"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2016/17 ел I тур 2 ай)

Татар әдәбиятын сөюче, татар әдәби әсәрләрен яратып укучы һәм аларның авторларының тормыш юлы белән даими кызыксынынып яшәүче хөрмәтле дуслар!

II Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе дәвам итә! Бүгенге викторина Күренекле татар язучысы, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Марсель Галиевка багышланган.

Викторинада нибары 15 сорау. Алар Марсель Галиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар электрон сертификат сората алалар. Иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч финалист финал турына чакырылачак. Уку елы барышында үткәреләчәк җиде викторинаның җиде җиңүчесе финал турында үзара көч сынашачаклар.

Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.

Сораулар саны:15
Тестны үтү мөмкинлеге:1
Ачылу вакыты:30.10.2016 - 03:00
Ябылу вакыты:30.10.2016 - 03:00
Минималь балл:40 %
Артка кире кайту:Тыелган
Викторинада катнашу өчен теркәлегез яисә авторизация үтегез.