Татар мәгарифе порталы
Бүген Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйлметдинов Яр Чаллы шәһәре мәгариф системасы белән танышты. Министр әүвәл башкарма комитет җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев белән очраша. Сүз өлкәнең якын арага үсеш перспективалары турында бара.
А.Пушкин исемендәге лицейда исә Альберт Гыйлметдинов Яр Чаллы мәгариф оешмалары директорлары белән аралаша, диелгән шәһәрнең рәсми сайтында.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сүзләренә караганда, районда мәгариф оешмаларның 30 проценты автоном рәвештә эшләү режимына күчкән. Ә бу, үз чиратында, финанс һәм идарә ресурларын нәтиҗәле кулланырга, мөгаллимнәргә хезмәт хакын яңача түләргә мөмкинлек бирә икән.
Өстәмә белем бирү оешмаларының норматив финанслауга күчүе, серфтикат кертү балаларның төрле профилле оешмалар өчен чынлыкта нинди бәягә төшүен ачыкларга, төрле түгәрәк һәм секцияләргә укучыларны беркетү һәм бюджет акчаларын рациональ рәвештә тоту мәсьәләләренә ачыклык кертергә булыша. Министр сүзләренә караганда, Республика Президенты өлкә алдында зур мәсьәләләр куйган. Сүз Президент статусына ия булачак комплекслы мәгариф программасын булдыру турында бара. Максат – Татарстан мәгариф системасын регионнар арасында иң сыйфатлы итү.
Фикерләр
Сылу
6 Апрель, 2009 - 18:58
Permalink
Норма!!!
Сылтама дөрес бит, сәламәтлек министрлыгына илтми!!!
Кунак
6 Апрель, 2009 - 18:20
Permalink
Минем сәламәтлегем яхшы, Аллага шөкер!.
http://mon.tatar.ru/rus/rukov/minister.htm
Әлеге адрес буенча сәламәт саклау министрлыгы ачылды. Минем сәламәтлегем яхшы, Аллага шөкер! Сүз татар теленең сәламәтлеге турында бара!
Раил Гатауллин
7 Апрель, 2009 - 11:08
Permalink
Сәламәтлек түгел - мәгариф
Ялгышасыз.. Әлеге сылтама Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры турында мәгълүматка илтә.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
6 Апрель, 2009 - 15:15
Permalink
Мәгариф министры турында
http://mon.tatar.ru/rus/rukov/minister.htm адресы буенча Мәгариф һәм фән министры турында мәгълүматны укый аласыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Кунак
4 Апрель, 2009 - 14:12
Permalink
Аптыраш!
Яңа министр - татар балаларының үз телләрендә уку хокукы бозуны туктату, татар телен дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү максатыннан куелган дип аңлатканнар иде. Татар теленең авыр язмышы турында бер генә авыз сүздә булмадымени соң???!
Кунак
5 Апрель, 2009 - 11:32
Permalink
Тапкансың аптырарлык нәрсә...
Яңа министр үзе дә татар телендә юньләп сөйләшә белми ул. Аны киресенчә татар телен бетерү өчен куймадылармы икән?! Менә табышмак кайда...