Татар мәгарифе порталы
Сез монда
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
- халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
- интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
- татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
- татар әдәбияты классикларының тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучыларны таныту, аларның уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә бәяләү.
2. Бәйгене үткәрү тәртибе.
Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 этаптан (онлайн һәм финал турларыннан) тора. Беренче этап җиде ай дәвамында сентябрь-март айларында, икенче этап апрель аенда үткәрелә. Туган тел көне (26 апрель) алдыннан бәйгегә нәтиҗәләр ясала.
Беренче этапның һәр ае билгеле бер мәшһүр татар шәхесенә багышлана. Бу уңайдан айның беренче көннәрендә Белем.ру порталында һәм башка күп кенә татар интернет-проектларында татар әдәбиятын сөючеләр өчен сайлап алынган татар шәхесе һәм аның иҗаты белән бәйле мәгълүмати ресурслар урнаштырыла, Татнетның төрле чыганакларына (электрон китапханәләргә һ.б. интернет-ресурсларга) сылтамалар бирелә. Ай дәвамында Татарстан һәм Россия китапханәләрдә татар шәхесенең биографиясе белән танышу, аның китапларын һәм әсәрләрен уку мөмкинлеге булдырыла, Татарстан язучылар берлеге тарафыннан төрле дәрәҗә чаралар үткәрелә.
Билгеле бер шәхескә багышланган ай тәмамланган соң, айның соңгы көнендә (декабрь аенда - 30 декабрь көнне), "Белем.ру" порталында ай шәхесенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина үткәрелә. Викторина сораулары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, татар әдәбияты галимнәре һәм Белем.ру порталы редакциясе тарафыннан төзелә. Викторинада катнашу өчен Белем.ру порталында теркәлергә (теркәлгән кулланучыларга - авторизация үтеп керергә) һәм викторина сорауларына мөмкин кадәр тиз дөрес җаваплар бирергә кирәк. Нәтиҗәләр ясалганда дөрес җаваплар саны һәм викторинаны үтү өчен сарыф ителгән вакыт исәпкә алына; викторинаны үтү өчен 1 сәгатьтән артык вакыт сарыф ителгән очракта, әлеге нәтиҗә исәпкә алынмый. Ай саен, җиде ай дәвамында, викторинада катнашучылар арасыннан I, II, III урын алган, татар әдәбиятын аеруча яхшы белгән өч җиңүче сайлап алына һәм финал тантанасына чакырыла, беренче урын алган катнашучы финал турында гран-при өчен көч сынашу хокукына ия була. Шул рәвешле, апрель аенда уза торган финал турында 7 финалист гран-при өчен көрәшә, II һәм III урын алучылар тамашачылар сыйфатында катнаша һәм диплом белән бүләкләрне кабул итеп ала.
Бәйге Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә, катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да, студентлар да “татар әдәбиятының җәүһәрләрен иң яхшы белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучы” исеме өчен көч сынаша ала.
3. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау.
Икенче турга узган һәр финалистка махсус дипломнар, оештыручыларның һәм иганәчеләрнең кыйммәтләре бүләкләре бирелә. Викторинада катнашып 40% тан күбрәк дөрес җавап биргән катнашучылар номерланган түләүле электрон сертификатлар һәм дипломнар сората алалар:
- 0 - 39 балл җыйган кулланучыларга сертификат бирелми (1% = 1 балл);
- 40-69 балл җыйган кулланучыларга - сертификат;
- 70-100 балл җыйган кулланучыларга - диплом (2016 елның декабрь ае викторинасы үткән көннән башлап гамәлгә кертелә).
2016-2017 уку елы бәйгесендә электрон сертификатны/дипломны соратып алу бәясе 150 сум; бәйгенең рәсми төп иганәчесе булган очракта электрон сертификатлар/дипломнар, гомумән, бушлай биреләчәк.
