Татар мәгарифе порталы
Сез монда
21 май көнне Казанның Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында пикет узды, аның шигарләре Дәүләт думасында татар телен укытуга каршы әзерләнүче канун өлгесенә каршылык белдерү һәм Федераль университет нигезендә татар институты ачуны таләп итү эчтәлегендә иде.
Митингка Татар иҗтимагый үзәгенән, аның Түбән Кама бүлегеннән утызлап активист килгән иде. Алар “Татфакны юк итү - татар милләтенә балта чабу”, “Президент Миңнеханов татфакны - татар телен, фәнен университеттан кууга юл куймагыз!“, “Уе юкның - теле юк, теле юкның - иле юк”, “Ректор Гафуров! Татфак нигезендә татар филологиясе, тарихы институтын оештыруны таләп итәбез!”, “Татар халкын урыслаштыруны туктатыгыз!”, “Татары, борьба за наш язык - это наша Сталинградская битва! Ни шагу назад!”, “Татар телен мәктәптән куу - җинаять!" дигән шигарләр белән басканнар иде.
Татар иҗтимагый үзәге урынбасары Фәрит Зәкиев: “Без бик сәер эш белән шөгыльләнәбез,” ди. Русия конституциясен Дәүләт думасыннан саклыйбыз, аннан чыккан кануннар Русия конституциясен боза", ди ул.
“Дәүләт телләрен укыту - ул республика эше. Ул безнең кануннар буенча булырга тиеш. Ә Дәүләт думасы республика эшләренә тыкшына. Һуманитар педагогик университеты да бетте. Хәзер безнең милли югары белем алырга бернинди өмет калмады. Һуманитар институтында, дәүләт университетында бар иде татфак, ә хәзер аларны куштылар да, ул хәтта институт та булмый, бер бүлек кенә булып кала.”
Митинг активистлары Федераль университет нигезендә татар институты булуын таләп итә. "Анда татар филологиясе, татар әдәбияты фәне, татар тарихы фәне булырга тиеш", ди Зәкиев.
Чыганак: http://azatliq.org
Фикерләр
Кунак
9 Август, 2011 - 16:41
Permalink
Исәнмесез! Хатыбызга җавап
Исәнмесез! Хатыбызга җавап килде. Гомуми сүзләр.Бу уку елыннан төркемнәргә бүлүне бетерделәр. Укытучыларга килгәндә, беребез 1 елга ял алды, икенчебезне мәгариф идарәсенә эшкә алдылар, өченчебез башлангычка төште(эш эзли, тапса китә),калган өчебезгә 19 ар сәг.
12нче мәктәп укытучылары.
root
9 Август, 2011 - 22:04
Permalink
Кайсы дәүләт учреждениесе җавап бирде?
Кемгә мөрәҗәгать иткән идегез? Кайсы дәүләт учреждениесе җавап бирде? Мәгариф министрлыгымы? Ниндирәк гомуми сүзләр? Әлеге темага аралашу форумда бик уңайлы, хатны да беркетә алыр идегез.
Безнең белән туры контактка да тәки кермәдегез. Гади киңәшләрдән ары ярдәм итә алмадык. Бик кызганыч.
Кунак
7 Июнь, 2011 - 20:43
Permalink
Рәхмәт
Рәхмәт. Сез җибәргән адреслар буенча хат җибәрдек. Әлегә җаваплар юк.
Раил Гатауллин
7 Июнь, 2011 - 22:20
Permalink
Әгәр мөрәҗәгатьне Хөкүмәт
Әгәр мөрәҗәгатьне Хөкүмәт порталы кысаларындагы кабул итү бүлмәләре аша юллаган булсагыз, аларның каралышын белешеп тора аласыз, 30 көн эчендә сезгә җавап килергә тиеш! Җавап килмәсә, тагын да югарырак инстанциягә языгыз, министрлык яисә ведомствоның законны үтәмәвен, сезгә ярдәм итмәвен ассызыклагыз, матбугатка хәбәр итегез! Үз хокукларыгызны якларга өйрәнегез. Безнең порталда әлеге темада комментарийлар аша мәсьәләнең хәл ителеше турында хәбәр итеп торыгыз.
Шулай ук депутатларыбыз исемлеге белән танышыгыз: http://gossov.tatarstan.ru/deputaty/ (фән һәм мәгариф өлкәсе буенча Разил абый Вәлиев ярдәм итә аладыр: http://gossov.tatarstan.ru/deputaty/show/112)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
7 Июнь, 2011 - 20:24
Permalink
Без һаман билгесезлектә.
Без һаман билгесезлектә. Көтәбез. Бәлки класслар киләсе елга да бүленер дип өметләнәбез. Хәзер без үзебезгә үзебез генә ярдәм итә алабыз. Кайберәүләребез эш эзләүдә, кайберәүләребез башлангычка күчәргә ризалык бирде.
Раил Гатауллин
7 Июнь, 2011 - 20:38
Permalink
Сез кемнәр белән сөйләштегез?
Сез Мәгариф министрлыгы белән элемтәгә кердегезме соң (контактларын күрсәткән идем)? Алар ни дип җавап бирде?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
27 Май, 2011 - 21:38
Permalink
Чынлап та шулай
Мин инде шулай мөрәҗәгать итәргә күптән өндәп киләм. Электрон мөрәҗәгатьне татар телендә язулары да аеруча зур әһәмияткә ия. Ә монда инде бигрәк чаң кагар вакыт, нинди телдә язсалар да, уңай нәтиҗәсе генә булсын тизрәк.
