Питрәч
муниципаль районы Керәшен
Сәрдәсе урта гомуми белем бирү
мәктәбенең VIII сыйныф укучысы
Долгова Лариса.
Кунак
16 Декабрь, 2010 - 09:00
Permalink
Сез иң гүзәл кеше икәнсез!
Минем үз гомеремдә бер генә тапкыр саф сулы, күңелләрне хушландырып челтер-челтер аккан чишмә күргәнем бар. Чишмә – табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Мин сокланган илаһилык та шуңа бәйле. Чишмәне җанлы итеп хис иткәнгәме, мин аның белән бик озак серләшеп утырдым. Гади генә бер чишмә бик күп нәрсәләр «белә» икән. Ул акрын гына хикәяләүче, аз сүзле, акыллы әңгәмәдәш булып чыкты. Минем күңелем тагын да йомшарды һәм мин тулысыңча чишмә дөньясына чумдым. Үземнең тормышым, туганнарым, дусларым турында уйланып утырдым. Бу чишмә миңа кемнедер хәтерләтте. Кемне? Суының челтерәп агуы ниндидер моңлы бер җырны искә төшерә. Татар җырын. Саф татар телен. Тукта, димәк, уйларым да шуңа барып тоташа түгелме?!
Татар теле – ана теле. Шушы телне белүчеләр бар да миңа якын. Әмма шулар арасында иң якыны – татар теленнән белем биргән укытучым – Наилә Ясави кызы Харисова. Мәктәптә уку дәверендә мин аның тәҗрибәле укытучы гына түгел, сөйкемле хатын-кыз, кызыклы әңгәмәдәш, киң күңелле шәхес булуына инандым, һәрбер татар теле һәм әдәбияты дәресе минем өчен кечкенә генә бәйрәм иде.
Әлеге фәннең ниндидер серле, сихерле, үзенә генә тарта торган көче бар. Бу дәресләрдә мин үземне әсәрдәге герой кебек хис итәм, аларның эш-гамәлләрен, уйларын үземнең күңел аша үткәрә идем. Укытучым да, теге яки бу темага әңгәмә корганда, хисләр, эмоцияләр ярдәмендә эчтәлекне безгә җиткерә белде.
Наилә Ясави кызы безне, яшәүнең матурлыгын, хыялларның татлысын тоярга, уйлана белергә өйрәтте. Шуңа да безнең һәр әсәргә карата үзебезнең шәхси фикеребез тугандыр. Әдәбият дәресләрендә укытучыбыз ярдәме белән без укырга, әсәргә бәя бирергә генә түгел, чын мәгънәсендә, рухи байлык тупларга, тормышта үз урыныбызны табарга өйрәнә идек.
Минемчә, аның дәресләрне шулхәтле мавыктыргыч итеп оештыра алуы әсәрләрне безнең йөрәкләргә җиткерердәй тиешле сүзләр табуы үзенең дә әдәбиятка гашыйк булуына турыдан-туры бәйле иде. Чөнки ул үзе дә иҗат итә. Аның язмаларын тыныч күңел белән генә укып булмый. Минемчә, олы җанлы, сабыр холыклы, күңелендә һәрвакыт яшьлек һәм яз хөкем иткән кеше генә шулай иҗат итә аладыр. Ул һәрчак миңа терәк булып торды. Алай гына да түгел, укытучымны мин һәркемгә дә якты нурларын өләшүче кояшка тиңлим. Шул ук вакытта мин аны белемгә ялкын кабызучы кеше дип тә атар идем. Наилә Ясавиевна тормышының һәр мизгеленә шатланып яши. Үзенең бу сыйфаты белән ул кешеләрне сокландыра. Ә аның укучыларына шундый мөлаем йөзле, ягымлы булуы көч өсти, сөендерә.
Мәктәптә ул татар телен үстерүгә, укучыларда телгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уятуга күп тырышлыгын куючы укытучыларның берсе. Ул тел белгече генә түгел, төрле сораулар белән мөрәҗәгать иткәндә төпле киңәшләр бирүче остаз да. Иң әһәмиятлесе: аның олы йөрәге һәр кеше өчен дә ачык, ә күңеле чишмә суыдай пакь, саф һәм эчкерсез.
... Янә чишмә. Чишмә һәм Наилә Ясави кызы. Ике бертөрле гүзәллек, бертөрле уйлар. Укытучым үзе дә табигать баласы. Җор телле, тапкыр сүзле, шагыйрь җанлы татар телен өйрәтүче күркәм зат табигать кочагыннан чыгып, адәмнәр дөньясына кунакка килгән шикелле.
Мәктәпне тәмамлаганыма инде сигез ел, ләкин бүген дә мин укытучымны нәкъ менә чишмә белән чагыштырам. Үзем хәзер мәктәптә татар теле укытам, укытучым салган сукмактан атлыйм, аның чишмә суында коенам!