Игътибар! Сертификат/диплом Сезнең Белем.ру порталындагы профилегездәге мәгълүмат нигезендә тутырыла. Сертификат яисә диплом соратканнан соң, http://belem.ru/user битенә кереп, үз профилегездәге мәгълүматның дөрес һәм актуаль булуын тикшерегез!
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә нәтиҗәләр апрель аенда, бәйгенең финал турында ясала. Финалистлар язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, татар әдәбияты галимнәре каршында сынау тоталар. Финал бәйгесе реаль режимда викторинадан гыйбарәт (билгеле бер дәрәҗәдә "Своя игра" уенын хәтерләтә).
Финал турының биремнәрен башкарып чыккан иң яхшы татар әдәбиятын сөючегә “Әдәби җәүһәрләр” россиякүләм бәйгесенең җиңүчесе исеме (гран-при) бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Финалда катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеләләр.
(бәйге барышында әлеге нигезләмә камилләшергә, яңартылырга мөмкин)
II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе викториналары темалары (2016/17 уку елы):
- бәйгенең сентябрь ае мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Харрас Әюпка (Харрас Гыйльмегали улы Әюпов, 21.08.1946 - 07.10.2008) багышлана. Җиңүче - Мостафина Әлфия Вахит кызы, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- бәйгенең октябрь ае күренекле татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевка (08.10.1946) багышлана. Җиңүче - Исмәгыйлова Рәзинә Гыйльмегаян кызы, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- бәйгенең ноябрь ае күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзигә (01.11.1891 - 09.07.1928) багышлана. Җиңүче - Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы, Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- бәйгенең декабрь ае күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Сибгат Хәкимгә (04.12.1911 - 03.08.1986) багышлана. Җиңүче - Галләмова Гөлназ Мөбәрәк кызы, Татарстан Республикасы Актаныш районы Яңа Әлем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- бәйгенең гыйнвар ае күренекле язучы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мирсәй Әмиргә (06.01.1907 - 01.06.1980) багышлана. Җиңүче - Гыйләҗева Фирая Хәниф кызы, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре 2 нче номерлы урта мәктәбенең югары калификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
- бәйгенең февраль ае татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газига (04.02.1907 - 21.02.1971) багышлана. Җиңүче - Садриева Энҗе, Татарстан Республикасы Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.
- бәйгенең март ае татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, хезмәт батыры Галимҗан Ибраһимовка (12.03.1887 - 21.01.1938) багышлана. Җиңүче - Басырова Язгөл, Татарстан Республикасы Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү укучысы.
Төрле елларда бәйгенең җиңүчеләре:
- I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең (2015/16 уку елы) гран-при иясе: Шәйдуллина Гүзәлия Хәлим кызы, Казан шәһәре Вахит районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Фикерләр
Гөлчәчәк Юсупова
21 Апрель, 2017 - 09:20
Permalink
Әдәби җәүһәрләрнең финалы....
Исәнмесез Раил әфәнде! Әдәби җәүһәрләрнең финал турына 2,3 нче урыннарны да чакырабыз дип яздыгыз. Вакыты кайчан?
Раил Гатауллин
22 Апрель, 2017 - 00:30
Permalink
Финал датасы әле билгеле түгел
Хөрмәтле Гөлчәчәк!
Әлегә бәйгенең финалы билгеле түгел. Язучылар берлеге төгәл датаны әле әйтмәде. Без дә сезнең кебек үк җавап көтәбез. Әгәр бу көннәрдә мәсьәлә хәл ителмәсә, финал тантанасын "Белем.ру" оешмасының 10 еллыгы белән бәйләп июнь аенда үткәрербез, дип уйлыйм.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлчәчәк Юсупова
24 Апрель, 2017 - 12:56
Permalink
Рәхмәт))))
Җавабыгыз өчен рәхмәт)))
Гөлчәчәк Юсупова
2 Март, 2017 - 21:08
Permalink
2, 3 урында кемнәр?
Гафу итегез, II, III урындагы җиңүчеләрне ничек беләбез?
