Татар мәгарифе порталы
“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе укучылары белән өстәмә шөгыльләнүне (репетиторлык) тыя, шулай ук башка үзгәрешләр дә бар. Билгеле булганча, әлеге закон проекты өстендә эш 2009 елда ук башланган иде. Аның берничә варианты эшләнде, җәмәгать тыңлаулары узды. Әмма әлеге документ буенча бер фикергә киленмәде.
Хәзерге вакытта РФ Мәгариф һәм фән министрылыгы сайтында урнаштырылган закон проекты төрле тәкъдимнәрне, югары уку йортларына кабул итү кагыйдәләрен һәм дәүләти булмаган балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм вузларны финанслауның яңа принципларын да исәпкә алган.
Төрле вариантлар булуга карамастан, закон проектында башлангыч һөнәри белем бирү төшенчәсе юк. Аны хәзер квалификацияле эшчеләр һәм урта буын белгечләрен әзерләүче программаларга кертергә тәкъдим ителә. Закон проектында иҗат училищелары үзенчәлекләре исәпкә алынган.
Яңа проектта югары белемгә бакалавриат кына түгел, специалитет, магистратура, шулай ук фәнни-педагогик кадрлар әзерләү, ординатура, ассистентура-стажировка да кертелгән. Ә докторантурага кагылышлы барлык мәсьәләләр “Фән һәм дәүләт фәнни-техник сәясәт турында” законда чагылыш табачак.
“Мәгариф турында” законда мәктәпкә белем бирү мәгарифне аерым тармагы итеп карала һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары тарафыннан көйләнә.
Шулай ук укучыларга социаль ярдәм күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Аерым алганда, стипендияләрне арттыру акрынлап арттыру көтелә, алар минималь хезмәт хакы белән бәйләнгән булырга тиеш. Социаль стипендия күләме дә артачак. Шулай итеп, ике стипендия алырга хокукы булган студент – 6 мең сумнан, аспирант 12 мең сумнан да ким булмаган стипендия алачак. Педагогның хезмәт хакы да аның квалификациясенә, эш нәтиҗәлелегенә, мактаулы исемнәренә, дәүләт һәм ведомство бүләкләренә бәйле булачак. Яшь белгечләр аерым игътибарга һәм акчалата бүләкләүгә исәп тота ала, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
22 гыйнвар, 2012 - 08:08
Permalink
“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе
Чама белән 50% укучы мәктәптә дә, өйдә дә дәресләр буенча бернәрсә дә укымый. Аларны укучылар дип түгел, ә укымаучылар дип атарга да була. Болар арасына тумыштан чеп-чи наданнар да керә. Бу укымаучыларны репетитор укытты ни, укытучы (талант) укытты ни, файдасы (уку-укыту буенча) - абсолютно 0 (ноль).
Икенче яктан, бу укымаучылар - тормышның төрле өлкәләрендә, башкалар белән беррәттән, үз урыннарын табалар, умырып хезмәт хакы алалар, дипломнары да бар.
Моннан нинди нәтиҗә чыга инде?
Кунак
22 гыйнвар, 2012 - 07:51
Permalink
“Мәгариф турында” федераль закон проекты укытучыларга үз мәктәбе
Бушлай ярыймы соң?