Яраткан укытучым һәм фәнем турында тагын бик озак сөйләргә булыр иде. Ләкин сүземне кыска тотып, бер генә сүз әйтәсем килә: «Сез – иң гүзәл кеше икәнсез».
Ләйсән Тукмачева, Казандагы 33 нче номерлы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, ТӘҺСИ аспиранты.
Кунак
16 Ноябрь, 2010 - 19:16
Permalink
Рэхмэт,сина,УКЫТУЧЫМ!
Мэктэпкэ килгэч тэ,безне ягымлы елмаюы белэн каршы алучы беренче кешебез,ул-беренче укытучыбыз Рузалия апа булды.Элеге,искиткеч дэрэжэдэ сабыр,хэрвакыт ягымлы хэм изге кунелле кеше,безне житэклэп белем доньясына алып керде,анын тирэн серлэренэ тошендерде.Элбэттэ,безне тэрбиялэу бик жинеллэрдэн булмады.Эмма шуна да карамастан,Рузалия апа хэрберебезнен коенэ килеп,җаена кереп эшли белде.Ул,куандыргыч минутларда - безнен белэн бергэ шатланды,авыр чакларда - хэрчак терэк булды,кирэк вакытта - мактады,э кайчагында эрлэп тэ алгалады...
Минем ана чиксез зур Рэхмэтлэремне белдерэсем килэ!Рузалия апа,мин сезне бик хормэт итэм хэм изге телэклэрне телим!
Шулай ук ин зур Рэхмэтлэремне,уземнен яраткан укытучым - Зэйнуллина Рушания Хэким кызына белдерэм. Элеге кеше мине искиткеч гузэл эдэбият доньясына алып керде, элеге фэнгэ карата мэхэббэт уятты.Рушания апанын дэреслэре узе бер донья:алар беркайчан гадэти булмады,хэр дэрес мавыктыргыч хэм кызыклы була килде:)Олимпиадаларга да бик жаваплы карады.Анын тырышлыгы нэтижэсендэ куп кенэ укучылар зур унышларга ирештелэр.Рэхмэт ана,барсы очен дэ.
Кунак
16 Ноябрь, 2010 - 19:20
Permalink
элеге язманы 10 сыйныф
элеге язманы 10 сыйныф укучысы Гилязиева Рэзилэ калдырды(Телэче)
Кунак
12 Ноябрь, 2010 - 20:34
Permalink
Укытучыларыбыз каршында баш иям.
...Иңнәренә сарылы-яшел шәлләрен салган куаклар, кызыл алкаларын таккан миләшләр, баланнар, шаян кояш нурларына төреп, мөгаллимнәргә сәлам юллыйлар сыман. Мулла Иле мәктәбендә тәҗрибәле, үз эшенең остасы булган укытучылар күп эшли. Алар, җәйге болындагы чәчәкләр кебек төрле-төрле булсалар да, чуар көз аланыдай кыңгыраулы мәктәптә барысы да бертөрле зур тырышлык куялар. Үзләренә генә хас булган сабырлык, түземлек, кешелеклелек, белемгә омтылыш, гомерләрен балалар язмышы белән бәйләгән укытучы һөнәрен сайлау берләштергән аларны. Йөзләрендә ару чаткылары күренсә дә, очар кошлар канат кагынгандай, җилкенә-җилкенә эшлиләр. Фәридә Нуруллина, Сания Сабирова, Миләүшә Җамалетдинова, Фәрзия Саттарова, Гомәр Мингалиев, Рәмзия Бәширова, Рамил Садыков һәм башка укытучыларыбыз каршында баш иям.
Әй, балачак, әллә туктап торасыңмы
Калып белем илендә?
Укытучыма әйтәсе рәхмәтләрем калды
Күңелем түрендә.
Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз!
Роза Габдрахманова, 10 нчы сыйныф укучысы, Яшел Үзән районы, Мулла Иле мәктәбе.
Кунак
12 Ноябрь, 2010 - 19:57
Permalink
Укытучым якты кояш кебек...
Укытучым, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта,
Авыр чакта ярдәм кулын суза,
Йомшак сүзе белән юата.
Шундый кеше ул - татар теле һәм әдәбиятыннан укытучы апабыз Фәридә Әнвәр кызы Нуруллина. Без 5нче сыйныфта укыганда беренче дәрескә кергәч үк, ул миңа иң якын кешем кебек тоелды, чөнки укытучымның күз карашы әниемнеке кебек ягымлы һәм нурлы иде.
Фәридә Әнвәровна, үзен бик тыныч, сабыр тотып,дәресләрне кызыклы итеп алып бара. Ул һәрберебезнең холкын белә, төшенкелеккә бирелгәндә күңелләребезне күтәрә, файдалы киңәшләрен бирә, кечкенәдән эш сөючән, олы йөрәкле, миһербанлы, ата-анага һәм өлкәннәргә игелекле булырга өйрәтә. Укытучыбыз белем бирү белән генә чикләнми, ә безне тормышка яраклашкан чын кешеләр итеп тәрбияләргә омтыла...
