Белем.ру татар мәгарифе порталы: татарча конкурслар, ресурслар, яңалыклар, блоглар, фикерләр
Татар мәгарифе порталы
belem.ru
проект
"Белем.ру" оешмасы
Безнең проектлар
"Белем.ру" порталы
Порталда реклама
Түләүләр башкару
Сорау-җавап (FAQ)
яңалыклар
Татарстан
Россия
Дөньякүләм
Булмас димә!
Игъланнар
ресурслар
Ресурслар каталогы
Әдипләрнең сайтлары
Видео
Аудио
Заказлар/ресурслар кабул итү
чаралар
#ФӘНДЕМИЯ
"Белем җәүһәрләре"
"Әдәби җәүһәрләр"
"Яшь татнетчылар"
"Айның иң яхшы ресурсы"
белем+
Татар теле һәм әдәбияты
Гарәп-фарсы алынмалары сүзлеге
Алгебра
укытучы+
Репетиторлар
Блоглар
Сез монда
Баш бит
»
Блоглар
» Студентлар өчен татар теле дәреслеге киң кулланышка кереп бара
root
22 окт 2011 - 10:29
Студентлар өчен татар теле дәреслеге киң кулланышка кереп бара
Фикерләр
Кунак
29 Октябрь, 2011 - 13:59
Permalink
Адымнар
http://tat.tatar-inform.ru/video/adimnar/page/1/
Татарча да кызыклы аналитика ясап була икэн, тапшырунын вакытын озынайтсыннар иде, хэм 3-4 мэртэбэ кабатласыннар .
Кунак
28 Октябрь, 2011 - 01:40
Permalink
Хатасыз язарга..
Дәреслек язу - бик катлаулы эш дип беләм. Аның өчен һәръяклы тирән белем кирәк. Җитмәсә, бу эш ни өчендер бик арзан бәяләнә. Дәреслек авторларына һәйкәл куярга вакыт!
Кунак
26 Октябрь, 2011 - 17:10
Permalink
Хатасыз язарга
Дәреслек язар өчен хатасыз язарга өйрәнергә кирәктер әле?
Кунак
5 Ноябрь, 2011 - 19:57
Permalink
Безнең кайсыбер дәреслекләрдә
Безнең кайсыбер дәреслекләрдә дә язырга дип язылган! Мин типография хатасы дип аңлатам тагы!..
qdb
11 Ноябрь, 2011 - 11:21
Permalink
син моны кайсы фикергә җавап
син моны кайсы фикергә җавап итеп язмакчы идең? монда туры килми бит.
һәм, бу коммент минем 19:57 дә коммент чыккач юк иде әле. ягъни, ул премодерациядә булган. премодерация - тикшергәнче күрсәтмичә тору.
һәм, монда шушындый бәхәс кебегрәк сөйләшү булгач, миңа бер фикер килде: root админ, теоретик яктан, сайтка махсус плугины булса, ул мондый комментларны "задним числом" да яза ала, ягъни, яза да, вакытын элекке вакыт итеп куя ала. ләкин бу очракта бу комментның бәхәскә бернинди тәэсире дә юк бугай... һәм бу фикер теләсә-кайсы премодерацияле фикерләшүгә карый. ләкин, тәэсире юк дисәм дә, монда ялган килеп чыга, укыганда ул иртәрәк язган, һәм мин аның комментын күргәннән соң үз фикеремне язган дигән фикер кала, ләкин, чынлыкта мин аны күрмәдем. шуңа күрә, премодерациядә торган комментларның кешеләргә күрсәтелә башлау вакыты да күрсәтелергә тиеш. тагын, кайсыбер җирдә премодерация ялган җәмгыять фикере күренеше булдыру өчен кулланыла, бер яклы фикерләр генә чыгарыла. шуңа күрә, премодерация булган урында моның турында комментарийлар күренгән урында язылып куелган булырга тиеш, яки комментарий язу кагыйдәләренә сылтама булырга тиеш.
root
11 Ноябрь, 2011 - 14:31
Permalink
Динар!
Динар!
Соңгы вакытларда Белем.ру урнашкан серверга көчле генә атака, шул исәптән спам-атакалар булып алды, кайбер проектларга зыян да килде. Спам әле дә бара. Вакыт булуга якын арада әлеге иминлек модульләрен ныгытып, премодерацияне бетерербез. Дата үзгәртү һәм башка шундый "ялган"нар белән без шөгыльләнмибез.
Әлегә фикерләр шунда ук күренсен өчен, теркәлү һәм авторизация үтү кирәк.
qdb
14 Ноябрь, 2011 - 21:31
Permalink
антиспам итеп татар телендә
антиспам итеп татар телендә бер сорауга җавап язу ясагыз, спамерлар җавапны белеп алса, админ сорау белән җавапны алыштыра торuан итеп. мин үземнең сайтларда шулай итеп куйдым.