Раил Гатауллин
3 Март, 2017 - 00:26
Permalink
II, III урыннар
Гөлчәчәк, без I, II һәм III урыннарны викторина үтүнең икенче көнендә үк игълан итеп барабыз. Февраль ае призерлары белән http://belem.ru/node/7217 адресы буенча күчеп таныша аласыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Алия Садриева
28 Февраль, 2017 - 20:08
Permalink
Викторина соравы буенча
"И. Гази 1927 елда Коммунистлар партиясенэ эгъза итеп алына " дигэн жавап дэрэс бит.Никтер викторинада хата итеп карала. Мин ялгышаммы, эллэ ...
Садриева Алия
Алия Садриева
2 Март, 2017 - 08:00
Permalink
Эйе.
Рэхмэт.Монын бер эше юк икэн димэгез инде.
Садриева Алия
Раил Гатауллин
1 Март, 2017 - 23:36
Permalink
Сорауга җавап
Алия! Соравыгызга җавап бирә алдыммы: http://belem.ru/node/7217? :)
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
28 Февраль, 2017 - 22:02
Permalink
Соравыгызга җавап
Алия, соравыгызга викторина тәмамлангач кына җавап бирә алам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлчәчәк Юсупова
11 Февраль, 2017 - 18:30
Permalink
Февраль темасы...
Хәерле кич. Ә февраль аенда кайсы язучы иҗаты буенча көч сынашабыз? Әзерләнергә вакыт аз кала ич. Язмассыз микән?!
Раил Гатауллин
11 Февраль, 2017 - 21:20
Permalink
Гөлчәчәк, рәхмәт!
Гөлчәчәк!
Февраль ае темасын без 5 февраль көнне үк игълан иткән идек инде: http://belem.ru/node/7164. Әлеге биттә гыйнвар ае җиңүчесе һәм февраль ае темасы язылмый калган булган.
Искә төшерүегез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез, февраль ае викторинасында көтеп калабыз.
Ибраһим Гази турында мәгълүмат Ресурслар бүлегендә тупланып алып барыла.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Гөлчәчәк Юсупова
12 Февраль, 2017 - 08:43
Permalink
Рәхмәт))) Кичә эзләнә-эзләнә
Рәхмәт))) Кичә эзләнә-эзләнә теманы тапкан идем.
minsadykova.ruz...
24 гыйнвар, 2017 - 18:51
Permalink
Викторина
Исәнмесез. Гыйнвар викторинасының вакытын алдан белеп булырмы икән? Беренче тапкыр катнашуым. Рәхмәт
Раил Гатауллин
24 гыйнвар, 2017 - 19:11
Permalink
Викторина датасы
Викториналар һәр ай саен (сентябрь - март) айның соңгы көнендә үткәрелә. Бәйге турында тулырак: http://belem.ru/adabi-jauharlar-2017
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Рузалия Тазиева
15 гыйнвар, 2017 - 20:50
Permalink
сертификат
Ә сертификатны ничек алырга?
<p>исәнмесез! сертификатны ничек алырга икәнен аңлатмассызмы икән? (декабрь ае өчен)</p>
<p>рәхмәт</p>
<p> акча кучерелде, сертификат ничек алына</p>
Рузалия Тазиева
27 гыйнвар, 2017 - 17:31
Permalink
декабрь ае өчен сертификат
акча күчерелде, аңлатыгыз инде, сертификатны ничек алырга, ул почтага киләме
<p>исәнмесез! сертификатны ничек алырга икәнен аңлатмассызмы икән? (декабрь ае өчен)</p>
<p>рәхмәт</p>
<p> акча кучерелде, сертификат ничек алына</p>
Раил Гатауллин
28 гыйнвар, 2017 - 13:27
Permalink
Рузалия апа
Рузалия апа, сертификатны почтагызга юлладык.
Эшегездә уңышлар теләп калабыз! Үзегез дә, укучыларыгыз да татар әдәбияты белән кызыксынып торыгыз, шәхесләребез турында мәгълүмат бай мирас булып саклансын!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Раил Гатауллин
27 гыйнвар, 2017 - 21:45
Permalink
Сертификат
Хөрмәтле 19581961 (rozka-berezka@mail.ru)!
