Татар мәгарифе порталы
Сез монда
15 октябрь көнне Казан шәһәренең Мәскәү районында урнашкан Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиясендә Татар интернетының “белем җәүһәрләре”н бүләкләү тантанасы уздырылды.
Тантанага бәйгенең финал өлешенә узган конкурсантлар чакырылды. Андыйлар – 30. Бу интернет-проектлар 40 эш арасыннан сайлап алынды, бәйгегә исә барлыгы 44 гариза бирелгән иде.
Бәйге 7 номинация буенча алып барылды:
* Укытучы - җәүһәр;
* Укучы - җәүһәр;
* Тематик ресурс - иҗади җәүһәр;
* Башлангыч белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы;
* Урта белем учреждениесе - җәүһәрләр чыганагы;
* Югары уку йорты - җәүһәрләр чыганагы;
* Белемле гаилә - нур чәчеп торган җәүһәр.
Иң күп гаризалар “Укытучы - җәүһәр” номинациясендә катнашырга теләк белдереп бирелгән иде.
Җиңүчеләрне тәбрикләргә жюри әгъзаларыннан тыш Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенә һәм аның баш консультанты Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы, татар халкының танылган шагыйрәсе Флера Тарханова, Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының һәм Казан шәһәр мәгариф идарәсенең вәкилләре килгән иде.
Тантана бер минут тынлык белән башланды. Тынлыктан соңгы беренче чыгышында алып баручылар түбәндәге фикерне әйтергә тырыштылар - әлеге вакыйганы татар халкы Хәтер көнендә генә түгел, һәр көнне истә тотарга, тарихны онытмаска һәм күңелләрдә татар рухын саклап һәм ныгытып тагын да яңа үрләргә омтылырга тиешләр.
Чынлап та, хәтер белән генә яшәп булмый. Бары тик хәтер белән генә яшәгән милләтнең киләчәге булмый, киләчәккә карап һәм тарихыбызны онытмыйча алга атларга кирәк.
Әлеге бәйгедә нәкъ менә киләчәккә карап атлый торган кешеләр җыелган иде. Сәхнәдә - “Белем җәүһәрләре” I Халыкара интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләре. Бүгенге көндә Интернет челтәрендә татар телендә булган иң кыйммәтле файдалы ресурсларның авторлары алар. Күпләр, татар булып та, туган телен онытып интернетта рус телендә аралашып утырган вакытта, яисә татар телен бозып аралашкан чакта, әлеге кешеләр Интернетны сүз артыннан сүз саф татар теле белән баета торалар. Татар теле белән баету гына түгел, алар әлеге ресурсларны кулланучыларга матур итеп тәкъдир итәргә, интернет-технологияләрнең бар мөмкинлекләрен булдыра алганча кулланырга омтылалар.
Тулы текстны бәйгенең рәсми сайтында укый аласыз: http://konkurs.belem.ru
Фикерләр
root
17 Ноябрь, 2010 - 12:04
Permalink
Уңышлар телибез!
Киләчәктә "катнашты" дигән сертификат белән генә разый булып калмавыгызны, һәркайда уңышларга ирешүегезне, туган телебезнең бөек һәм көчле булуын яктыртуны дәвам итүегезне теләп калабыз! Барчагызга да уңышлар телибез!
Кунак
16 Ноябрь, 2010 - 20:36
Permalink
Исәнмесез,"Белем.ру" ҖЧҖ.
Сертификат җибәреп, без бәйгедә катнашучыларны игътибарсыз калдырмавыгыз өчен зур рәхмәт!Эшегездә уңышлар телим.
Кунак
12 Ноябрь, 2010 - 23:53
Permalink
Исәнмесез,"Белем.ру" ҖЧҖ.
Исәнмесез,"Белем.ру" ҖЧҖ. Сертификат килде. Рәхмәт.
root
12 Ноябрь, 2010 - 13:55
Permalink
Сертификатлар
Чынлап та, җибәрелгән хатлар кире кайттылар. Яшенле яңгыр узу сәбәплеме, ут та берничә тапкыр сүнеп алган иде.
Тәгаен барып җитсен өчен, сертификатларны үземнең шәхси электрон адрес аша юлладым.
Кунак
12 Ноябрь, 2010 - 09:24
Permalink
"Белем җәүһәрләре-2010"
"Белем җәүһәрләре-2010" интернет-проектлар бәйгесендә катнашкан, әмма призлы урын алмаган конкурсантларыбызның барчасына теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон адресларына сертификатлар җибәрдек.