җавапта кечкенә-зур хәрефләр аерылмасындыр. һәм уңда, сулдагы артык пробеллар исәпкә алынмасын.
qdb
27 Октябрь, 2011 - 07:49
Permalink
синең бу сүзең "син моны
синең бу сүзең "син моны хаталы яздың" дигән сүз икәнен кире какмассыңдыр инде. я әйт инде, нинди хата бар анда? җөмләне кечкенә хәрефтән башлауны син хата диеп саныйсыңмы, атыйсыңмы, аны өйрәнергә кирәк диеп уйлыйсыңмы? син чынлыкта аны өйрәнергә кирәк диеп уйламыйсың, син бары тик зәһәр көнче.
Кунак
1 Ноябрь, 2011 - 16:01
Permalink
Безне мәктәптә...
Безне мәктәптә дәреслек "языр" идем дип түгел, ә язар идем дип өйрәттеләр. Сездә ничек?
qdb
2 Ноябрь, 2011 - 17:29
Permalink
минем белүемчә, аның флюра
минем белүемчә, аның флюра сафиуллина төзегән бер кагыйдәсе бар. ул хәзер кабул ителгәндер инде. ә аңарчы икесе дә дөрес булган. без мәктәптә укыганда безгә ул кагыйдәне өйрәтмәделәр бугай, мин ул кагыйдәне бер вакыт татар телен урыс телле балаларга чит тел итеп өйрәтү дәреслегендә генә күрдем. мин белгән барча компьютерщиклар, программистлар ул төштә һәрвакыт "ы" белән "е" язу яклы, чөнки кагыйдәсе гадирәк булып чыга, хәтта бу очрак өчен булган бу аерым кагыйдә юкка чыга, бик күп кушымчалар өчен уртак кагыйдә генә кала.
qdb
3 Ноябрь, 2011 - 15:44
Permalink
"мин белгән барча
"мин белгән барча компьютерщиклар, программистлар" юк, мисал өчен, Гатауллин Раилне ("Белем авторы") әйтмим, ул моның турында фикерен әйтмәде, һәм башка кайбер программистлар әйтмәде, әйткәннәрен генә әйтсәм, барчасы диергә була. Әмма Белем авторы кабул ителгәнчә, ягъни кайвакыт "а" белән "ә" язу яклыдыр диеп уйлыйм.
root
4 Ноябрь, 2011 - 22:17
Permalink
Дәреслекне язарга
Майны язырга, дәреслекне язарга кирәк, Динар.
Кунак
9 Ноябрь, 2011 - 11:59
Permalink
Әфәрин, root
бик дорес фикер
qdb
11 Ноябрь, 2011 - 10:59
Permalink
һич тә бик дөрес димәс идем,
һич тә бик дөрес димәс идем, нормальный гына фикер. ә син ниндидер ялагаймы? оо, "әфәрин" :)
ни өчен бик дөрес түгел, чөнки әдәби тел дә халык теленә тәэсир итә. мәктәп, гәҗит, радиолар аша. "китап язу" мәгънәсендәге "язу" әдәби телдә "май язу" мәгънәсендәгесенә караганда бик күп тапкыр күбрәк кулланыла. ә әдәби телдә "язарга" шуңа күрә анысы әдәби телдән халык теленә күчкән, ә "май язырга" дигәне халык телендә элеккечә калган булырга мөмкин.
qdb
5 Ноябрь, 2011 - 01:22
Permalink
мин уйлыйм, бу синең уйлап
мин уйлыйм, бу синең уйлап чыгарылган әйбер генә, чынлыкта икесе дә тигез булырга тиештер. чөнки, беренчедән, икесенең дә тамыры бер үк, ягъни, боерык фигыль формасы бер үк: "яз". икенчедән, аларның мәгънәләрендә дә охшашлык бар, бу аларның бер үк тамыр булуын дәлилли. мәгънәсендәге охшашлык ул - аеру белән таратуның охшашлыгы. майны сөттән аерып чыгаралар, язганда кәгазькә фикерләрне таратып салалар. ә аеру белән тарату мәгънәләренең охшашлыгы аңлашыладыр.
root
5 Ноябрь, 2011 - 13:52
Permalink
Укырга һәм язарга
Дәреслек: Ф.Ю.Юсупов, Д.Г.Тумашева, Б.М.Мифтахов. Татар теле. 6 нчы сыйныф. Параграф 50 (147 нче бит).
"Майны язырга" дип әйтү дә әле бик үк дөрес түгел, бар җирдә дә "язарга" булырга тиеш.
Шундый ук мисаллар: "сыер савырга" дип әйтәбез, "сыер саварга" дип язабыз. "Табак-савыт юырга" дип әйтәбез, "табак-савыт юарга" дип язабыз.
