Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланып тәкъдим ителгән 11 нче сыйныф өчен “Әдәбият” дәреслегенә, 2005 нче ел (авторлары: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Г.Галимуллин, Т.Н.Галиуллин, Ф.Ә.Ганиева, Н.Г.Юзиев) һәм “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на (2005) нигезләнеп язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителә.
Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү - гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү укучыларга тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың. Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны 11 нче сыйныфта гына укытырга өйрәтеп булмый. Укучы башлангыч класслардан үк укырга күнегергә тиеш. Ә инде кече яшьтән үк китапка мәхәббәт уята алсаң, тормышның төрле хәлләрендә укучыларның үз фикерләре булачак. Укучы укып өйрәнмәгән булса, аңа берничә кызыклы әсәрнең сюжетын сөйләп күрсәтергә була.
Тәкъдим ителгән әлеге дәрес-конспектлар укучыларның шушы үзенчәлекләрен истә тотып төзелде. Уку елы башында 1-2 укучы әсәр белән танышса, соңрак ярты класста (10-15 укучы) әдәбият дәресенә карата кызыксыну уянса, бу инде укытучының зур уңышы исәпләнә. Чынлап та, укучылардан әдәби әсәр укыту үтә четерекле мәсьәләнең берсенә әйләнеп бара.
Зур күләмле әсәрләрне дәрестә укып җитешеп булмый, аларны өйдә укырга кирәк. Ә инде укучы әсәрне берьялгызы укып чыга алган икән һәм анда язучының башка әсәрләрен, бөтен иҗатын белү теләге кузгалса, бу хәл укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Укыганның эчтәлеген укучы иптәшләре алдында сөйли дә алса, бу инде аның теленең баюына, җегәрен ныгытуга булыша.
“Эчтәлек сөйләү” гыйбарәсе бездә кайвакытта тискәре мәгънәдә кулланылды. Әмма эш-гамәлдә шулай да эчтәлек сөйләү белән еш очрашырга туры килә. Һәм ул кирәк тә. Хикмәт нәрсәдә соң? Эчтәлек сөйләү-сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына әйтеп-сөйләп бирү, сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет-әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе. Чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә, процесста чагылдыра. Ә сюжет әнә шул яшәеш агымын бирүгә хезмәт итә. Анализны, билгеле, эчтәлек сөйләүгә генә кайтарып калдырып булмый. Әмма аны бөтенләй кысрыклап чыгару да дөрес булмас. Борынгы грек философы, әдәбият галиме Аристотель дә күләмле әсәрләрнең эчтәлеген кыска, җыйнак итеп сөйли белүне осталык дип санаган, үзе “Илиада” кебек катлаулы һәм зур әсәрнең эчтәлеген кыскача гына бәян иткән.
Әлеге кулланмада күбрәк телдән җавап бирүне күздә тоткан биремнәр бирелде. Укучыларның фикерләү эшчәнлеген арттыруда тестлар да зур роль уйный,шуңа күрә һәр дәрестән соң алар тәкъдим ителде. Шунда ук җаваплары да бирелде. Әгәр инде укучы сорауларга җавап бирә ала икән, бу аның әсәр белән тулысынча таныш булуын раслый.
Материалны бу рәвештә бирү укучыларның белемнәрен системалаштырырга; тупланган фактларны гомумиләштерергә; үзләштерүне җиңеләйтергә; материалны хәтердә калдырырга; фикерләүне тәртипкә салырга; сүз сәнгатенең үсеш мөмкинлекләрен билгеләргә ярдәм итә.
Җыеп кына әйткәндә, әдәбиятның бурычы әдәби әсәрләрне бала күңеленә сеңдерүдән, аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерү, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә булышу, әсәрләрне күбрәк укырга теләк уятудан һәм тәрбияләүдән гыйбарәт.
11 нче сыйныфта үтелгән темаларны әлеге план-конспектлар ярдәмендә мин уңышлы гына тормышка ашырдым дип уйлыйм.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
60-80 нче еллар әдәбияты (11 нче класслар өчен дәрес конспектлары) | 91.24 KB |
Фикерләр
Гөлназ
27 Июль, 2010 - 10:35
Permalink
Рәхмәт!
Рәхмәт!