Без укытучыбызны яратабыз һәм аңа чын йөрәктән чыккан чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Роза Габдрахманова, Яшел Үзән районы Мулла Иле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Кунак
10 Ноябрь, 2010 - 21:45
Permalink
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Сез иң гүзәл кеше икәнсез
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч я сабырлык.
Сиздермичә ярдәм иткәнсез,
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
Ф. Яруллин
Укытучы дигән бөек исемне һәрбер кеше дә йөртә алмый. Минемчә, аның өчен табигать биргән зур илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк. Гомер-гомергә укытучы маякчы, җитәкләүче, кеше гомеренең бизәкчесе булып санала. Ул бөтен гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. Ул сабый күңелендә игелекле, гаҗәеп кешелекле, якты күңелле җан, гомер буе остаз да, үрнәк тә булып кала.
Минем тирә-юньгә “кара алтын”ны, мул игене, данлыклы кешеләре белән дан тоткан Нурлат шәһәрендә, мин белем ала торган мәктәптә, мактауга һәм игътибарга лаек булган иҗади эшләүче укытучы турында язасым килә сезгә. Дөрес, ул Нурлат районында тумаган. Аның туган ягы - Әлки районы, ә туган авылы – татар халкының күренекле әдибе Нәби Дәүли туган авыл.
Күрше Алпар мәктәбендә укыгында ук аңа класс җитәкчесе: “Син укытучы булырсың, ахры, синдә моның өчен бөтен сыйфатлар да бар”, - дип әйтә торган була. Укытучының әйткән сүзләре дөрескә туры килә: ул Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының рус һәм татар теле бүлеген тәмамлый. Ә 1997нче елдан бирле Нурлат шәһәренең 8нче урта мәктәбендә эшли. Дәресләре күп булуга карамастан, Роза Идрисовна барысына да өлгерә. Кабинетын заманча җиһазлый, күрсәтмә-әсбаплар, техник-чаралар, дидактик материаллар, фәнни-методик әдәбият, дәрес эшкәртмәләре белән баета.
Эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен, һәр дәрескә җентекләп әзерләнә. Яңа педагогик технологияләрне, күренекле галим- методистларның педагогик фикерләрен өйрәнеп, аларны гамәлдә сынап карый. Үз фәненә кызыксыну уяту максатында класстан тыш чаралар оештыра (Мәсәлән, атналыклар, тел бәйгесе, викториналар, интеллектуаль бәйге, “Тамчы шоу”, “Бәхетле очрак”, “Могҗизалар кыры”, татар теленнән КВН һ .б.).
Роза Идрисовна Сафина укучыларның “иҗади активлыгын үстерү “ дигән методик тема буенча системалы эш алып бара. Ул иҗади эшли, һәр баланың күңеленә ачкыч таба, сәләтен үстерә белүче чын укытучы, зирәк тәрбияче, укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйльлеген, фикерләү сәләтен, әдәби телдә матур итеп сөйләү күнекмәләрен үстерүгә, тестлар белән эшләргә өйрәтүгә, бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә, сәләтле балалар белән аерым шөгыльләнә. Шуңа күрә эш нәтиҗәләре дә куанычлы: аның укучылары татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча район олимпиадаларында призлы урыннар яулый, фәнни тикшеренү эшләре белән шөгыльләнгәннәре район һәм республика күләмендә шулай ук призлы урыннарны гына алалар. Мин үзем, мәсәлән, ике ел рәттән татар теле һәм әдәбият фәннәре буенча икенче урынны алдым.
Укучыларының уңышлары өчен укытучым ихлас күңелдән шатлана. Димәк, күп көч куйган хезмәте эзсез югалмый.
Роза Идрисовна безнең сыйныф җитәкчесе дә әле. Шуңа күрә әти-әниләр белән еш аралаша, очраша, аларны төрле чараларда катнаштыра.
Сыйныфтан тыш тәрбия чараларын оештыруга нык игътибар бирә. “Батырлыкта – матурлык”, “Мәрхәмәтле безнең әниләр”, “Уйныйбыз да, җырлыйбыз” дигән бәйрәмнәр, күренекле язучылар һәм шагыйрьләргә багышланган кичәләрне даими үткәрә.
Халык йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган “Кем белә?”, “Нәүруз”, “Карга боткасы”, “Сабантуй”, “Каз өмәсе” һәм башка бәйрәмнәрдә без һәм безнең әти-әниләр теләп катнашабыз. Алар мәктәп һәм гаилә арасындагы хезмәттәшлекне тагын да ныгыта.
Әле яңа гына укытучыбыз “Наркотикларга урын юк!” дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Бездә, укучыларында, сәламәт яшәү омтылышы тәрбияләү, наркоманиянең аянычлы хәлләргә китерүен төшендерү, шушы яман гадәтләрдән саклау максатыннан уен рәвешендә оештырды ул аны.