Өстә әйтелгән дәреслектәге тиешле кагыйдәләрне укып чыгарга тәкъдим итәм. Диләрә Тумашеваның хезмәтләрен укып чыксагыз да комачауламас, әлеге теманы нәкъ менә ул язган.
qdb
5 Ноябрь, 2011 - 20:57
Permalink
миңа шуны укыр өчен генә
миңа шуны укыр өчен генә китапханәгә барып йөрү исраф булыр диеп уйлыйм.
тумашеваның бу темага китаплары бездәге китапханәдә юктыр да. ул кагыйдә төзегәнме? димәк, бәлки, андый кагыйдәне ф. сафиуллина гына язмаган һәм бәлки икесенеке ике төрледер.
син әйткән дәреслектәге кагыйдә буенча безнең бертөрле сөйләшә, икенче төрле яза булып чыгуыбыз аларның ул кагыйдәсен үзгәртергә кирәклеген генә күрсәтә.
мин һәр вакыт "ы"-"е" язырга кирәк дигән фикеремдә калам, ("һәрвакыт" дигәч, әлбәттә, р га хәтле һәрвакыт дигән сүз түгел, ә тартык авазга беткән тамырлардан соң гына, монысы бу мәсьәләне белмәгәннәргә, ялгыш аңламасыннар, без монда тартык авазга беткән тамырлар турында гына сөйләшәбез, сузык авазга беткәннәренә "р" ялгана, анысында галимнәр арасында бәхәс юк).
ә кагыйдәне дәлилләү дәреслектә булмавына "иманым камил", бәлки д. тумашева хезмәтләрендә бардыр. (бәлки интернетта бардыр ул хезмәтләр... "таткнигофонд"та яки кфу сайтында, гугл китап сайтында булырга да мөмкин, белмим, ләкин андагы китапларны укып булмый). дәлилләү булса, анда бу "ар"-"ыр" кушымчасының килеп чыгышы турында фикерләр булырга тиештер. минем үземнең бер фикер бар: "ар" формасы 3нче зат хәзерге заман хикәя фигыль кушымчасы "а" белән "туган" булырга мөмкин, шулай ук "р" формасы да икенче 3нче зат хәзерге заман хикәя фигыль кушымчасы "й" дан бик ерак аваз түгел. ләкин, "ар" формасы, шулай итеп, үзенең дөреслеген дәлилләсә дә, ул гел кулланылмый, мәсьәлән, "барар" димиләр бит инде. ни өчен шулай соң? ничек кенә булса да, хәзерге татар телендә "ар"-"ыр" кушымчасы инде үзенең бәлки булган архаик формасы "ар"дан һәм бәлки булган элекке туганы "а"-"й" кушымчасыннан өзелгән. хәзерге татар телендә тартык авазга беткән фигыль тамырларының барчасына да "ыр"-"ер" өстәргә була, шуларның бер өлешенә генә аның урынына "ар" да өстәп була. ягъни, һәр вакыт "ыр"("ер") генә куллану да мөмкин. мәсьәлән, "языр", "куыр" диергә мөмкин. ләкин менә шушы миңа бәйләнгән кебек кешеләр әдәби-рәсми кагыйдәләрне яклап бәйләнәләр, ләкин алар чын татар телен яклап бәйләнмиләр бит, аларга, бөтенләй хата булмаса, кагыйдәдә нәрсә булса да барыбер, алар бары тик шул кагыйдәләрне яттан белүләрен кешегә күрсәтеп мактаналар гынадыр бәлки. ләкин ул кагыйдә - кеше төзегән нәрсә генә, ул хата да булырга мөмкин, ул кагыйдәне уйлап чыгаручыларның дәлилләрен, ни өчен шундый вариант сайлап алуларын аңлатуларын табып укырга кирәк, дөресме икән.
өстәп язам: искәрмә: "куыр" дидем, белмәгән кеше уйлап куерга мөмкиндер, әле генә үзе тамыры сузык авазга беткән фигыльләр турында бәхәс юк диеп, ә үзе "ку" тамырын мисал итеп китерә - юк, бу "чынлыкта" "w" авазына бетә диергә була, "чынлыкта" диюем аның үзен тотышы "w" га беткән шикелле булуы. әмма бу сүзнең тамырын аерып ала алган кеше моны гына аңларга тиештер инде. әмма, кызганыч, шундый сәер, "башсыз", ниндидер начар холыклы, шул начар холкы аркасында китаптагыга 100% ышанып, үз башы белән уйламыйча, ятлап кына сөйләшүче кешеләр дә бар бугай...
