Керү өчен теркәлегез
Доклад
Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең югары кв.категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Нәҗипова Хәлимә Сәхәбетдин кызы

Белем бирү белән тәрбия системасы бербөтен. Бу ике төшенчәне бер-берсеннән берничек тә аерып булмый. Гимназиядә тәрбия эше балаларның шәхес буларак үсешенә юнәлтелгән. Укытучы-тәрбияченең, сыйныф җитәкчесенең эш системасы бала шәхесенең үсешенә, иҗади сәләтен ачуга һәм аны үстерүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Педагогик эшчәнлектә - иҗади активлык, танып-белү активлыгы, танып–белү мөстәкыйльлеге, иҗади сәләт, иҗади эшчәнлек, новаторлык дигән сүзләр төп педагогик терминнар булып торалар. ...

Ресурс авторы: Саба муниципаль районы Байлар Сабасы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Галимҗанова Сания Вәгыйз кызы

Сыйныф җитәкчесе – класста тәрбия эшен оештыручы һәм укучыларның остазы. Сыйныф җитәкчесенең оештыру – тәрбия эшләре күпкырлы һәм бик тә җаваплы. Ул үзенә беркетелгән сыйныфта дәресләрдән тыш булган барлык тәрбия эшләре өчен җавап бирә. ...

Ресурс авторы: Фәтхетдинова Дания Гәбдерәүф кызы, Чистай шәһәре 6 нчы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мәшһүр галим, тарихчы, археограф, мәгърифәтче, әдип, танылган дин әһеле, фикер иясе, педагог, журналист Ризаэддин Фәхреддин 1859 елның 4 гыйнварында элекке Самара губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. ...

Ресурс авторы: Идел буе районы 163 нче балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы

Безнең илдәге социаль үзгәрешләр яшь буынга хезмәт тәрбиясе бирүнең максатын, бурычларын, эчтәлеген һәм формасын бөтенләй яңача билгелиләр.

Балаларның иҗади сәләтен үстерү мәсьәләсе төп урыннарның берсен алып тора. Һәр кеше нинди дә булса эшчәнлеккә талантлы булып туа. Балалардагы менә шул талантны күрү һәм үстерү ата-аналарның, тәрбиячеләрнең төп бурычы булып тора. ...

Ресурс авторы: Казан шәһәре Идел буе районы 163 нче номерлы балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Сибгатуллина Кәүсәрия Инсаф кызы

Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм сулыкларның пычрануы, табигый байлыкларның кимүе кешелек җәмгыяте алдына зур бурычлар куя. Бу факторлар кеше тормышына, дөньяга карашына, культурасына һәм әхлагына шулай ук сәламәтлегенә зур йогынты ясый. ...

Ресурс авторы: Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы, Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбендәге татар балаларының иҗади эшчәнлеген, логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм һәм язма телен баету, хәтерен яхшырту максатында, 3 нче сыйныф өчен хәтер диктанты өстендә эшләү түбәндәгечә алып барыла.

Бу эш диагностик рәвештә алып барыла. Укучыларга норма белән шигырь юллары алына,аннан соң балаларның үзләштерүләренә(хәтеренә) карап арттырыла.

Укучылар 10-15 минут вакыт эчендә шигырьне ятлап дәфтәргә язып куярга тиешләр. ...

Ресурс авторы: Әхмәтшина Гөлнара Рәмис кызы, Бөгелмә шәһәре 7 нче гимназиясенең 2 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Рус мәктәбендә укучы татар һәм рус балаларын татар теленә өйрәтү укытучыдан зур хәзерлек эше таләп итә. ...

Ресурс авторы: Әлмәт районы, Мәмәт урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы

Бүгенге көн мәгарифе үз алдына белем һәм тәрбия бирүне, милли традицияләргә таянып, халык педагогикасы нигезендә алып бару бурычын куя. Буыннан буынга килгән һәм тәрбия процессында кулланылган ысуллар, нәтиҗәле алымнар, гомуми кабул ителгән һәм гадәткә кергән таләпләр, гореф – гадәтләр, гыйлем – күнекмәләр, педагогик карашлар яшь буынга белем – тәрбия бирүдә аеруча зур роль уйный. Укучыны тәрбияләү, баланы үстерү – катлаулы һәм каршылыклы процесс. ...

Ресурс авторы: Хәбибуллина Зилә Зиевна, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Восточный урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Бүген язучының 130 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә без, татар теле укытучылары, горурланып әйтә алабыз: Мәҗит Гафуриның тормышы, иҗаты мәктәпләрдә өйрәнелә.Укучыларга рухи, милли һәм әхлак тәрбиясе бирүдә, аларны халкыбызга хезмәт итәрдәй шәхес буларак формалаштыруда язучының язып калдырган әсәрләрнең роле зур.

...

Ресурс авторы: Бөгелмә районы Восточный урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зилә Зыя кызы Хәбибуллина

Рус телендә сөйләшүче балаларны татарча сөйләшергә өйрәткәндә диалогик сөйләмгә өйрәтү зур урын алып тора. ...