Без сыйныф сәгатенә әзерлек барышында наркомания турында язылган китаплар, белешмә чыганаклар, Интернет материаллары белән таныштык, өйрәндек, һәм шуны аңладык: без барыбыз бергә наркоманиягә каршы көрәшмәсәк, сәламәт киләчәгебезне күз алдына китерүе дә авыр булыр.
Кешенең йөрәк эшчәнлеген кәгазьгә төшергән кардиограмманы хәзерге заманда һәркемнең күргәне бардыр: туры диярлек эз сызылып бара да, йөрәк кинәт тибеп куя һәм кәгазьгә сөңге булып өскә калка. Укытучымның эшчәнлеген әнә шул кардиограмма белән чагыштырыр идем. Һәммәсе дә йөрәктән чыга.
Роза Идрисовна Сафина турында күпме сөйләсәң дә аз булыр төсле. Ул туры һәм үткен телле, кыю фикерле, гаделлекне яклаучы кеше. Фикерләренең җитдилеге белән аерылып тора, үзенә тарта, ә хисләре кайнарлыгы белән барысын да сокландыра. Җаны мәхәббәттән яралган укытучым дөньядагы һәрнәрсәгә сокланып карый.
Аның матурлыгын, мөлаемлыгын, ягымлыгын сүз белән генә сөйләп аңлатып бетерә торган түгел. Назлы тавышын ишеткәч, ягымлы йөзен күргәч, күңелдә үз-үзеңә ышану хисе туа. Укытучыбыз безнең сабый күңелебезгә ачкыч таба белә, гадел һәм искиткеч сабыр ул, безнең өчен янып яши, балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтә, Тынычлыкка, Изгелеккә, Гүзәллеккә, Мәрхәмәткә, Дуслыкка, Татулыкка өндәп тора, һәрберебездә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята, безне эшлекле, белемле, һөнәрле, әхлаклы булырга чакыра.
Кешенең гомер юлы – аның җан көзгесе, теләсәң-теләмәсәң дә, барын да күрсәтеп, сөйләп тора. Мәктәптә эшләү дәверендә тормышында үтә җаваплы да, авыр да, кызыклы көннәрен дә санап бетергесез күп булгандыр. Тормышның ачысын-төчесен, нуҗасын, бәхетен татый....Авыр, катлаулы минутлар кичергән булса да, тормышка мәхәббәтен бер генә минутка да киметми, яшәргә омтыла. Ул күпме бала күңеленә изгелек орлыклары, җуелмас эз салган кеше. Күпме карасаң да, һәрвакыт йөзендә шул ук мөлаемлык, чибәрлек, очкын чәчеп торган күзләр.
Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып, көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы Укытучым.
Мәктәп елларынды Роза Идрисовна безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та була. Ул безгә җил-яңгыр тидермичә, үз баласыдай якын күреп, һәрвакыт ярдәм кулын суза. Укытучы гына түгел, безнең киңәшчебез һәм сердәшчебез дә. Аның акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен беркайчан да исебездән чыгармабыз.
Мин укытучымны бик каты яратам. Мин аңарга бурычлы. Ул мине туган телемне - Әнкәм-Әткәм телен яратырга, тормыш кадерен белергә өйрәтте. Аның хезмәт сөючәнлегенә сокланам һәм матурлыгы, сабырлылыгы, нык холыклы һәм көчле рухлы булуы алдында баш иям.
Тормыш дулкыннары кая гына илтсә дә, Сез һәрвакыт күңел түребездә булырсыз, йөзегезгә кызыллык китермәбез, ышаныгыз, Укытучым!
Әһлиуллина Алинә Рафик кызы
10 нчы Б сыйныф укучысы.
Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре 8 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе
Кунак
5 Ноябрь, 2010 - 20:08
Permalink
Безгә укытучылар канат бирде...
Кайгырганда юатучы, безнең ут йотучы,
Гаделлеккә өйрәтүче,рәхмәт сиңа,Укытучым!
Чәчләреңә бәсләр кунган,
гүя ап – ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы,рәхмәт сиңа,Укытучым!
Дөнья безне алга дәшә,ә син безгә гел янәшә,
Тәүге хәреф танытучы,рәхмәт сиңа,
Укытучым рәхмәт сиңа!
