Татар мәгарифе порталы
Сез монда
I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесе Татарстан Язучылар берлеге һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан, "Белем.ру" порталы мөмкинлекләрен кулланып оештырыла (оештыру комитеты составы әлегә тулысынча формалашмаган, оештыру комитетына ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һ.б. Татарстан оешмалары керер дип көтелә).
1. Бәйгенең максаты һәм бурычлары:
- халыкта һәм интернет челтәре кулланучыларында татар классикларының (язучылар, шагыйрьләр, драматурглар һ.б.) тормыш юлына һәм иҗатына, “әдәби җәүһәрләр” дәрәҗәсендәге әсәрләренә карата кызыксыну уяту;
- интернет челтәре һәм китапханәләр челтәре ярдәмендә татар классиклары һәм аларның әсәрләре белән таныштыруны оештыру;
- татар язучыларын, драматургларын һәм шагыйрьләрен, аларның әсәрләрен киң катлау халыкка таныту;
- татар әдәбияты классикларының тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучыларны таныту, аларның уку эшчәнлеген югары дәрәҗәдә бәяләү.
2. Бәйгене үткәрү тәртибе.
Бәйге сентябрь-апрель айларында үткәрелә, 2 турдан (этаптан) тора. Беренче этап сентябрь-март айларында, икенче этап апрель аенда үткәрелә. Туган тел көне (26 апрель) алдыннан бәйгегә нәтиҗәләр ясала.
Беренче этапның һәр ае билгеле бер мәшһүр татар шәхесенә багышлана. Бу уңайдан Белем.ру порталында һәм башка күп кенә татар интернет-проектларында татар әдәбиятын сөючеләр өчен сайлап алынган татар шәхесе һәм аның иҗаты белән бәйле мәгълүмати ресурслар урнаштырыла, Татнетның төрле чыганакларына (электрон китапханәләргә һ.б. интернет-ресурсларга) сылтамалар бирелә. Параллель рәвештә Татарстан һәм Россия китапханәләрдә татар шәхесенең биографиясе белән танышу, аның китапларын һәм әсәрләрен уку мөмкинлеге булдырыла. Татарстан язучылар берлеге тарафыннан төрле чаралар үткәрелә.
Беренче этапта, бәйге бара торган һәр айның соңгы көнендә, "Белем.ру" порталында ай шәхесенең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган онлайн-викторина үткәрелә. Викторина сораулары Татарстан язучылар берлеге әгъзалары, татар әдәбияты галимнәре һәм Белем.ру порталы редакциясе тарафыннан төзелә. Викторинада катнашу өчен Белем.ру порталында теркәлергә һәм мөмкин кадәр тиз арада викторина сорауларына җавап бирергә кирәк. Нәтиҗәләр ясалганда дөрес җаваплар саны һәм викторинаны үтү өчен сарыф ителгән вакыт исәпкә алына. Ай саен викторинада катнашучылар арасыннан 3 иң яхшы татар әдәбиятын сөюче китап укучы сайлап алына һәм финал тантанасына чакырыла, беренче урын алган катнашучы финал турында гран-при өчен көч сынашу хокукына ия була. Шул рәвешле, апрель аенда уза торган финал турында 7 финалист гран-при өчен көрәшә, II һәм III урын алучылар тамашачылар сыйфатында катнаша.
Бәйге Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә, катнашу өчен яшь чикләүләре юк. Өлкәннәр белән беррәттән мәктәп укучылары да, студентлар да “татар әдәбиятының җәүһәрләрен иң яхшы белгән, татар әдәбиятын сөйгән китап укучы” исеме өчен көч сынаша ала.
3. Бәйгегә нәтиҗәләр ясау.
Икенче турга узган һәр финалистка махсус дипломнар, оештыручыларның һәм иганәчеләрнең кыйммәтләре бүләкләре бирелә. Викторинада катнашып 40% тан артык дөрес җавап биргән катнашучылар номерланган түләүле электрон сертификатлар сората алалар. 2015-2016 уку елы бәйгесендә электрон сертификатны соратып алу бәясе нибары 100 сум; бәйгенең рәсми төп иганәчесе булган очракта электрон сертификатлар, гомумән, бушлай биреләчәк.
"Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенә нәтиҗәләр апрель аенда, бәйгенең финал турында ясала. Финалистлар язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, татар әдәбияты галимнәре каршында сынау тоталар. Финал туры реаль режимда викторинадан гыйбарәт. Экранда 40 сорау. Алар 8 шәхескә - Габдулла Тукайга һәм I тур шәхесләренә багышланган (һәр шәхес белән бәйле 5 сорау). Бәйге башында һәр сорау ябык, бары тик сорау номерлары гына күрсәтелә. Иң беренче булып сорау номерын иң аз балл җыйган финалист башлый (аңа фора бирелә). Сорауны укып бетергәннән соң җавап бирү өчен нибары 3 секунд вакыт бирелә. Сорауга җавапны дөрес биргән очракта, финалист уенны дәвам итә һәм аңа икенче сорау бирелә, дөрес булмаса җавап бирү хокукы башка финалистка күчә. Башка финалистлар, җавапны белгән очракта, сорауны уку тәмамлануга кул күтәрә алалар. Иң беренче кул күтәргән финалистның гына җавап бирү хокукы була. Әлеге кул күтәрүче дөрес җавап бирсә, уенны ул дәвам итә. Җавап хаталы булса, бәйгене алып баручы уенны дәвам итү хокукын иң аз баллы финалистка тапшыра (фора бирә). Җавап тулысынча дөрес булган очракта жюри әгъзалары җавап бирүчегә 2 балл бирәләр, тулы булмаган очракта - 1 балл. Иң күп балл җыйган конкурсант җиңүче дип табыла (Игътибар! Сценарий үзгәрергә, камилләшергә мөмкин!).
Финал турының биремнәрен башкарып чыккан иң яхшы татар әдәбиятын сөючегә “Әдәби җәүһәрләр” россиякүләм бәйгесенең җиңүчесе исеме (гран-при) бирелә, кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. Финалда катнашучылар барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеләләр.
(яңартылу датасы: 10.04.2016)
I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең беренче тур викториналары җиңүчеләре (бәйгенең икенче турында гран-при өчен көрәшәчәк финалистлар) исемлеге:
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 1 ай, Таҗи Гыйзәт), җиңүче - Габдрахманова Рузилә Әмир кызы, Азнакай шәһәре 5 нче урта гомуми белем бирү һәм инглиз телен тирәнтен өйрәнү мәктәбе китапханәчесе,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 2 ай, Заһидә Бурнашева), җиңүче - Нәбиуллина Айгөл Хөснулла кызы, Зәй муниципаль районы Кадер урта гомуми белем мәктәбенең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбият укытучысы,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 3 ай, Илдар Ханов), җиңүче - Ситдикова Гөлшат Муллаян кызы, методист/программист, Казан шәһәре,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 4 ай, Хәсән Туфан), җиңүче - Бахтеева Гөлчәчәк Фоат кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 127 нче мәктәпнең I кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 5 ай, Фатих Әмирхан), җиңүче - Шәйдуллина Гүзәлия Хәлим кызы, Казан шәһәре Вахит районы 5 нче лицееның югары кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 6 ай, Муса Җәлил), җиңүче - Мостафина Әлфия Вахит кызы, Балык Бистәсе районы Ямаш урта мәктәбенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы,
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 7 ай, Клара Булатова), җиңүче - Зарипов Рафаэль Зиннур улы, Мөслим районы Түбән Табын мәктәбенең I кв.категорияле физика һәм математика укытучысы.
Фикерләр
Раил Гатауллин
22 Май, 2016 - 14:01
Permalink
Сертификатлар сорату мөмкин!
"Әдәби җәүһәрләр" викториналары белән кызыксынучы хөрмәтле кулланучылар!
Бәйге инде тәмамланды, әмма викториналарыбызда катнашучылар саны кимеми. Һәм әлеге викториналарда катнашкан өчен сертификатлар соратучылар да бар.
Шул сәбәпле, без викторинада катнашкан өчен түләүле электрон сертификат соратып алу мөмкинлеген ачык калдырырга булдык. Моның өчен, викторинаны узгач, http://belem.ru/payment адресы буенча күчеп, викторина нәтиҗәләрен хәбәр итеп түләү башкарырга кирәк булачак. Заказлар 3 эш көне дәвамында тикшерелә һәм эшкәртелә. Сертификатка мәгълүмат язу өчен порталда профилегез тиешенчә тутырылган булырга тиеш!
