Керү өчен теркәлегез
Укучылар иҗаты
Укучылар иҗаты
Ресурс авторы: Салихова Эльвира, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

1941 елнын 22 июне – җәйге матур көннәрнең берсе. Бөтен дөнья яшеллеккә күмелгән. Күктә якты кояш балкый. Һәркем үзенең гадәти эшен башларга әзерләнә.

Юк… Бу көнне һичкем онытмас. 1941 елның 22 июнендә дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башлана. Фашистлар Германиясе ил чикләрен бозып, Советлар Союзына көтмәгәндә һөҗүм итә. ...

Ресурс авторы: Закиров Линар, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Без бүгенге көндә зур иҗтимагый үзгәрешләр чорында яшибез. Кичәге үткәнебез бүгенгә, бүгенгесе иртәгәгә ярамый торган заманда ялган кыйммәтләр барлыкка килә, әхлак нормалары артка чигенә. ...

Ресурс авторы: Закиров Линар, Яр Чаллы шәһәре А.С. Пушкин исемендәге 78 нче лицей укучысы; фәнни җитәкче: югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәгъдәнова Әлфия Сәрвәр кызы

Без бүгенге көндә зур үзгәрешләр чорында яшибез. Мәгариф өлкәсендә реформалар үткәрү кирәклеген вакыт үзе таләп итә. XXI гасырда яңача белем, яңача мәктәп, яңача дәресләр алып бару турында сүз еш алып барыла. Ә бу фикер үзеннән-үзе мәгариф тарихына мөрәҗәгать итәргә кирәклегенә басым ясый. Безнең бу өлкәдә эшләгән реформаторлар булганмы? Әйе, без мәгариф өлкәсендә иң күркәм, иң бөек, иң кыю һәм баскынчылар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алган бөек реформатор Шиһабетдин хәзрәт Баһаветдин улы Мәрҗанигә барып тоташабыз. ...

Ресурс авторы: Бөгелмә муниципаль районы 5нче гомуми урта белем бирү мәктәбе укучысы Миңнуллина Ләйсән Фәрит кызы; җитәкчесе: II кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Харисова Рәисә Сабит кызы

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортостанның Илеш районы Нәҗәде авылында туа. Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан Шәммәт авылында уза. Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан Аккүз сигезьеллык мәктәбенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфадагы сәүдә – кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан, туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. ...

Ресурс авторы: Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина

Тарихның кайсы гына чорын алып карама, татар халкы кебек авыр сынауларга дучар ителгән бер генә халык та юк. Бөек Ватан сугышы халкыбызны яңа фаҗигаләргә дучар итте: бәхетле булырга туган йөз меңләгән ир-егетләрне сакал-мыек чыкмас борын кара гүргә кертте, җиләктәй кызларыбызны мәңге тол калдырды. Ни генә булмасын, сугыш кырларында үзен аямыйча көрәшкән халкымның батыр уллары ватанпәрвәрлекнең бөек үрнәкләрен күрсәткән. ...

Ресурс авторы: Христина Константинова, Кайбыч районының М.К. Кузьмин исемендәге Иске Тәрбит урта мәктәбе укучысы (11нче сыйныф)

Тәрәзәмә кунган ак күгәрчен

Гөрли-гөрли канат кагына. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мөхәммәдьярова Альбина Фәнил кызы

Тарих ул – хәтер. Хәтер югалса, яшәешнең бөтен мәгънәсе югала. Үз халкыңның тарихын өйрәнмичә, аның үткәнен белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны төзеп булмый. Тарихын белмәгән яки аны бөтенләй оныткан халык юкка чыгачак. Безнең тарихыбызны күпме генә оныттырырга, юк итәргә тырышмасыннар, татар халкы барыбер үзен саклап кала алган. Үз тарихын бөртекләп җыйган ул, чөнки борынгы тарихи кулъязмаларыбыз басып алучылар тарафыннан юк ителгән, исән калганнары дөнья буйлап таралган. ...

Ресурс авторы: Яр Чаллы шәһәре 22 нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тарханова Г.И.

Кешенең төп үзенчәлеге шунда: ул һәрвакыт үзенең чын асылына кайтырга, үз кыйбласын табарга тели; гомере буе эзләнә, үзеннән соң нинди дә булса эз калдырырга тырыша. Таба, югалта; тормыш кануннарына яраклаша, аңа үзе дә үзгәрешләр кертә. Кеше дөньяда тереклек итү өчен көч-куәт эзли. Яхшылык белән яманлыкка аерылган бу дөньяның төп яшәү кагыйдәләрен кеше үз кыйбласының төп юнәлеше итәргә омтылган. ...

Сораштыру

Информацион технологияләрнең кайсы өлкәсендә белемегезне ныгытырга телисез?