Мин укытучыларымны бик ихтирам итәм,аларга үзем дә ихлас күңелдән рәхмәтлемен. Алар безне һәр эшне яратып эшләргә,мөстәкыйльлеккә өйрәтәләр.Безне яраталар,безгә ышаналар.Минем мәктәптә күпме вакыт уздырганымны сизми дә калам.Сыйныфта һәркайсыбызның үз вазифасы бар,һәркем үз өлешен кертә.Эшләмичә генә тормышка өйрәнеп булмый бит,ди безнең сыйныф җитәкчебез.Без шул хакыйкатьне яхшы беләбез.Димәк һәр укытучының балалар укытуда кеткән өлешебик зур.Минем әти – әнием төрле тармакларда эшләсәләр дә әдәбият белән ихлас күңелдән кызыксыналар,күп китаплар укыйлар.Аларның йогынтысы миңа да тигәндер.Ә мәктәптә исә безне әдәбияттан сәләтле педагог укыта.Куш дәресләр бирә,күп төрле кызыклы,мавыктыргыч чаралар үткәрә.
ubppfnekkbyf
1 Ноябрь, 2010 - 20:06
Permalink
Беренче укытучым
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй, сентябрьнең бере җиткәнен. Иске сләк авылы мәктәбенә тәүге тапкыр киткәнем. Безне миңа таныш укытучы апа каршы алды. Мин 4 яшемдә үк уртанчы апам белән әзерлек мәктәбенә йөргән идем. Беренче укытучым Гыйззәтуллина - Сафаргалина Мөнирә апаны чын күңелдән котлыйм. Аңа исәнлек-тазалык, ныклы сәламәтлек (ул быелгы Сабантуй алдыннан гына кулын сындырган иде), ике улы.ике килене һәм 4 оныгы тәрбиясендә тагын бик күп еллар безгә үрнәк булып яшәвен телим. Башлангыч мәктәптә безгә төпле белем, яхшы тәрбия биргән Укытучыбызга бүген 82 яшь. Чәчләренә күптән чал керсә дә, күңеле һаман яшь Мөнирә апаның.Класста иң беренче туган көнебезне үткәрүче дә Мөнирә апа булды. Әти-әниләр ферма эшчеләре булгач, безгә андый бәйрәмнәр эләкмәгәнен истә тотып, классыбыз белән җыеп һәрберебезгә бәйрәм ясады укытучыбыз. "5"ле урынына кызыл бәрхеттән тегелгән йолдызчыкларны сумкага тагып бөтен авыл буйлап өйгә кайтканда, зур горурлык хисләре кичерүем әле дә истә.Тәрәзә төбендә март аенда ук каен ботакларының яфрак яруларын күзәтә идек. Стаканда суган да үстердек.Классыбыз белән фермаларга концерт куярга да бара идек. Иии,бар иде бәхетле чаклар! Барсы-барсы өчен дә Беренче укытучыма зур рәхмәт! Бүгенге көндә Мөнирә апа Әгерҗе районы Иске Сләк авылында яши.
root
31 Октябрь, 2010 - 20:56
Permalink
Мәгариф министрлыгы да кушылды
Укытучыларга тәбрикләү сүзләрен ирештерү акциясенә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы да кушылды. Укытучыларны тәбрикләү хатлары белән сез http://mon.tatar.ru/pozdravleniya_uchitelyam.htm адресы буенча таныша аласыз.
Шунысы аяныч, үзләре татар булып та, аларга татар телендә белем биргән укытучыларын рус телендә котлаган кешеләр шактый:
- Гайнуллиннар гаиләсе Миннеханова Гузелия исемле укытучыны, Сабирзянова Айсина һәм Сабирзянов Ильнурны ;
- От кого Бакировы Гузель и Айдар (село Тат Толкиш) укытучылары Сахабутдинов Рифкат Жавдатовичны;
- Бакирова Зухра укытучысы Ситдикова Роза Асгатовнаны һ.б.
Кунак
19 Октябрь, 2010 - 16:25
Permalink
Укытучыма!!
Иске Роман авылы укытучысы Давлетшина Гәүхәрия Якуп кызы без сезне бик яратабыз,хөрмәт итәбез!Сез безнең икенче әниебез!!!Авыр чакларда безгә ярдәм кулы сузучы сез!Без көлгәндә безнең белән бергә елмайдыгыз!
Хәзергесе вакытта ул лаеклы ялда!!!Сезгә озын гомер,шатлык,бәхет теләп калабыз!!!Кадерле әниебез-беренче укытучыбз Гәүхәрия апа,мең рәхмәт сезгә!!!
Кунак
19 Октябрь, 2010 - 16:45
Permalink
Эйе,ул безнен беренче хэреф
Эйе,ул безнен беренче хэреф танытучыбыз,беренче укытучыбыз,икенче әниебез!Авыр чакларда Гәүһәрия апа безгә булыша иде,лаеклы ялда булса да безнең белэн һәрчак күрешеп тора!Безгэ үзенең киңәшлэрен,үзенең энергиясен бирүне дэвам итэ!!!Аллаһы Тәгалэ аңа озын гомер,саулык-сэламәтлек бирсен!Тормыш иптәшегез,балаларыгыз,оныкларыгыз белән бергэ тигез,тыныч тормышта аларның кадер хөрмэтен куреп яшәсәгез иде!Рэхмэт сезгэ барсы өчен дэ!!!
