Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Интернет челтәрендә татар телле интернет-проектлар яңгырдан соң гөмбә кебек үк үрчемәсә дә, аларның саны сизелерлек арта бара. Әле күптән түгел генә ВКонтакте челтәре тулысынча татар телендә эшләп китте, "Татмедиа" ААҖ ярдәме белән күп кенә матбугат чараларының рәсми сайтлары дөнья күрде, бераз шәхси сайтлар саны артты, ә якын арада күп кенә дәүләт структурасы сайтларының татар версияләре дөнья күрергә әзерләнә.
Шул ук вакытта Интернет челтәре сыйфатлы һәм файдалы татар телле сайтларга мохтаҗ. Татар телендә мәгълүмат таба алмаган кулланучылар ресурсларны рус телендә яисә чит телләрдә эзләргә мәҗбүр. Андый файдалы ресурслар булган очракта да кулланучылар бу турыда хәбәрдар түгел.
Татар интернетының файдалы ресурсларын булдыру һәм аларны халыкка таныту максатыннан җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә 2010 елның февраль аенда "Белем җәүһәрләре" дип исемләнгән дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесен игълан иткән иде. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча "Татнет күгендә" узган ел биш шундый "Белем җәүһәре" балкый башлады.
2011 елда бәйге уңай якка зур гына үзгәрешләр кичерде. Беренчедән, бәйгене оештыручылар рәтенә быел Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы кушылды. Икенчедән, бәйгенең бүләкләре дәрәҗәсе артты, өченчедән, Бөтендөнья татар конгрессы һәм шәхсән аның рәисе Ринат Закиров ярдәме белән тантананы үткәрүнең яңа урыны билгеләнде.
Быелгы "Белем җәүһәрләрен" тантаналы рәвештә бүләкләү "Казан" милли-мәдәни үзәгендә уздырыла. Тантана 29 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак.
Әлеге тантанага бәйгенең финалистлары, узган елгы "Белем җәүһәрләре", жюри әгъзалары, телевидение һәм матбугат чаралары, бәйгене оештыруда зур ярдәм күрсәткән юридик һәм физик затлар һәм күп кенә мөхтәрәм кунаклар чакырулы.
Бәйгенең рәсми сайты: http://konkurs.belem.ru
Беркетелгән файл: "Белем җәүһәрләре" II дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
"Белем җәүһәрләре" II дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре турында | 2.41 MB |
Фикерләр
root
28 Октябрь, 2011 - 00:24
Permalink
җанатарлар
Финалистлар үзләре белән биштән артык булмаган санда җанатарлар (укытучылар, укучылар яисә аларның ата-аналарын) да алып килә алалар.