тагын бер искәрмә: Белем авторы комментындагы (root ул ул), башлыгындагы "укырга" сүзе бу бәхәс өчен дөрес мисал түгел, чөнки аның тамыры "укы" - сузык авазга бетә.
qdb
25 Октябрь, 2011 - 20:17
Permalink
мин дә бәлки дәреслек языр
мин дә бәлки дәреслек языр идем. дәреслек мәктәптә кулланыла алсын өчен лицензия кирәктер. дәреслеккә нинди таләпләр куела? һәм югары уку йорты дәреслегенә нинди таләпләр.
урыс телле балаларга филологик терминнар өйрәтмәү, практик, сөйләм теле буларак өйрәтергә планлаштыралар диеп беләм.
qdb
17 Ноябрь, 2011 - 14:07
Permalink
шушы сорауга да җавап
шушы сорауга да җавап бирмисезме? ә кем аңа җавап бирергә тиеш?
root
17 Ноябрь, 2011 - 21:36
Permalink
Җавап
Динар.
Иң беренче чиратта стандартлар өйрәнелә (хәзер шундый стандартлар бар). Укучылар әлеге стандарт дәрәҗәсендә белем үзләштерергә тиешләр, күбрәк үзләштерсәләр зыянлы түгел дип уйлыйм.
Аннары дәреслекнең планы төзелә - атнага ничә сәгать укыганда әлеге белемнәрне ни рәвешле җиткезергә, ничә параграф кирәк һ.б. шундый сораулар. Шундый каркасын ясагач дәреслекне яза башларга була (беркем дә тыймый). Берничә кеше җыелып, темаларны бүлешеп дәреслек язарга мөмкин.
Дәреслек язылып беткәч аның белән бу өлкәдәге башка белгечләр танышып чыгалар, аңа рецензия языла. Бу дәреслек буенча укыту өчен аңа министрлык грифы кирәк, ягъни сез бу дәреслекне министрлыкка тапшырасыз экспертизага (татар телендә булса хәзер аның русчасы да кирәк ахыры, элек мин китап чыгарганда кирәкми иде), министрлык 2-3 рецензентка яңадан карарга бирергә мөмкин.
Рецензияләр уңай булган очракта әлеге дәреслекне бастырып чыгару өчен финанс булу кирәк. Финанс булган очракта дәреслек нәшриятка җибәрелә, аны анда типография экспертлары (редакторлар һ.б.) төзәтәләр, сезнең белән бу төзәтүләр килешенә.
Дәреслек басылып чыккач ул министрлыкка кайтартыла, министрлык аларны районнарга тарата, сезгә 4-5 китап гонорар булып кайта, бераз гына (ипи-чәйлек) акча да түләнә.
Шулай дәреслек мәктәп китапханәләренә таратыла, әгәр сезнең конкурентның китабы яхшырак һәм аның буенча белемнәр яхшырак бирелә икән, яисә өстән башка автор буенча укытырга дигән таләп куелган икән, ул вакытта бу дәреслек китапханәдә тузанланып ята, кайвакыт олимпиадаларга әзерләнгәндә аның белән кереп танышырга мөмкиннәр.
Әгәр инде башка конкурент юк икән, укучылар сүгә-сүгә, синең китапны сыза-боза белем үзләштерәләр. Шул рәвешле таушала төшкәч инде 3-4 елдан китапны яңадан бастырып чыгару сорала. Инде ул вакытта икенче төзәтелгән һәм яхшыртылган басмасын чыгара аласыз. Һәм шул вакытта гына инде сез, Аллага шөкер, ниһаять, эш бетте дип тагын 4-5 китап гонорар күтәреп кайтасыз һәм ипи-чәйлек акча белән кибеткә чәйгә конфет алырга йөгерәсез.
Мин сиңа Татарстанда дәреслек чыгару мисалын китердем. Мәскәүдә моңа грантлар чыгарыла, дәреслек бастыру өчен төркем төзелә, аларны ялына-ялына соратып китап яздырталар, кайчак ул Татарстанныкыларга караганда да мәгънәсезрәк була.
Китап язу институт галимнәре өчен уңай, аның өчен аларга өстәмә керем була + студентлар алдында дәрәҗәләре арта. Мәгариф системасында эшләмәгән очракта сиңа бу дәреслекләрне язу күпкә кыен булыр дип уйлыйм.
qdb
3 Июнь, 2012 - 17:27
Permalink
http://forum.belem.ru/index.p
http://forum.belem.ru/index.php?showtopic=1039 "дәреслек язасым яки татарчага тәрҗемә итәсем килә!" дигән әңгәмә ачтым әле
qdb
17 Ноябрь, 2011 - 23:46
Permalink
рәхмәт :) шактый шаян җавап
рәхмәт :) шактый шаян җавап :) син үзең дәреслек язып карагансың ахры, яки язган кеше сиңа сөйләгән :)