Кунак
16 Октябрь, 2010 - 14:17
Permalink
Минем яраткан укытучым
Хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән искә ала торган укытучым - Маканова Мәдинә Миннебай кызы.Ул Саба районы Икшермә урта мәктәбендә физика фәнен укыта.Аңа зур рәхмәтемне җиткереп, сәламәтлек, гаилә тынычлыгы һәм бәхете,эшендә һәртөрле уңышлыклар телим. Күрсәткән ярдәме, миңа карата игъибары өчен зур рәхмәтемне җиткерәм һәм һәрчак шат күңелле булып озак яшәвен теләп калам.Изге теләкләр белән Люция Сәет кызы,Казан шәһәре.
Кунак
13 Октябрь, 2010 - 13:34
Permalink
Минем яраткан укытучым
Минем яраткан укытучым - ул минем кадерле әнием! Менә инде мин мәктәпне тәмамлаганга да шактый күп вакыт үтте! Шуңа да карамастан, иң тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаган көнем әле дә исемдә! Ишекне ачып керүгә, бернче укытучым - әнием икәнен белгәч, мин бик гаҗәпләнгән идем... Юк, мин әниемнең укытучы булып эшләвен белә идем, әмма мине укытуы бик кызык булып тоелды... Әнием миңа барлык укучыларына караганда да таләпчәнрәк булды. Билгеләрне дә миңа барлык укучылар кебек бик тырышып, тир түгеп алырга туры килде. Шулай да әниемнең укытучы булуы белән мин һәрвакыт горурлана идем. Шуңадыр инде, мөгаен, үзем дә шушы һөнәрне сайладым. хәзер инде мин дә - Укытучы! Кадерле әнием - беренче укытучым, мең рәхмәт сиңа!
Кунак
5 Октябрь, 2010 - 20:36
Permalink
Минем яраткан укытучым
Шайдуллина Алия Айрат кызы
10 нчы сыйныф,
Кукмара муниципаль районы, Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе
Җитәкче: Шайдуллина Лилия Фоат кызы,
II квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы
Кукмара 2010 нчы ел
Минем яраткан укытучым
Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы- җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы.
Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул укытучы хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын өчен, юл өйрәтеп, хәреф танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы кеше ул укытучы.
Укытучы, мәктәп... бу сүзләрне ишетүгә колагыма көмеш кыңгырау чыңы, укытучы апамның ягымлы тавышы ишетелеп киткәндәй була. Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар... Инде ул көннәрдән алып сигез ел узып китте. Еллар белән бергә укый тоган дәреслекләр дә, укытучылар да алышынды.
Әйе, инде минем укытучыларым шактый. Алар бөтенесе дә бик әйбәт, үз һөнәрләрен белә һәм ярата. Мин бөтен укытучыларны да хөрмәт итәм һәм безгә белем бирүләре өчен аларга бик рәхмәтлемен. Араларында минем яраткан укытучым - Хакова Роза Габдрахмановна. Ул безнең сыйныф җитәкчебез, татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Әтисенең исемен кушып, Роза Габдрахмановна дигәч, бик рәсми кебек тоела. Шуңа күрә без аны яратып, якын итеп Роза апа дип йөртәбез.
Роза апа тумышы белән Арча районыннан, Тукай мактап язган Кырлай якларыннан.
Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган япь – яшь кызны эшкә Кукмара районына билгелиләр. “Кукмара монда гына, мин сезгә матур киез итекләр алып кайтырмын” дип, әти -әнисен, туганнарын юатып, катык – сөт поездына утырып, 1975 нче елның 15 нче августында Кукмарага килеп төшә ул. Аны ронодан тирә-ягын мәһабәт калкулыклар чолгап алган Кәркәүч авылына җибәрәләр. 1934 нче елда ук төзелгән бер бәләкәй генә бинада башланып китә аның хезмәт юлы.
Инде менә 35 ел безнең күңелләргә укытучы апам белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар шытып чыга, үсә, ныгый. Әйтерсең лә, ул үзенең җанын телем- телем кисәкләргә телеп безгә-балаларга өләшә. Шатлык – көенечләр, уңышлар һәм уңышсызлыклар, җиңү һәм җиңелүләр тулы 35 ел! Кочак –кочак дәфтәрләр, дәрес планнары, укылган әдәби, фәнни, методик китаплар, квалификацияне күтәрү курслары, аттестацияләр...(Мин боларның бөтенесен дә күреп- белеп торам, әнием дә укытучы).