Әлеге сертификат сезнең үзегез өчен теге яисә бу татар шәхесе һәм аның иҗатын белүегез дәрәҗәсен дәлилләүче документ булып торачак. Викторинаны нибары бер тапкыр гына үтәргә мөмкин, кабаттан викторинаны үтү, аның балларын арттыру мөмкин түгел. Үзегез алдында гадел булсагыз (башка кеше нәтиҗәләрен файдаланмасагыз), викторина нәтиҗәләре дә гадел булачак.
Әлеге сертификатлар бәйге вакытында бирелгән сертификатлардан аерылып торачак, сертификатлар номерсыз тапшырылачак.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Рафаэль Зарипов
5 Май, 2016 - 12:31
Permalink
Китабым - киңәшчем
Әлфия Мостафина
3 Май, 2016 - 09:17
Permalink
Исәнмесез Раил әфәнде!
Исәнмесез Раил әфәнде! Хәлләрегез ничек, "Әдәби җәүһәрләр" дән башка күңелсез түгелме? Шәхсән, миңа ямансу булып калды. Җиңүгә дә фәкать бер балл җитмәде бит. Билгеле, ярыш шартлары буенча, "... җавап тулы икән - 2 , ә тулы булмаса, 1 балл куела" диелгән иде. "Бии белмәгән аюга, болын тар" дип кабул итә күрмәгез минем бу фикерне. Ихлас язам: ниндидер үзгә рәхәтлек, җылылык белән искә алам. 7 ай буе кадерле кунак белән күрешкәндәй, "Ай герое"н көтүләр... Кушлавычта булу, уен мизгелләре, музей, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу һ.б. - барысы да иң матур хатирәләр булып күңел түрендә сакланыр. "Дустыңның кем икәнен әйтсәң, синең дә кем икәнеңне әйтәм" диелә монгол халык мәкалендә. Юлдашларыгыз, галиҗәнәп жюри вәкилләре дә иң-иңнәре иде! Зур рәхмәт Сезгә! Үткән һәм киләчәк бәйрәмнәр мөбарәк, табыннарыгыз түгәрәк, саулыгыгыз нык, тормышыгыз көйле булсын. Үземә дә Аллаһы Тәгалә саулык, күңел тынычлыгы бирсә, кабат очрашулар насыйп булыр әле, дигән теләктәмен."Белем җәүһәрләре" ндә катнашу теләгем дә бар. Киләсе ел "Җәүһәрләрен" юбилярлар арасыннан барлый башладым. Менә бу - хезмәтегезнең, эш гамәлләрегезнең максатка ярашлы, кирәкле булуның ачык бер дәлиле!
Раил Гатауллин
3 Май, 2016 - 11:11
Permalink
Зур рәхмәт, Әлфия ханым!
Әлфия ханым!
Безнең барлык проектларыбыз татар телен, татар мәгарифен, татар мәдәниятен үстерү максатыннан чыгып эшләнелә. Сезнең кебек кешеләр бар икән, димәк телебезнең киләчәге бар, дигән сүз.
Сезгә дә эшегездә уңышлар теләп калабыз! Хезмәтегез киләчәгебезгә файдалы булсын! Сезне киләсе бәйгеләребездә җиңүче сыйфатында күрергә шат булырбыз!
Иң изге теләктә, Раил Гатауллин
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Әлфия Мостафина
20 Апрель, 2016 - 09:16
Permalink
әдәби җәүһәрләр нәтиҗә уңышым
Рафаэль Зарипов
18 Апрель, 2016 - 09:51
Permalink
Миңа бу бәйге бик ошады
Шигырьләрдә туган телем
Милләтемнең язмышы;
Шигырьләрдә синең моңың,
Киләчәгең тавышы.
Шигырьләрдә бөек Тукай
Татар телен чарлаган.
Алга таба татар телен
Фатих ага үстергән.
Онытырга хакыбыз юк
Репрессия корбаннарын.
Фаш итик тарыхыбызның
Аклы-кара тапларын.
Гильотина өзәлсә дә
Җырлаган тавышларын.
Илһамланып укыйбыз без
Җәлилнең шигырьләрен.