Сорау: Исәнмесез,"Белем.ру" ҖЧҖ. Сертификат килмәгән очракта моны ничек дип аңларга?
Кунак
11 Ноябрь, 2010 - 22:47
Permalink
Татар теленнән яңа стандартлар кирәк иде
Татар теленнән яңа стандартлар кирәк иде
root
11 Ноябрь, 2010 - 22:44
Permalink
Сертификатлар
"Белем җәүһәрләре-2010" интернет-проектлар бәйгесендә катнашкан, әмма призлы урын алмаган конкурсантларыбызның барчасына теркәлгән вакытта күрсәтелгән электрон адресларына сертификатлар җибәрдек. Шул рәвешле, бәйгедә катнашкан һәр конкурсант бүләксез калмады.
Киләчәктә барчагызга уңышлар теләп калабыз, иҗатыгыз һәм хезмәтегез һәрвакыт мактауга лаек булсын!
Ихтирам белән, "Белем.ру" ҖЧҖ
root
10 Ноябрь, 2010 - 22:32
Permalink
Электрон сертификатлар
Соравыгыз өчен рәхмәт.
Электрон сертификатлар әзерлек этабында. Хәзерге моментта дизайнер катлаулы зур проект өстендә эшли. Эш тәмамлануга сертификатлар хат аша җибәреләчәк.
Кунак
10 Ноябрь, 2010 - 20:27
Permalink
"Бәйгене оештыручылар бәйгедә
"Бәйгене оештыручылар бәйгедә катнашкан, әмма финалга чыкмаган башка конкурсантларга да электрон сертификатлар тапшырылачагын әйттеләр."
Сорау: электрон сертификатлар җибәрелмәдеме әле?
Кунак
24 Октябрь, 2010 - 20:19
Permalink
Чыннан да, әлеге бәйге укучыларга да һәм һәрберебезгә дә кирәк.
Алда билгеләп үтелгән бәйгенең күпчелек өлеше татар мохитенә, мәдәниятенә һәм сәнгатенә юнәлтелгән дип беләм. (хаталансам төзәтегез әлбәттә) Бәлки бу сорау турыдан-туры өстәмә белем бирү учреждениеләренә кагыладыр?(андый бәйгеләр чыннан да бик үзенчәлекле – «предмет олимпиадалары»ннан үзгә)
Хөрмәт белән, Дилә Мөхәммәди.
root
22 Октябрь, 2010 - 22:49
Permalink
Авторлар уйларга тиеш!
Мәгариф яңача түләү системасына күчкән икән, димәк, аның авторлары барысын да алдан уйлаган булырга тиешләр. Уйламаганнар икән, димәк, бу - аларның ялгышы.
Бу бәйге укучыларга кирәк. Гореф-гадәтләрне, традицияләрне дәвам итү максатыннан. Әмма әлеге бәйгегә әзерли торган худ.рук кебек кешеләр каралган булырга да тиештер ич. Бу эш өчен акча ала торган махсус белгечләр каралмаганмы мәгариф системасында? Мәктәптә хәзер эшләмәгәч, тәгаен әйтә алмыйм. Үзем элек бу бәйгегә укучылар әзерләп йөрдем, жюри әгъзасы да булырга туры килде.
Әлеге бәйгегә яшьләрне әзерләп үзең дә яшәрәсең, күңелең яшәрә.
Хөрмәтле Мәгариф өлкәсе җитәкчелеге!
Укытучыларга мондый уйлар уйларга мөмкинлек калдырмагыз, иҗади шөгыльләнергә, җаны-тәне белән үз эшенә бирелеп эшләргә мохит булдырыгыз. Мохит булдырган булып та мондый сораулар туа икән - андый сорау бирердәйләрне мәктәпкә якын китермәгез.
Укытучы халкы - эксперимент тычканы түгел. Мондый сорау - әлеге мәктәптәге әлеге укытучының проблемасы түгел, шушы мәктәп эшләп килә торган җәмгыять проблемасы, хөкүмәт проблемасы.
Мин бу сорауны бераз үзгәртергә һәм Мәгариф министрлыгына (http://mon.tatar.ru/tat/priem.htm) юлларга тәкъдим итәм. Эчтәлегендә якынча мондый текст булырга тиештер (ХАТНЫ ҺӘРВАКЫТ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫГЫЗ!!! СЕЗГӘ 30 КӨН ЭЧЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ҖАВАП КИЛЕРГӘ ТИЕШ!!!):
"Татар теле укытучыларын "Татар егете", "Татар кызы" кебек бәйгеләргә укучылар әзерләргә җәлеп итәләр. Гомумән, укытучыларга шундый эшләр белән шөгыльләнергә еш туры килә. Бу максаттан укытучыларга түләү ничек каралган?"