1. Сертификатларның ни рәвешле һәм ничә көн эчендә тапшырылуы турында "Сорау-җавап" бүлегендә аңлатып язылган - http://belem.ru/faq#n6090:
"Түләү турында хәбәр портал җитәкчелеге электрон почтасына килә, әлеге мәгълүмат нигезендә сертификат сораткан кешенең электрон почта адресына 3 көннән дә соңга калмыйча (форс-мажор булмаганда) сертификат юллана."
2. Сезнең түләү әле бүген генә 13 сәгать 50 минутта башкарылган. Әмма без аны әле сезгә тиз генә тапшыра алмаячакбыз. Нигә дигәндә, сез профилегездә үзегез турында төп мәгълүматны (ФИО) күрсәтмәгәнсез: http://belem.ru/user/3978. Сертификат әзерләп юллау өчен әлегә без сезнең кем икәнегезне белмибез.
Игътибарлы булуыгызны һәм якын арада үзегезнең профильдә мәгълүматны тутыруыгызны сорыйбыз.
Сезне викторинада уңышлы катнашуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләсе бәйгеләребездә дә көтеп калабыз!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
mguls
22 Декабрь, 2016 - 09:29
Permalink
Узган ай бәйгесенең нәтиҗәләре буенча документ алып буламы?
Исәнмесез! Узган айда катнашкан бәйгенең нәтиҗәләре буенча документ алып буламы?
Раил Гатауллин
23 Декабрь, 2016 - 00:16
Permalink
Документ алу
Әйе. Документ алу мөмкин. Сертификат шул викторина датасы белән тапшырыла.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Венера Хусаинова
16 гыйнвар, 2017 - 16:42
Permalink
исәнмесез декабрь ае өчен
исәнмесез декабрь ае өчен дипломны ничек алырга? Акчаны кая түләргә? Рәхмәт.
almira73
2 Декабрь, 2016 - 15:42
Permalink
Декабрь аена кем буенча
Декабрь аена кем буенча әзерләнәбез соң?
Раил Гатауллин
2 Декабрь, 2016 - 22:25
Permalink
Декабрь ае викторинасы Сибгат Хәкимгә багышлана!
Альмира ханым, "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең декабрь ае Сибгат ага Хәкимнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланачак! Тулырак: http://belem.ru/node/7026
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
89270365987
30 Ноябрь, 2016 - 12:17
Permalink
Тырышлыгыз цчен рэхмэт
Тырышлыгыз цчен рэхмэт
mguls
10 Ноябрь, 2016 - 09:56
Permalink
Бэйгедэ катнашрга телим
Бэйгедэ катнашрга телим
nurziya181163@m...
30 Ноябрь, 2016 - 08:39
Permalink
Мирхәйдәр Фәйзи
Бик күркәм эш эшлисез.Афәрин, дуслар!
Sulfia sulkarnaievna
30 Ноябрь, 2016 - 15:14
Permalink
Мин Мирхәйдәр Фәйзинен иҗаты
Мин Мирхәйдәр Фәйзинен иҗаты белән кызыксынам.
Раил Гатауллин
29 Ноябрь, 2016 - 23:37
Permalink
Викторина башланды
Викторина башланды, дияргә була. Санаулы минутлар калды.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
89870679127
25 Ноябрь, 2016 - 10:50
Permalink
Әдәби җәүһәрләр
"Сөембикә" журналын күптән алдырган юк иде, ләкин андагы яңалыклар белән танышкач мин бу журналга яжадан язылырг ёщм аныж белщн даими элемтщдщ торырга телим.
Раил Гатауллин
10 Ноябрь, 2016 - 15:50
Permalink
Уңышлар телибез!
Хөрмәтле Гөлназ!
Ай дәвамында Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша торыгыз. Айның соңгы көнендә - 30 ноябрь көнне викторинада көтеп калабыз
Ихтирам белән, Раил Гатауллин