Чаллы укытучыларын болай да акыллы дип исәплим, алар инде мондый мөрәҗәгатьләр җибәргәннәрдер, әлеге тема якын булганга гына монда бу хәбәрне калдырганнар дип исәплим. Сезнең хәлне Мәгариф министрлыгы белә (хәбәр иттем), әмма ләкин (шәхсән миңа) конкрет кайда нинди хәл булуы гына тәгаен билгеле түгел. Мин тәкъдим иткән телефоннар буенча нинди дә булса ярдәм булдымы, чылтыраткан идегезме? Безнең белән туры контактка да чыкмыйсыз, әллә бар да уңайландымы?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
27 Май, 2011 - 11:08
Permalink
АКЫРЫП ЕЛАРГА КИРӘК!!!
Сез бигрәк тормыштан артта калгансыз! Бу бит катастрофа! Мин беләм, сезнең монда язышканны Раил Мәүлетович министрлыкка җиткезгәндер, бәлки әле депутатларга да әйткәндер. Әмма бит аның кулында рәсми теркәлгән документ юк. ФИО да күрсәтмәгәнсез, кайдан икәнегезне дә язмагансыз.
Бүгенге көндә күп эшләр рәсми кәгазьләр белән эшләнә. Сезгә күпләп-күпләп рәсми мөрәҗәгатьләр белән чыгарга кирәк. Хәзер министрлыкларның рәсми электрон кабул итү бүлмәләре бар.
Менә сезгә министрлыклар: http://prav.tatarstan.ru/rus/ministries.htm. Сайтларына керәсең дә аста электрон мөрәҗәгать язасың. Ни телдә язасыз, шул телдә җавап бирергә тиешләр 30 көн эчендә!
Менә сезгә Хөкүмәт үзе: http://prav.tatarstan.ru/totreception.htm. Языгыз, чаң кагыгыз, үз хокукларыгызны якларга өйрәнегез. Шулай бармак суырып утырсагыз пустышка каптырмаслар, АКЫРЫП ЕЛАРГА КИРӘК!!!
Раил Гатауллин
25 Май, 2011 - 23:26
Permalink
Якын арада җавап бирербез
Якын арада җавап бирербез. Әмма ләкин безнең белән шәхсән элемтәгә ( http://belem.ru/contact ) керсәгез, сөйләшү нәтиҗәлерәк булыр иде.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
25 Май, 2011 - 11:32
Permalink
Мин дә шундый хәлдә. Мине дә
Мин дә шундый хәлдә. Мине дә бу сораулар бик борчый. Мин диплом буенча филолог, миңа да башлангыч сыйныфтан дәрес бирмәкче булалар. Бу мәктәптә бит 12 төрле милләт балалары укый. Ничек бер саф татар группасында( татарча яхшы белгән, гел белмәгән) укучыларны укытып булсын. Бу татар телен юкка чыгару түгелме? Ни өчен 18 ел буе, саф татар классларына, татар төркемнәренә , рус төркемнәренә бүлеп укытылды да, хәзер ярамыйга әйләнде? Бу яңа түләү белән бәйлеме әллә? Татар телчеләренә акча калмаганмы әллә? Бөтен конкурсларда катнашып, татар телен күтәрү өстендә эшләп, безнең эшләгән эшебез 1 секундта чәлпәрәмә килде. Зинһар безгә киңәш бирегез, ярдәм итегез!
Кунак
24 Май, 2011 - 16:06
Permalink
Чаллы мәгариф идарәсе
Чаллы мәгариф идарәсе кыскарта бит инде аны. Сәбәбе Татар мәктәбе булу. Татар мәктәпләрендә группага бүлеп укытулар булырга тиеш түгел диләр(моңа кадәр дә татар мәктәбе иде,гел бүлеп укыттык). Кыскару 4 укытучыга яный инде хәзер. Бу 12нче татар мәктәбе турында сүз бара. Сыйныфларда балалар саны төрлечә 20, 21, 25, 28.Төркемнәрдә 11-13 бала утыра.Монда сыйныфлар саны кыскару турында сүз бармый.
Раил Гатауллин
24 Май, 2011 - 13:43
Permalink
Элемтәгә керегез
Укытучының кайсы мәктәптән икәнлеген белмәгәч, төгәл җавап биреп булмый. Монда сораулар туа: сыйныфлар саны кыскаргангамы? Яки кыскарту аттестация белән бәйлеме? Татар яисә рус төркемнәрен кушалармы? Төркемнәрдә балалар саны ничә? һ.б. Чаллы мәгариф идарәсе сорауларга төгәлрәк җавап бирер иде.
Милли мәгариф бүлеге: http://mon.tatar.ru/tat/structure.htm?department_id=32523
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
22 Май, 2011 - 08:11
Permalink
Чаллыда татар теле
Чаллыда татар теле укытучыларын кыскарталар.Бу 29 нчы гимназиянең тәэсире булса кирәк.Безнең мәктәптә 3 укытучы кыскара, башка татар мәктәпләрендә дә шул ук хәл. Моңа кадәр (гомер буе) 2 группага бүлеп укыта идек, ә киләсе елдан ярамый дип сәбәбен аңлаталар. Кыскартуга эләгүчеләргә башлангыч сыйныф укытучысы урынын тәгъдим итәләр. Ярдәм итегез, нәрсә яхшы кыскыртуга эләгүме, әллә гариза язып китүме? Кыскартуга эләксәң стаж өзелмиме? Безнең стажлар 20 елга якын. Грант ("Наш лучший учитель) алган очракта ул югалмыймы?