Уңышлар телим.
Кунак
22 Октябрь, 2010 - 21:41
Permalink
Татар егете,Татар кызы бәйгеләре уздыру кемгә кирәк?
Татар теле укытучыларын шул бәйгегә укучылар әзерләргә мәҗбүр итәләр.Балаларга белем бирәсе вакытны уен уйнап, бушка уздырырга мәҗбүрбез.Мәгариф яңача түләү системасына күчте. Мондый уеннарга түләү каралмаган. Вакыт бушка уза,бер мәктәптән икенчесенә йөреп вакыт һәм акча туздырабыз.Бу кемгә кирәк?
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 19:33
Permalink
Кунак булсагыз, тыйнак булыгыз
Укытучы кешегә мондый стильдә әңгәмә алып бару бер дә килешми
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 19:20
Permalink
Ачыклыйм! Бездә үтә гади
Ачыклыйм! Бездә үтә гади нәрсәне шул фраза белән атыйлар. Русча "просто как три копейки сымаграк". Әзрәк тапкыррак булыгыз инде, укытучы кешеләр бит инде монда.аның өчен форумда тема ачыгыз монда бит сүз бәйге турында бара.
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 18:58
Permalink
Ачыклагызчы
Кем ул Мәнди анасы Сәхибҗамал?
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 18:14
Permalink
Юморны аңлый алырга да кирәк
Юморны аңлый алырга да кирәк шул!!! Конкурста җиңүчегә машина бирмәгәннәрен Мәнди анасы Сәхибҗамал түти дә беләдер инде аны, тем более, гомер буе кәгазь грамота ны зур бүләк дип кабул иткән укытучыга.
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 17:50
Permalink
Сүз фикерегезнең исеме
Сүз фикерегезнең исеме турында бара. "Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел". Ягъни бу очракта безнең кадерне белергә кирәк булып чыга.Ярый һәркем үзенчә аңлар, сатулашудан мәгънә юк. Урыс әйтмешли "каждый по своему с ума сходит".
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 17:38
Permalink
Булатка җавап
Мин сезне бер дә югарылыкка куймадым, Булат/Мишәбаш. Борчылмагыз! Сез үзегез «килешмәс» урынга менеп басып, «рәхмәтемне белдерәм» дисез. Машина өмет итәсез.
Мин дусларым белән исән, үз урынымда – шаһит киткән бабаларыбыз юлында, өметем иманда Insha'Allah.
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 17:38
Permalink
Булатка җавап
Мин сезне бер дә югарылыкка куймадым, Булат/Мишәбаш. Борчылмагыз! Сез үзегез «килешмәс» урынга менеп басып, «рәхмәтемне белдерәм» дисез. Машина өмет итәсез.
Мин дусларым белән исән, үз урынымда – шаһит киткән бабаларыбыз юлында, өметем иманда Insha'Allah.
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 08:52
Permalink
Монда инде Дилә Мөхәммәди
Монда инде Дилә Мөхәммәди арттырып та җибәргән кебек. Ни дисәң дә, халкыбыз азатлыгы өчен көрәшеп башын салган милләттәшләребез белән, сайт ясаучы - безне бер югарылыкта кую килешмәс. Шулай да конкурсны оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә татарча ресурслар бу бәйгедә бермә-бер артыр дип уйлыйм. Конкуренция арткан саен сайтлар сыйфаты да яхшырыр, бәйгенең дәрәҗәсе дә артыр, аны финанс ярдәме белән бай абзыйларыбыз тәэмин итә башлар. Күп тә үтмәс, бәйге җиңүчеләре бүләкләү тантанасыннан яңа машиналарга утырып кайтып китәрләр. Ләкин белем, мәгариф кебек сүзләрне китаптан башка күз алдына китереп булмау сәбәпле, быелгы спонсорларыбызның дәрәҗәсе дә беркайчан да югалмас, чөнки материаль байлык килә дә китә, ә рухи байлык мәңгелек. Булат/Мишәбаш.
Кунак
21 Октябрь, 2010 - 00:03
Permalink
Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел.
Рәхмәт, туганнар! Шаһит киткән бабаларыбызны хәтерләү көнендә исәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтүегез үзе бер дулкынландыргыч вакыйга булды.
Дәвамлы булсын!
Сезгә чиксез хөрмәт белән, Дилә Мөхәммәди.