Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 154 мәктәбенә язгы каникулларны уздырып тормаска тәкъдим итте. Мондый зарурлык әлеге белем бирү учреждениеләрендә быелга планлаштырылган капиталь ремонт буенча зур күләмле эшләр аркасында туган.
Татарстанда торакны капиталь ремонтлау программасына алмашка мәктәпләрне төзекләндерү программасы килә. Быел 154 белем бирү учагын ремонтлау эшләренә 1 млрд 548,5 млн сум акча бүленгән. Бу акчаларга тәрәзәләрне, коммуникацияләрне алыштыру, түбәләрне төзәтү һәм башкалар каралган. Җәйге өч айда гына мондый күләм эшләрне башкарып чыгу икеле, ә закон ремонт-төзәтү эшләре алып барылган биналарга балалар кертүне катгый тыя. Бердәнбер юл - төзүчеләр тынычлап эшләсен, ә укучылар һәм укытучылар ремонтка бәйле уңайсызлыклар кичермәсен өчен, җәйге каникулларны озайту. Ә мәктәп программасын нишләтергә?..
Каникулларсыз укырга кирәк, - дигән карарга килгән Президент. - Әлеге мәктәпләрне без май аена бушатырга тиеш. Өлгермибез икән, сентябрьнең дә бер өлешен алырбыз. Ягъни көзге каникуллар да күчереләчәк.
Республика башлыгы мондый карар барлык ата-аналар ризалыгы белән генә кабул ителергә тиеш, дип аерым ассызыклады: “Җыелыш җыярга, аңлатырга кирәк...”. Рөстәм Миңнеханов төзелеш һәм мәгариф министрларына, өзеклекләр тумасын өчен, укыту һәм ремонт эшләре графикларын килештерергә, дигән йөкләмә бирде.
“Зур ремонт” планына эләккән 154 мәктәп арасында иң күбе Казанныкылар (44), икенче урында - Чаллы (14). Без кайбер директорларның Президент инициативасына карашлары белән кызыксындык:
- Минемчә, ата-аналар, ихтыяҗ булгач, язгы каникулларны җәй айларына күчерүгә каршы килмәсләр. Чөнки без бу ремонтны бик озак көттек, - ди Казанның 39нчы мәктәп директоры Галина Нәҗипова. – Мин инде 12 ел бу мәктәп директоры булып эшлим һәм бу дәвердә капиталь ремонтның булганы юк. Ә документлар буенча, мәктәп инде 30 ел ремонтсыз... Быел эшләрнең күбесе янкорма - кешеләре күчерелгән иске йортта башкарылачак, аны без быел үз балансыбызга алдык. Анда озайтылган көн төркемнәрен, төрле түгәрәк, секцияләрне урнаштырырга җыенабыз. Димәк, ремонт укыту процессында чагылыш тапмас, дип уйлыйм. Дөрес, мәктәпнең төп бинасында да тәрәзә, ишекләрне алыштырачаклар, түбәне ремонтлаячаклар. Әгәр эшләрне май аенда ук башларга уйласалар, без укыту процессын шушы карарны истә тотып планлаштырачакбыз.
Чаллының 5нче мәктәбе директоры Рафаэль Мансуров ремонт аркасында язгы каникулларны гамәлдән чыгарырга җыенмауларын әйтте. Директор сүзләренчә, узган ел мәктәп ремонтына 6 миллион сум акча бүленгән – аларга су, канализация торбаларын, батареяларны алыштырганнар. Эшләр укыту процессына комачауламаган.
- Шулай итеп, безнең дәресләр вакытында ремонт эшләре үткәрү тәҗрибәсе бар инде, - ди Мансуров. – Без дәресләрне йә кыскарттык, йә күчердек. Әмма уку процессы дәвам итте. Хәзер дә мин каникулларны күчерергә җыенмыйм.
Ә менә авыл мәктәпләре директорларының “ремонт эшләре башкару тәҗрибәсе” сайрак... Әйтик, Нурлат районының 136 бала белем алучы Егоркино урта мәктәбе бинасы төзелгәнгә 40 ел. 1997 елда гына мәктәп мичтән газ белән җылытуга күчкән, ә бәдрәфләре бүген дә ишегалдында. Хәзер капиталь ремонт программасы кысаларында мәктәп бинасында санузел ясарга ниятлиләр.
- Әгәр без кырык ел буе бәдрәфсез укыганбыз икән инде, хәзер аны төзиләр дип кенә дәресләр үткәрмәскә кирәкме икән соң? – дип фикер йөртә Егоркино мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Антонина Белова. – Түбәне алыштырсалар – икенче эш. Кыскасы, әгәр каникулларны күчерергә кушалар икән, без әзер, ремонт кына ясасыннар. Ата-аналар да каршы түгел. Чөнки авылда һәркемнең үз хуҗалыгы бар, балалар март аенда укып, май аенда өлкәннәргә бәрәңге утыртырга булышса, әти-әниләр рәхмәт кенә укыячак!
Татарстан Республикасы Прокуратурасында да язгы каникулларны җәйге вакытка күчерү балаларның белем алу һәм ял хокукларын бозмый, дип саныйлар.
- Без, әлбәттә, үз ягыбыздан әлеге процессны регламентларга тиешле рәсми документларның законга туры килү-килмәвен тикшерәчәкбез. Әлегә, белүемчә, язгы каникулларны күчерү турындагы карар кабул ителмәгән, - дип аңлатты хәбәрчебезгә прокуратураның балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге башлыгы Җәүдәт Ибраһимов. – Тик алдан ук бу очракта каникулларны күчерү сәбәбе нигезле, дип әйтә алам. Чөнки ул укучыларның мәнфәгатьләрен күздә тотып – алар яңа батарея, тәрәзәле җылы биналарда укысын, түбәдән су үтмәсен һәм ата-аналарга ел саен ремонт эшләренә акча җыярга туры килмәсен, дип эшләнелә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Фикерләр
root
14 Февраль, 2012 - 12:53
Permalink
Эшне әти-әниләр кабул итеп алачаклар
Эшне әти-әниләр кабул итеп алачаклар дип язганнар: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/122742.htm