Роза апа бик яхшы күңелле һәм кайгыртучан. Ул безне гел яхшылыкка гына өйрәтә, тәртипле булуыбызны тели. Аны безнең икенче әниебез дип әйтергә дә мөмкин. Әниләребез кебек үк, ул да безне кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ләкин без аңа үпкәләмибез, киресенчә, хатабызны төзәтергә һәм апа әйткәнчә эшләргә тырышабыз. Әйткәнемчә, апабыз бик кайгыртучан. Берәребез чирләп китсә, аның күңеле тыныч түгел, әйтерсең үз бәгыреннән өзелеп төшкән баласы авырый. Безне тизрәк терелтер өчен: «Сиңа моны эшләргә ярамый, син мондый дару эч»,- дип киңәшләр бирә. Ә инде киңәшләре безгә файда китерсә, ул бик нык сөенә. Ул һәрберебезгә шәхес итеп карый, җылы итеп эндәшә, безнең күңелләргә ачкыч таба белә, уңай шартлар тудырырга омтыла. Без аңа әнигә дә сөйли алмаган серләребезне
сөйлибез. Ул юата, акыллы киңәшләрен бирә. Аның ягымлы карашы, җылы сүзләре күңелгә сары май булып ята.
Апа безнең өчен генә түгел, әти –әниләребез өчен дә кайгыра, гаилә хәле турында һәрвакыт сорашып, кызыксынып тора. Ник дисәң, күбебезнең әти - әниләре –Роза апаның укучылары.
Роза апа укуыбыз турында беркайчан да онытмый. Һәркөн саен: «Бөтен дәресләргә дә әзерләнеп килдегезме? Аңладыгызмы? Нинди билгеләр алдыгыз?» -дип сораша. Ул һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә куша, чөнки мәктәптә тупланган белемнәребезнең киләчәк тормышыбызда безгә кирәк булачагын бик яхшы аңлый
Роза апабыз бик белемле. Мәктәптәге югары категорияле 4 укытучының берсе. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә туган телгә мәхәббәт, халкыбызның үткәне, киләчәге белән кызыксыну, горурлану хисләре тәрбияли. Безнең уку һәм фикерләү сәләтебезне үстерү, әхлаклылык, гаделлек, матурлыкны күрә белү сыйфатлары булдыру – апабызның хезмәт максаты.
Укытучының эш нәтиҗәсе укучы эшчәнлегендә чагыла, дип уйлыйм мин. Роза апа безне олимпиадаларга, төрле конкурсларга әзерли. “Мәгърифәт” газетасы оештырган конкурста җиңеп, безнең мәктәпне тәмамлаган 3 кыз имтиханнарсыз гына педагогия университетына кабул ителделәр.
Белемен арттыру – тулыландыру өчен дә вакыт таба. Эзләнә, күп укый, яңа технологик алымнарны өйрәнә, иҗади эшли. Ата – аналар, укытучылар алдында чыгышлар ясый, тәҗрибә уртаклаша. Укыган китаплары, караган кинолары турында безгә дә сөйли.
Мин Роза апаның дәресендә утырырга яратам. Чөнки ул һәр теманы безгә җентекләп аңлата, авырракларын, безгә аңлашылганчы, йөз тапкыр аңлатырга да риза ул. Шулай ук апа безне һәрвакыт кисәтә: «Бу тема сораулары имтиханда еш очрый, шуңа күрә аңлап калыгыз.» Тиздән имтиханнар да башланачак. Апа моның өчен дә кайгыра: мәктәптә безгә өстәмә биремнәр эшләргә, китаплар укырга куша.
Роза апабыз - яшьрәк чагында “сәхнә тоткан” кеше. Спектакльләрдә катнашкан, концертлар алып барган. Аны элегрәк “сәнгатьле Роза” дип тә йөрткәннәр. Шигырьләрне бик сәнгатьле итеп сөйләгәнгә күрә, үзенә күрә бер мактау сүзе булгандыр инде ул.
Роза апаның барлык сыйфатлары миңа бик ошый. Шуңа күрә ул -минем яраткан укытучым. Мин аңа гомерем буе безгә, укучыларга, күрсәткән хезмәте өчен рәхмәтле булачакмын.
Укытучым, минем күңелемдә,
Матур хисләреңне тудырдың.
Тормыш юлыңда да, укытучы апам,
Синең кебек, кеше булырмын.
root
5 Октябрь, 2010 - 11:43
Permalink
Иң беренче укытучым - әниемә!
Бу дөньяда иң зур укытучы - тормыш үзедер. Мин әлеге укытучыма бик зур рәхмәтлемен.
Әмма әлеге укытучы кулларына эләккәнче дә минем исемдә калырлык һәм баш хәрефтән Укытучы дип әйтерлек мөгаллимнәрем күп булды.
Югары уку йортында югары белем биргән Илдар абый Ибраһимов (ул вакытта физика факультетын җитәкләде), Әнис абый Галимҗанов, Гөлшат апа Тәрҗеманова, Зилә апа Маһиярова һ.б. бик күп укытучыларыма рәхмәтлемен.
Урта белемне алуда зур тир түгеп ярдәм иткән сыйныф җитәкчем Фаиз абый Галимов, иҗат башлангычларын биргән Равил абый Нигъмәтуллин, Әлфия апа Нигъмәтуллина, Мәхмүт абыем белән Нәзирә апам алдында бурычлымын.
Башлангыч сыйныфларда тәрбия һәм белем биргән Рәйсә апа Сәмигуллина, Лилия апаларның хезмәтләре олуг хөрмәткә лаек.