Милләтебез мәңге онытмас
Туфанның батырлыгын -
Сөргендә дә саклаган ул
Туган телнең сафлыгын.
Кайтсын иде безнең янга
Тукай белән Амирхан.
Сагындырды шагыйрьләрем
Такташ, Җәлил һәм Туфан.
Ишетсен иде шәхесләр
Туган як тавышларын.
Бирсеннәр иде милләткә
Бик әйбәт киңәшләрен.
...Гасыр башы. Капитализм
Яулап ала җаннарны.
Табыш исе тилертә шул
Һәм агыза каннарны.
Болгаталар дөньябызны
Западның чергән байлары.
Тәмам туйдырды кан коеп
Сугышлы уйнаулары.
Завод-фабрикалар булмагач
Халык агыла базарга.
100 ел укыган формулалар
Кайчан әйләнә товарга?
Килде заман. Бетә башлар,
Кала муен тырпаеп.
“Импортозамещение” көтеп
Утырабыз кукраеп.
Капитализм баш идерә
Табындыра акчага.
Ачка үләсең килмәсә
Бәрәңге утырт бакчаңа.
Ишетсен иде шәхесләр
Туган як тавышларын.
Бирсеннәр иде милләткә
Бик әйбәт киңәшләрен.
17.04.2016. Рафаэль Зарипов, Мөслим районы Тегермәнлек авылы, РТ
Рәзинә Исмәгыйлова
11 Апрель, 2016 - 22:31
Permalink
"Унышларым" битен ничек карап
"Унышларым" битен ничек карап була?
Раил Гатауллин
11 Апрель, 2016 - 23:14
Permalink
Зур рәхмәт!
Рәзинә ханым, зур рәхмәт!
Порталны яңарткан вакытта кайбер хокуклар чикләнелгән иде. Шул килеш калган, сез нәтиҗәләрне күрми торган булып (без - админнарга күренә). Ничә көн үтеп сез сорарга кыйдыгыз! Димәк әле үз фикерләрен әйтә алырдай укытучылар бар!!! Татар теле яшәячәк!!!
Хокукларны яңарттык, хәзер викторинада катнашкан кулланучылар үз нәтиҗәләре белән таныша алалар.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Рәзинә Исмәгыйлова
12 Апрель, 2016 - 13:43
Permalink
Хәерле көн!
Хәерле көн!
Үзегезгә бик зур рәхмәт! Шундый яхшы бәйгеләр оештырып, татар теле укытучыларына зур мөмкинлекләр булдырган өчен. Киләчәктә эшегездә уңышлар юлдаш булсын!
Рәзинә Исмәгыйлова
11 Апрель, 2016 - 22:11
Permalink
Хәерле кич! Бәйгедә катнашкан
Хәерле кич! Бәйгедә катнашкан нәтиҗәләрне ничек карап була?
Наилә Султанова
23 Март, 2016 - 22:58
Permalink
Сорау?
Барчыгызга хәерле кичләр?
Минем шундый соравым бар иде. "Айның иң яхшы ресурсы" бәйгесендә "Ел ресурсы" дигән бәйге турында да әйтелә. Анысы ничек һәм кайчан үткәрелә? Сезгә эшегездә уңышлар теләп калам. Рәхмәт!
Раил Гатауллин
24 Март, 2016 - 14:58
Permalink
Ел ресурсы
Наилә, соравыгыз өчен рәхмәт!
Без үзебез дә әлеге мәсьәлә буенча борчылабыз. План буенча, "Ел ресурсы" бәйгесе җиңүчесен ачыклау "Татар иле" социаль челтәре проекты кысаларында оештырылырга тиеш иде. Әмма, кызганычка каршы, әлегә барлык мәсьәләләр дә хәл ителеп бетмәгән.
Мәсьәләләр хәл ителүгә, без бу сорауга әйләнеп кайтырбыз һәм бәйге-акциянең әлеге турларын үткәрербез, дип ышанып калам.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Наилә Султанова
24 Март, 2016 - 21:59
Permalink
РӘХМӘТ!
РӘХМӘТ!