Әмма иң зур рәхмәтемне бүген әниемә әйтеп үтәсем килә. Әнием, Гатауллина Мәдинә, күп еллар буе Кукмара районының Мәмәшир авылында башлангыч сыйныфларда белем бирде. Аның хезмәте - аның укучыларында. Аларның барысы да зур кешеләр булып үсеп чыктылар, барысы да кешелекле, мәрхәмәтле. Араларында колхоз һәм авыл советы рәисләре дә бар, укытучылар да, табиблар да, гади хезмәткәрләр дә. Кем генә булуларына карамастан, инде озак еллар лаеклы ялда булган әниемнең тәрәз төпләрен алар гөл-чәчәкләргә күмәләр, кайсы гына төбәкләрдә булуларына карамастан, телефон номерыбызны эзләп табып, телефон аша булса да әниемнең тавышын ишетергә телиләр.
Ул чакларда сыйныф саен 30-40 бала тәрбияләнгән. Күпме генә булуларына да карамастан, аларның һәрберсенә үз җылысын, үз мәхәббәтен тигез итеп өләшкән әнием.
Әниемнең тәрбиясе аның үз балаларында да чагыла. Апам Роза хәзерге вакытта киң кырлы табибә, үз эшенең төп белгече. Абыем Расих Ульян шәһәрендә танылган депутат, сәясәтче һәм эшмәкәр. Мин дә әнием һәм башка укытучылар биргән булган бар яхшылыкны гына үземә тупларга тырышып иҗат белән шөгыльләнәм, мәгариф өлкәсенә мәхәббәтем дә әниемнән киләдер.
Әнием!
Син минем иң-иң газизем
Иң-иң яраткан кешем.
Дәвам итәм армый-талмый
Син хөрмәт иткән эшең.
Бу дөньяны тик гүзәллек
Саклап калырлык түгел.
Аң-белем вә тәрбия,
Иманлы кирәк күңел.
Һәр укучың балаң кебек
Һәр хезмәтең - алтынлы.
Сау-сәламәт булып яшә
Сөй укучы халкыңны.
Мин дә, барлык укучың да
Сине белә "Әни" күк.
Сиңа әйтер рәхмәтләр ул
Галәм тулы - бик-бик күп.
Хезмәтеңә мең рәхмәтле,
Тәрбияң күңелләрдә!
Без нык бәхетле үскәнгә
Әни, синең кулларда!
Кече улың һәм укучың Раил Гатауллин
Ильфар
5 Октябрь, 2010 - 09:17
Permalink
Яңа җыр
Безнең коллективка да 9нчы сыйныф укучыбыз Мөхәммәтшина Зөһрә Газинуровна "Укытучылар көне"нә бик матур җыр бүләк итте. Бәйрәм чарасында гитарада үзе уйнап башкарылган бу җырны бик якын кабул иттек. Җырның сүзләрен Сезгә дә тәкъдим итәбез:
"Укытучыма"
Укытучылар сезгә бүләк итәм,
Дөньядагы иң матур чәчәкне.
Гомерем буе рәхмәтле булырмын!
Телим сезгә кардай ак бәхетне!
Кушымта:
Укытучылар, рәхмәтлемен сезгә!
Укыттыгыз,белем бирдегез.
Авыр чакта ташлап китми,
Сез бит безне балагыздай күрдегез.
Сезгә генә, бары сезгә генә,
Багышлыйм мин бу җырымны.
Булыштыгыз, якладыгыз безне,
Күрсәттегез барыр юлымны.
Кушымта шул ук.
Ниләр әйтим сезгә бүген мин?
Ниләр белән рәхмәтемне түлим?
Соңыннан искә алырга,
Мин җырымны бүген калдырыйм...
Кушымта шул ук.
Кунак
4 Октябрь, 2010 - 01:18
Permalink
Вакыт арбасы үз агымы белән
Вакыт арбасы үз агымы белән бара да бара. Ә укытучым, сыйныф җитәкчем гел минем күңелемдә янәшәдә йөри. Нинди генә авырлыклар килмәсен, мин укытучым Гарипова Фәния Фәрушевнаның нурлы йөзен, җылы карашын тоям. Сабырлык, түземлек, зирәклек кебек сыйфатларны үзенә туплаган укытучыма читтән карап сокланам.Авыр да, катлаулы да, зур түземлек таләп итә торган хезмәтеңдә зур уңышлар телим.Сез безне корабка утыртып белем диңгезенә алып кердегез, нинди генә авырлыклар килмәсен сез безне кеше булып калырга өйрәттегез, ана үз баласын кайгырткан кебек безне кайгырттыгыз, безнең өчен борчылдыгыз.Саулык-сәламәтлек Сезнең юлдашыгыз булсын.Түземлек, сабырлык Сезгә!Һәм яхшы, тыңлаучан, белемгә омтылучы укучылар Сезгә!
Битләр