Гульсина Галиуллина
17 Март, 2016 - 11:03
Permalink
<p>Март аеның "Әдәби
<p>Март аеның "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә Клара Булатова иҗаты булыр кебек.)))</p>
Раил Гатауллин
17 Март, 2016 - 11:47
Permalink
Әлбәттә! )))
Әлбәттә! Кайдан белдегез? http://belem.ru/node/6388 адресы буенчамы?
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
89272463782
19 Декабрь, 2015 - 18:01
Permalink
Сорау
Ресурс бастырганга, түләүле сертификат алырга телим. Взносның ничә сум тәшкил иткәнлеген белмим. Зур ихтирам белән Наилә Мингалимова
Сурәт
050565
16 гыйнвар, 2016 - 08:36
Permalink
Сертификат алу өчен элемтә бүлегендә түләргә буламы?
Ресурсларыгыз бик файдалы. Зур рәхмәт.
Раил Гатауллин
16 гыйнвар, 2016 - 13:27
Permalink
Түләүне дөрес башкарыгыз
Юк, аның өчен махсус бит булдырылган: http://belem.ru/payment (менюга кереп караган һәркем моны күрә).
Башкача түләү башкарсагыз без кемгә һәм ни өчен сертификат юлларга кирәген белми калырбыз һәм сез сертификат ала алмаячаксыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Айгуль Маратовна
3 Декабрь, 2015 - 22:34
Permalink
бик кызыклы бәйге
бик әйбәт һәм файдалы
alfina-40@mail.ru
2 Декабрь, 2015 - 19:33
Permalink
сорау
Исәнмесез! Ноябрь аеның электрон сертификатын алу мөмкинлеге кайчан булыр икән?
Раил Гатауллин
2 Декабрь, 2015 - 21:57
Permalink
Сертификатлар сорату тәртибе
Хөрмәтле Әлфинә ханым һәм башка кулланучылар!
Белем.ру порталында сертификатлар төрле акцияләр һәм бәйгеләр (әлегә ике чара - "Айның иң яхшы ресурсы" (порталда ресурс урнаштыруны дәлилләгән сертификат) һәм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесе) кысаларында тапшырыла. Җиңүчеләргә сертификатлар бушлай тапшырыла, башка катнашучылар уңышлы катнашу турында түләүле сертификат сората ала.
Түләү http://belem.ru/payment адресы буенча башкарыла. Түләү үтүгә безгә хәбәр килә һәм без сез күрсәткән электрон почта адресына 3 көннән дә соңга калмый сертификат юллыйбыз.
Сертификатларда хаталар китмәсен өчен порталда профилегезне дөрес итеп тутырырга тырышыгыз. Телефон, адрес кебек параметрлар бары тик портал җитәкчелегенә генә күренә, ул безгә сезнең белән элемтәгә керү, финал бәйгесенә чакыру, мәгълүматларга төгәллек кертү өчен кирәк булырга мөмкин.
Сертификатларны теләсә кайчан сората аласыз. Мисал өчен, сентябрь аенда "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесендә уңышлы катнашкансыз икән, сертификат сорату өчен әле дә соң түгел.
Тулырак мәгълүмат порталның "Сорау - җавап" бүлегендә: http://belem.ru/faq.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
gabidullina.flu...
12 Ноябрь, 2015 - 17:05
Permalink
шундый конкурслар
шундый конкурслар оештыруыгыз өчен рәхмәт
Раил Гатауллин
12 Ноябрь, 2015 - 17:22
Permalink
Без бик шат!
Без бик шат! Бәйгеләребез дә, башка хезмәтләребез дә сезгә файда китерсен!
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
2802000044
31 Октябрь, 2015 - 18:47
Permalink
Заһидә Бурнашева иҗаты.
Миңа бу бәйге ошады. Минем өчен иң мөһиме - әдипләр иҗаты белән кызыксыну, эзләнү, мәгълүматлар туплау. Иң яхшы ягы - белемнәрне яңарту, искә төшерү!!!. Бер сорауга игътибар иттем: тагын кем Гыйффәт тәхәллүсе белән иҗат иткән? Минемчә, Сания Гыйффәт кебек. Дөрес җавап таба алмадым.
Шундый кызыклы чарагызга рәхмәт! Ә сентябрь аеныкын күрми калдым. Хәзер инде сайтыгызга көндә керәм. Сезгә уңышлар теләп, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Минзәлә шәһәре.